Якты юл
  • Рус Тат
  • Ак әбигә – «Якты юл» 

    Күңеле ак-пакь булганнар янына тартыла адәм баласы. Авылның Ак әбисе Мөнәздилә апа кырыннан да кеше өзелми. «Гомерем буе кеше яраттым. Әле менә бу таҗлы зәһәр таралгач халык өйдә утырырга мәҗбүр булды. Гел кеше белән аралашып яшәгәнгә, бераз сәер булды булуын. Ләкин минем төп юанычым бар: Аллаһ каршындагы бурычларымны үтәү – фарыз гыйбадәтләрне кылу күңел тынычлыгы бирә. Бәхетемә, кызым – Тәнзиләм – төп таянычым янымда. Ярый әле сез журналистлар эшләп тордыгыз – район гәҗите килеп торды. Кызым почта тартмасыннан гәҗитне алып керүгә беренче битеннән башлап, хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Аннары бер читкә куеп торам. Яңадан тәмләп уку өчен. Гыйбадәттән бушаган арада тагын бер кат укыйм», – ди Куадының Ак әбисе Мөнәздилә апа. 

    Түбән Суыксуда туып-үскән Мөнәздилә Мөхәммәтша кызы Хафизова Алабуга педагогия училищесын тәмамлагач, Куадыга укытучы итеп билгеләнә. 74 ел элек аяк баскан Куадысы – бүген иң кадерле җирлек, халкы иң якын кешеләренә әйләнгән. 
    Куадыга килен булып төшкән чагыннан ничәмә-ничә буын халкына аң-белем, тәрбия биргән мәгърифәтче янына инде үзләре күптән әби-бабай булганнар: «Апа, ни хәлләрең бар? Синең хәер-фатихаңны алырга дип кердем», – дип күчтәнәчен, бүләк-санагын, хәерен китерә киләләр. Күпләр Мөнәздилә Хафизова ярдәмендә нәсел шәҗәрәсен төзегән. Бүген дә зиһене ачык һәм хәтере яхшы әле аның. «Хәреф танырга, язарга өйрәткән мөгаллимәбез гомере буе безне – элеккеге укучыларын кайгыртып яши», – ди күршедә генә гомер итүче 81 яшьлек Мөшәрәфә Сафина. 
     «Куадыга фельдшер булып килүемә сөенәм. Халкы тырыш, эшчән һәм күңелле итеп ял да итә белә. Авыл яшәрә, үсә. Әле менә берничә көн элек Куадыда бәби туды. Өй җиткереп, хуҗалык тотып яшәүче яшь гаиләләр байтак – бу авылның киләчәге бар. Күңелгә дәва булырлык киңәшләр бирүче, догалары һәм изге теләкләре белән җанны дәвалаучы Ак әбиләребез булу тагы да сөенечле», – ди Мөнәздилә апаны «Якты юл» гәзитенә яздырган авыл фельдшеры Миләүшә Фәрдиева. «Рамазан аенда кылган изгелегеңне Аллаһ кабул итсен. «Якты юл»ны бик яратып укыганымны кайлардан белдең?!» – ди Мөнәздилә апа ихластан сөенеп. 
    «Әни авыл елъязмасын алып бара – туучылар һәм үлем-китемнәрне яза торган амбар кенәгәсе бар. Шул дәфтәрен алып, исәннәренә изге теләкләр тели, Ахирәткә күчкәннәренә дога кыла. Авыл халкы догалы. Бездә тәртип бозучылар юк. Читтән килеп яшәүчеләр дә моңа соклана. Авылдашларыбыз әдәпле-әхлаклы икән, монда әнинең һичшиксез өлеше кергән», – ди үзе дә лаеклы ялга чыкканчы Чаллы мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Тәнзилә Хафизова. – Әти белән әни шулкадәр тату яшәделәр. Үзара мөнәсәбәтләренә таң калырлык иде. Әти гомере буе колхозда экономист булды. Безне – ике кызын тәрбияләүгә, укытуга нык игътибар бирде. Әни бик зур гаиләгә килен булып төшкән. Аны әби белән бабакай, каенсеңелләре бик яхшы кабул иткәннәр», – ди. Мөнәздилә апа кызының сүзен күтәреп ала: «Мин бу гаиләгә унынчы кеше булып төштем. Бианам-биатам үз балаларыннан ярма бөртеге хәтле дә аермадылар. Алар кебек изге күңелле кеше дөньяда булса да, бик сирәктер. Каенсеңелләрем исән-саулар. Бертуган апалы-сеңелле шикелле дус-тату булдык гомергә», – ди.
    Армиягә китүче, еракларга сәфәр чыгучы укучыларына, аларның балаларына һәм оныкларына хәер-догада тора, фатихасын биреп озата Мөнәздилә әби. «Беркөнне элеккеге укучым Марат кергән. «Апа, хәтерлисеңме, безне экскурсиягә алып чыга идең. Табигатьне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәттең. Берсендә шулай сикереп уйнаганда аягымны авырттырдым. Шул ерактагы таудан өйгә кадәр аркаңа кочтырып алып кайттың. Син әниләр кебек йомшак була белдең. Сагынып искә алам шул чакларны!» – ди. Бу – мөгаллимәнең гомерлек хезмәтенә иң зур бәя! «Мөгаллим, мөгаллимә дәрәҗәле сүз, олы хезмәт булган заманалар. Авылның яше-карты япь-яшь кызга «Апа!» дип дәшкән чорлар. Хәтерлим, бик хәтерлим ул елларны. Бер вакыйга күңелдә бик уелып калган. Һаман да әле күз яшьләре белән искә алам. Мәләкәс авылына укытучы һәм бер үк вакытта мәктәп директоры итеп эшкә җибәрделәр. Менә шул авылның Парамонов фамилияле укучымның әнисе, тол хатын, имтиханнар җиткәч йөгереп мәктәпкә килгән. «Апа, улыма көтү көтәргә рөхсәт ит. Югыйсә, ачтан үләбез. Ичмасам, кич белән өй борынча тамагын туйдырыр», – ди күп балалы ана. Ире сугышта һәлак булган, ашарларына-киярләренә юк. Башымда икеле-микеле уйлар, укучыны чыгарылыш имтиханнарыннан азат итәргә ярамый. РОНОда бу хакта белсәләр башыңнан сыйпамаслар. Шулай да, яшь булсам да, тәвәккәлләп Николайга көтү көтәргә рөхсәт иттем. «Ләкин имтихан көнендә сәгате-минуты белән сынавын тапшырырга килсен», – дидем. Имтиханын әйбәт тапшырды. Тормыш сынавын да яхшы үтте», – ди Мөнәздилә апа. 
    «Мөнәздилә апаның озын гомерле булуының сере нидә икән?» дип ипләп кенә сорыйм кызыннан. Тәнзилә: «Әни – бик позитив кеше. Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелми. Зарланмый һәм зар елаганны сөйми. Тормыш белән бергә атлый. Ноутбук белән дә дус – дини сайтларны ачып үзенә кирәген укый. Аннары спорт программаларын ярата. Аеруча хоккейга мөкиббән», – дигән сүзләрне ишеткәч Мөнәздилә апа: «Гомерем буе «Ак барс» өчен җан атам. Менә Ткачев өчен борчылдым әле. Ул бит «Ак барс»та үсте, канат ныгытты. Нигә аны алдылар икән? Шуңа ачуым килде әле», – дип безне шаккатыра. Хоккей, футбол һәм фигуралы шуу буенча уен тәртипләрен спорт комментаторларыннан һич калышмыйча аңлата белә. «Ихластан, яратып карый ул спорт программасын», – ди кызы Тәнзилә. «Матбугатны су кебек эчә – бөтен яңалыкларны белеп тора. Районда, илдә, җир шарында ниләр бар – барысыннан хәбәрдар. Ничек инде шундый кешене газетага яздырмыйсың?!» – ди Миләүшә Фәрдиева. «Газета авыл халкы өчен чыга. Район тормышын белмичә ничек яшәмәк кирәк?!» – дип, Миләүшәнең сүзен куәтли авылның мәдәният хезмәткәре Гөлшат Хасимова. Афәрин, куадылылар. Һәрвакыт мәгърифәтле булыгыз! 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: