45 ел колхозда эшләгән Хаҗәр апа
Авыллар һәм анда яши торган кешеләрне бик яратам мин. Үзем дә авылда туып-үскән, балачактан колхозда эшләгән, шуннан армия сафларына алынган кеше. Хәзер дә ял көннәрендә авылга кайтып йөрим. Авылдашларым белән очрашабыз, гәпләшәбез, бала чакларны, яшьлекләрне искә төшерәбез. Үзебезнең район газетасына авылдашларым, күрше авылларда гомер итүче райондашларым турында язмалар да юллыйм. Уйлап карасаң, гомерен авыр хезмәттә уздырган мактауга лаек кешеләребез бихисап бит безнең.
Бүгенге язмамда мин шундыйларның берсе, хәзерге вакытта Күгәш авылында яшәүче Хаҗәр Морзакаева турында сөйләргә булдым. Күптән түгел бу хөрмәтле ханым 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Тумышы белән ул Оргыды авылыннан. Балачагы, бик күпләрнеке кебек, сугыш чорына туры килгән. Туйганчы ашау-эчү булмаган, хәерчелектә яшәгәннәр. Хаҗәр апа башлангычта Оргыды мәктәбендә белем алган, аннары Иске Абдул авылында җиде сыйныфны бетергән. Мәктәптән соң алар берничә кеше, авылдан китеп, якындагы «Татарстан» совхозы поселогына килеп төпләнәләр. Бу елларда әлеге совхозда яшәү шартлары күпкә яхшырак була. Бирегә күрше районнардан да килүчеләр күп була. Хаҗәр совхоз фермасына дуңгызчылыкка урнаша. Әлбәттә, андагы хезмәт бүгенге чордагы белән чагыштыра торган да булмый. Сугыштан соңгы авыр еллар, дуңгызларга азыкны да үзләре әзерлиләр, чөгендер-бәрәңгесен, печәнен үзләре үстерәләр. Ул елларда электр да, техникасы да булмаган, бар эш кул хезмәте белән башкарылган.
Шушында эшләп-яшәп ятканда Хаҗәр апа Күгәш авылыннан эшкә килгән Хәкимҗан исемле егет белән таныша. Очраша башлыйлар, бераздан гаилә коралар. 1960 елларда Күгәш авылына кайтып яши башлыйлар. Монда Хәкимҗанның йорты була. Ләкин аларны биредә дә җиңел тормыш көтми. Күгәш авылы ул вакытларда Минзәлә районына кергән, «Ленар» колхозына карый торган була. Биредә Хаҗәр сыер фермасына эшкә урнаша – 30ар баш малны кул белән саву җиңел булмый. Хаҗәр шул ук вакытта бозаулар, дуңгызлар да карый. Хәкимҗан колхозда ат җигеп, ферма малларына азык ташый. (Кызганычка, хәзерге вакытта Хәкимҗан абый юк инде – гүр иясе булганына берничә ел узган).
...Хаҗәр апа белән шул чорларны искә алып, сөйләшеп утырабыз. Ул чагында ир-атмы син, хатын-кызмы дип сорап тормаганнар – колхоз эшендә барысы да бер булган. Алар Күгәш басуларында гектары белән чөгендерен дә утаганнар, бәрәңгесен дә утыртканнар, җыеп алганнар, урман кискәннәр, агач эшкәрткәннәр, аны төяп җибәргәннәр. Хаҗәр апа колхоз эшендә 45 ел (!) хезмәт куйган.
Хәкимҗан абый белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. (Кызганычка, аларның икесе гүр иясе инде). Балалары бик тәртипле, тәүфикълы, тормышлары матур. Хаҗәр апаның картлыгы бик бәхетле. Кызлары Сәкинә һәм Рәмилә белән дә аралаштык. Барлык балалар, туганлык хисләрен нык итеп саклап, бик матур һәм дус яшиләр. Кызы Сәкинәнең әйтүенчә, ялларда һәм бәйрәмнәрдә әниләренең өенә 50ләп кеше җыела икән. Хаҗәр апаның оныклары, оныкчыклары гына да бүген 20гә тула. Алар барысы да әбием дип торалар. Хаҗәр апага карата кияүләрнең дә мөнәсәбәте сокланырлык.
Хаҗәр апа белән Хәкимҗан абый 54 ел бергә гомер кичергәннәр. Хаҗәр апаның әнисе Маһикамал әби бик яхшы хатын кыз иде. Ул да биш бала үстергән кеше. Хаҗәр апаның туганнары Хәят апа бүген Үзбәкстанда яши, Флүрә апа Ерак Көнчыгышта Кытай чигендәге бер районда. 25 ел кайтканы юк иде, быел кайтып китте. Татарча да, русча да яхшы сөйләшә, кытайлар белән дә аралашалар икән – бик яхшы итеп кытай телен дә белә.
80 яшен тутыруга карамастан, Хаҗәр апа һаман да өй арасында кайнашып йөри. Сараенда тавыклар асрый, бакчасында бәрәңгесен, помидорын, кишер-кыярын, чәчәкләрен үстерә. Балаларын тәмле ризыклар белән каршы ала. Әнә шулай матур итеп, һәр туган таңга куанып яши белә Хаҗәр апа.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.
Александр Медведев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев