Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яңа җирдә үз кеше булдык

«Урал таулары битендә урнашкан Первоуральск шәһәрендә кеше фатирында түләп яши идек. Берничә көнгә тарихи ватаныбызга – Татарстанга, Тукай районы Яңа поселогындагы туганнарыбызга кунакка кайттык. Алар безне җылы каршы алдылар. Шунда «Гигант»та авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләге булган гаиләле яшьләргә торак бирелүен, эш шартларының, хезмәт хакларының яхшы булуын белдек. «Гигант» ҖЧҖ идарәсенә кереп җитәкчелек белән сөйләштек. Риф Имамов бездә яхшы тәэсир калдырды. Туганнар белән утырып сөйләштек-киңәшләштек тә, монда күченеп кайтырга булдык», – дип искә ала Далира белән Рамил Шәйхетдиновлар. 

Яшьләр тимерне кызуында суга – өч-дүрт көн эчендә җыенып Яңа поселогына күченеп кайталар да, җиң сызганып эшкә керешәләр. Рамил тумышы белән Башкортстанның Караидел районыннан. «Табигате искиткеч матур безнең якларның. Елга бер тапкыр булса да гаилә белән туган җиремә кайтып киләбез. Балалар нәсел тамырларын белеп үсәргә тиеш. Туган телебезне белеп, яратып үссеннәр өчен балалар белән татарча гына сөйләшәм», – ди Рамил. Авыл җирендә биш балалы гаиләдә көченнән килгән барлык эшне башкарып үскән Рамил «Гигант»ка килүгә чылбырлы «ДТ» тракторына утыра, «Енисей» комбайнында, «Беларусь»та да эшли. «Быел хуҗалык Канадада эшләнгән яңа трактор сатып алды. Миңа бирделәр. «Акрос» комбайнымда өч ел эшлим инде. Миллионнар түләп алынган техниканы күз карасы кебек сакласаң гына ул үзен аклаячак, – ди Рамил Шәйхетдинов.
Хуҗалык идарәсендә Рамилнең эш күрсәт-кечләре хакында горурланып сөйлиләр. Язгы чәчү вакытында ул җиде механизатор арасында икенче урында барган. 1862 гектар җир сөргән. Уңган механизатор урып-җыю чорында «Акрос» комбайны белән 26350 центнер ашлык суктырган. Ягъни 373 гектар мәйданны урып суктырган. Хәзерге вакытта булдыклы тракторчы туңга сөрү эшендә. Ул инде 600 гектардан артык басу җирен сөргән. 
Далира ханым Екатеринбург өлкәсендә – шәһәрдә туып-үсүенә дә карамастан, авыл җирен үз иткән. Монда килүгә сыер фермасына эшкә чыккан. «Гомеремдә дә сыер сауганым юк иде. Башта бик курыктым. Сыер кайвакыт тибеп җибәрергә дә күп сорамый. Кайсыдыр җире авыртса да теле белән әйтә алмый мал. Шундый көйсез чакларында аларның хәленә керә белергә өйрәтте остазларым. Теләге булган кеше кирәкле һөнәрне үзләштерә ала икән ул. «Күз курка, кул эшли» дип дөрес әйткәннәр. Сыер саву эше ошый да башлаган иде, ындыр табагында үлчәүче апа пенсиягә китте дә, мине аның урынына куйдылар. Бер уйласаң, үлчәү, санау минем төп һөнәремә туры килә. Шулай да, һәр эшнең нечкәлеге булган шикелле, монда да остазым эшнең җаена төшендерде», – дип сөйли Далира ханым. Язгы чәчү, урып-җыю, малларга азык ташыган чорда – сенаж, силос салу вакытында ындыр табагында эш бик киеренке була. Машиналар, бал кортлары сыман, бер-бер артлы йөк ташып кына торалар. Алар барысы да автоүлчәгеч аша уза. Кем әйтмешли, хуҗалыкның бөтен мөлкәте үлчәү аша үтә. Кышын Далира ханым фермаларга фураж үлчәп җибәрә. Иген сатып алучыларга төгәл итеп ашлык үлчәп бирү өчен игътибарлылык, осталык таләп ителә.
«Поселогыбызга тату, матур, эшчән гаилә килеп кушылуга без бик сөенәбез», – диләр Яңа поселогында озак еллар яшәүчеләр Шәйхетдиновлар турында. «Гигант»та эшләргә – Яңа поселогында төпләнеп калырга ниятлибез, – диләр ирле-хатынлы Шәйхетдиновлар үзләре. – Яңа җирдә үз кеше булдык. Кечкенә кызыбыз балалар бакчасына йөриячәк. Улыбыз һәм олы кызыбыз шәһәрнекеннән бер дә ким булмаган мәктәптә укыйлар. Хезмәт хакларыбызны үз вакытында бирәләр. Өч бүлмәле фатирда яшибез. Рәхәтләнеп эшләргә, яшәргә, балалар үстерергә генә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев