Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Лаеклы тормыш юлы 

Шушы көннәрдә Калмия авылында яшәүче Рабига Шәмсетдин кызы Гарипованы олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән котладык. 

Рабига апа сугыш еллары баласы, тормышның ачысын-төчесен күп күргән буын вәкиле. Сугыш башланганда әле яше дә тулмаган була аның. Сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләп тә торасы юк – үсмер кыз иңнәренә төшкән авырлыкларны үзе генә белгәндер. 
Җиденче сыйныфны тәмамлаганчы ук ул бозаулар карый башлый. Бала гына булса да, олы апа-абыйларыннан калышмыйча эшли. Шул вакыттан бирле – барысы 42 ел фермада хезмәт куя. 
1965 елда үз авылы егете Рафиска кияүгә чыга. Кызганычка, үзләренең балалары булмый, иренең энесенең балаларын карап үстерергә булыша. Рафис абый белән Рабига апа 40 ел бергә матур гомер кичерәләр. Ире үлгәннән соң кайнанасы белән икәү ун елдан артык бергә яшиләр. Олы йөрәкле Рабига апа аны да кадерләп, хөрмәтләп, бәхиллеген алып, соңгы юлга озата. 
 Авыл апаларының күпчелеге кебек, Рабига ханым да лаеклы тормыш юлы үткән, колхоз өчен намуслы хезмәт куйган, исеме алдынгылар рәтендә булган. 
80 яше тулса да, Рабига апа әле көр күңелле, ачык йөзле. Йорт-җире дә елмаеп, үзенә тартып тора. Һәркемгә ул бүген игелек, саулык-сәламәтлек тели. 

Фәнзия Зәйнуллина, социаль хезмәткәр.

/ Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев