Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кайда, күпме сөт савалар?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 24 гыйнварга районда 65247 кг сөт җитештерелгән, бу исә узган елгы күрсәткечтән 1340 килограммга күбрәк.

"Чаллы яшелчәсе" (2145 килограммга артык), "Гигант" (900 кг), Сәйдәшев исемендәге (430 кг), "Ярыш" (334 кг) хуҗалыклары узган елның шул чорына караганда сөт җитештерүне шактый арттырдылар. "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы савучылары да узган елгы дәрәҗәдән яхшырак эшлиләр. әмма бик куанырлык түгел, чөнки бер сыердан нибары 5,1 кг сөт савалар. "Алмаз", "Биклән", "Ирек" хуҗалыклары былтыргы күләмдә эшләп килә. Ә менә "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Камский", "Ирек" хуҗалыклары сөтне нык киметтеләр, корпорация узган елгыдан 3439 килограммга ким җитештерә, ә камскийлылар 110 килограммга, иреклеләр 100гә киметүгә юл куйган. Шунысын да әйтергә кирәк, "Камская Нива" хуҗалыгында да сөт шактый кимеде: узган елгы белән чагыштырганда 488 килограммга. Ләкин бу хуҗалык ит җитештерүче предприятие итеп үзгәретелә, шуңа күрә сөт маллары ит токымлыларына акрынлап алыштырыла. Сәйдәшев исемендәге, "Гигант", "Алмаз" хуҗалыклары көн саен һәр сыердан 15,7-13,4 кг сөт сауганда, корпорациядә бу күрсәткеч нибары 7,4 килограмм. Сәбәп нәрсәдә? Белгечләр әйтүенчә, терлек азыгы җитәрлек булса да, аны туклыклы матдәләр белән тиешенчә баетып бирү җитми. Күп сөт бирә торган сыерларны аерым тәрбияләүгә игътибарны арттырасы бар.

Сөтнең товарлылыгын күтәрү турында да кайгырту сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев