Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гадел, сабыр, күркәм, сөйкемле

Теләнче Тамак мәктәбе, аның ихтирамга лаек укытучылары турында «Якты юл» газетасы битләрендә мәкаләләр әледән-әле чыгып тора. Минем әлеге язмам да шушы мәктәптә озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче хезмәттәшем Рәсилә Рәүф кызы турында.

Рәсилә Рәүф кызы безнең мәктәпкә Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлагач килде. Бу тыйнак җырчы кызны коллективта бик тиз үз иттеләр. Яшь мөгаллимә тырышлыгы, яңалыкка омтылуы, эшен яратып, җиренә җиткереп башкаруы белән хезмәттәшләре арасында аерылып тора. Күз салсаң, шушы авыр, мактаулы һөнәрне сайлавына 29 елдан артык вакыт үткән икән инде. Бу вакыт эчендә күпме йокысыз төннәр булган, тау кадәр дәфтәрләр тикшерелгән, күпме эш планнары язылган. Шул мәктәп тормышында кайнап менә ничәмә-ничә буынны «Әлифба» иленә җитәкләп алып кергән, күпме баланың күңеленә белем орлыклары чәчкән, хәреф танырга, кулыннан тотып язарга өйрәткән. Бай педагогик тәҗрибәгә ия мөгаллимә ул Рәсилә Шәрәфетдинова. Һәр укучысының холкын аңлап, кирәк чакта гадәти булмаган эш алымнарын да кулланып белем-тәрбия бирә. Тырыш педагог дәресләрен яңа технологияләр кулланып, күңел җылысы белән бик үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп үткәрә. Укучыларының уңышларына сөенеп, борчуларына көенеп, хезмәтенә бар күңелен биреп эшли. Эзләнүчән, һәр яңалыкны күтәреп алучы Рәсилә Рәүф кызы педагогик укуларда, киңәшмәләрдә, ата-аналар җыелышларында еш чыгыш ясый, тәҗрибә уртаклаша. Укучылары белән бергә уздырган бәйрәмнәре, кичәләре дә аз түгел. «Сәләтсез бала юк, аның мөмкинлекләрен күрә белергә генә кирәк»,- ди ул. Бәлкем, шул сәләтлеләрне күреп, ача белгәнгәме, аның укучылары җыр-биюгә дә, шигырь сөйләү осталыклары белән дә аерылып торалар. Аларның талантларын үстерү өчен, укытучы укучыларын дәрестән тыш чара-бәйгеләрдә еш катнаштыра, һәрьяклап шәхес итеп үстерүгә күп көч куя. Үзенең дә, укучыларының да күпсанлы Мактау кәгазьләре, Дипломнары, Рәхмәт хатлары - моның ачык дәлиле. Шундый тырышлыгын, ихлас күңел биреп эшләвен күреп, аны укучылары да, ата-
аналар да хөрмәт итә. Укытучы, бигрәк тә авыл укытучысы, бар кешенең дә күз алдында бит. Мәктәптә генә түгел, гаиләңдә үзеңне ничек тотасың, туган-тумачаңа, якыннарыңа, күршеләреңә мөнәсәбәтең нинди? Бу яктан да Рәсилә Рәүф кызына сокланып карарлык. Гаиләсе бик матур аның. Тормыш иптәше Ришат бик тырыш, тормыш алып баручы ир булып чыкты. Ул Рәсиләгә һәр эштә ныклы терәк, киңәшче. Шушы тигез гаиләдә үзләре кебек тырыш, уңган ике кыз үсте. Инде бер кызлары кияүдә, әти-әниләрен онык белән сөендерделәр.
Укытучының шәхси үрнәге дә укучылар арасында көчле тәрбия чарасы. Бергә үк яшәмәсәләр дә, тормыш иптәшенең әти-әнисе белән дә бик дус, тату, ярдәмләшеп торалар. Кызлары да, әби-бабасын хөрмәт итеп, кайткан саен өйләрен җыештырып, керләрен юып, булышып торалар.
Мин хезмәттәшемнең уңганлыгына, тырышлыгына, җитезлегенә сокланам. Әйе, байлыкта, муллыкта яши Шәрәфетдиновлар. Төзек матур йорт-җир, сарай тулы мал-туар, кош-корт, умарталарга хәтле бар. Йорт янындагы бакчада нинди генә чәчәк, җиләк-җимеш агачы үсми! Бар җирдә тәртип, чисталык. Уңган хуҗабикәнең кулы сизелеп тора. Кайчан килеп керсәң ачык йөзле, икесе дә җор телле. Шуңа күрә туган-тумача, дус-ишләр өзелми бу йорттан.
Декабрь аенда хөрмәтле хезмәттәшебез Рәсилә Рәүф кызының гомер бәйрәме. Аның алга таба да һәркемгә үрнәк мөгаллимә булып, озак еллар безнең белән иңне-иңгә куеп эшләвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев