Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярминкәдә теләгән һәр кеше сату итә ала

16 сентябрьдән республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Тукай районы халкы сату-алу өчен Яр Чаллы шәһәренә йөри. Биредә ярминкәләр өч төп мәйданда уздырыла. Тукайлылар өчен махсус каралган урын - Г. Тукай Яр буе урамындагы «Төзүче» стадионы мәйданы. Ләкин, үз товарларын ярминкәгә чыгаручылар, юл уңайлылыгына карап, шәһәрнең теләсә кайсы мәйданына чыга...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Роза Гыйззәтуллина әйтүенчә, турыдан-туры үз товарлары белән сату итүчеләр ярминкәләргә бернинди каршылыкларсыз чыга ала. «Тукай районы җитештерүчеләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы тәкъдим иткән бәяләргә таянып сату итә. Узган ярминкә, беренчесе булуына карамастан, яхшы узды», - диде Роза Таһировна.

Фермер Минталип Миңнеханов ярминкәдә кәбестә, бәрәңге сатарга ниятли. Бәяләрен исә министрлык тәкъдим иткән суммадан, ярминкәдә сату итүче башка хуҗалыклар бәяләреннән чыгып куярга ниятли. «1-2 тонна кәбестә, 4 тонна бәрәңге алып чыгарга исәп бар. Бодайны исә шәһәр ярминкәсенә чыгаруның файдасын күрмим, чөнки авыл халкы ала торган товар ул. Кирәк кеше, белгән кеше базадан үзе килеп алып китә. 2нче сорт бодайны 5 сумнан, 1нче сорт бодайны 7-8 сумнан сатабыз», - диде Минталип Исмәгыйлевич. Фермер үзе «Төзүче» стадионы мәйданында сату итәчәк. Шулай да ярминкәнең башка урыннарында да Минталип Миңнеханов хуҗалыгы үстергән бәрәңгеләр чыга. «Фермерларга ярминкә көннәрендә генә түгел, эш көннәрендә дә сату итәргә кирәк. Шәһәр башкарма комитетыннан сату итәр өчен рөхсәт кәгазе алып йөрү бик мәшәкатьле эш», - дип Минталип Исмәгыйлевич борчуын да белдерде. Бу мәсьәләдә ачыклык кертүен сорап, без, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының куллану базары бүлеге җитәкчесе Рәисә Солтановага мөрәҗәгать иттек. «Ярминкә көннәрендә сату итәргә беркем дә, бернинди дә рөхсәт алмый. Ә менә эш көннәрендә сату итәр өчен авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә шәһәр башкарма комитетының куллану базары бүлегеннән рөхсәт алырга кирәк. Без моны җитештерүчеләр файдасына, аларны алыпсатарлар кысрыкламасын өчен эшлибез», - дип аңлатты Рәисә Кәүсәровна.

Роза Гыйззәтуллина да моны раслады. «Бакчасында алмалары бик күп булып өлгергән икән, шуларны 1-2 чиләк сатарга теләге бар икән, ул кеше дә ярминкәгә чыга ала. Үзенә уңайлы булсын өчен өстәлен, урындыгын алып чыга да, беркемнән сорап тормыйча сату итә», - диде Роза Таһировна.

Гөлчәчәк Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев