Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлар туктап торган арада ничек тә эшләп калырга тырышалар

Халыкта Иванай басуы дип атап йөртелгән иген кырында берьюлы 12 заманча, куәтле комбайн язгы бодайны турыдан-туры урдыра. «Камский Бекон»ның кыр кораблары әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Башаклар, елына күрә, саллы.

- Уңыш гектарыннан уртача 32 центнер чыга, - ди «Камский Бекон» җәмгыяте агрономы Андрей Хохлов. - Бу 75 гектарлы басуны хәзер тиз арада урып алабыз да, икенчесенә күчәбез. Явымнар булмаса, ике көнлек урак калып килә.

Чынлап та, бер-бер артлы басу буйлап, игеннәрне йотып барган комбайннарга карап, менә монда техника, менә ичмасам көч дип сокланып торасың. Быелгы уракта гына да «Камский Бекон» җәмгыяте игенчеләре эшләгән кырларда өч тапкыр булырга туры килде. Һәркайсында шушылай техниканың күплегенә, эшнең әйбәт оештырылуына гаҗәпкә калып кайтам. Басу кырында дистәләгән йөк машинасы комбайн бункерларының тулуын, ашлыкны үз арбасына бушатырга чират җитүен көтә. Шәхси йөк машиналары икән. Без килгән көнгә биредә 40 машина эшли иде. Алар белән килешү төзиләр, акчаны эш башыннан түлиләр. Глонасс системасы аша машиналарның кай тарафка хәрәкәт итүен күзәтеп торалар. Шәхси машина хуҗалары ашлык төятү өчен төннән үк чиратка тезелә. Сосновый Бор егете Нияз Нигъмәтуллин да гаиләсен шулай тәэмин итә. Аны басуда машинасына ашлык төягәндә очраттык.

- Быел заказлар кимеде шул. Кризис үзен сиздерә. Былтыргы уракта яхшы гына акча эшләп алган идем. Быел да шундый ният белән килдем, - ди ул.

Бер бункерга 6-7 тонна ашлык керә. Ике бункерны бушатуга машина әрҗәсе күз ачып йомганчы тула да куя. Куәтле «КамАЗ»лар басудан шәһәргә таба юл ала. Ашлык белән тулган комбайн бункерын бушатырга туктаган комбайнчы Андрей Никитин белән дә сөйләшеп алдым. Аның әле беренче урагы икән.

- Универсал егетебез ул. Җәмгыятьтә машина йөртүче булып эшли. Бар эшне дә булдыра. Язгы чәчүдә катнашты, хәзер менә урып-җыюда комбайнга утырды. Техниканың рәтен белеп, карап йөртә, - ди аның турында җәмгыятьнең агрономы Андрей Хохлов.

Андрей Владимировичтан түләү мәсьәләсе ничегрәк соң дип кызыксынам.

- Эшләгән кешегә түлиләр. Үпкәләрлек түгел, - диде ул.

Без хуҗалыкта узган пәнҗе-

шәмбедә булган идек. Шуннан соң тоташ яңгырлар башланды.

Газетабызны басмага әзерләгәндә Андрей Валентиновичка шалтыраттык.

- Кызганычка каршы, атна буе кырга чыга алмадык, - диде ул. Бүген уракка сәгать икедә чыккан идек, 200 гектардагы игеннәрне җыеп алдык. Урып-җыясы тагын 500 гектар иген бар. Көзге чәчү дә тукталды. 500 гектарда чәчәргә өлгердек. План буенча 2500 гектар каралган.

Урак быел, чынлап та, катлаулы, авыр бара. Кирәкле бөтен техникасы, әзерлекле кадрлары - эшне көйле алып барырлык бар шартлары булган шушындый эре хуҗалыклар да һава шартларының көйсезлегенннән интегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак