Дүшәмбе көнне Яңа поселогында авыл хуҗалыгы системасын яңартуга, үзгәрешләр кертүгә багышланган районкүләм семинар үтте. Биредә җыелган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре өчен «Гигант» әлеге юнәлештә уңышлы эшләп килүче предприятие.
Һәм бер дә юкка түгел. Агымдагы ел эчендә генә биредә зур эшләр башкарылган. Хуҗалыкның терлекчелек комплексы, техника паркы, ындыр табагында һәм кадрлар мәсьләсендә күзгә күренер, мактап сөйләрлек шактый яңалыклар күзәтелә.
Семинар «Гигант»ның терлекчелек комплексыннан башланып китте. Тоташ пәрдә булып яуган көзге яңгырдан да курыкмыйча, район башлыгы Васил Хаҗиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, семинар кунаклары хуҗалык биләмәләрен карарга керештеләр.
Иң элек 200 баш малга исәпләнгән, акшарланган, чип-чиста ферма эченә үттеләр. Көр, бертуктаусыз күшәп торган савым сыерлары яныннан һәммәсе дә сокланып узды.
- Әнсәр Әхәтович, Риф Хәнифовичның маллары ничек соң? Ярыйсымы? - дип Васил Гариф улы районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделмановка мөрәҗәгать итте.
- Әйе, сөт малы яхшы биредә. Ашатулары да, тәрбиясе дә әйбәт, - дип җавап кайтарды аңа табиб.
Аннары хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов барысын да реконструкция уздырыла торган ферма бинасына алып керде.
- Ферманы төзекләндерүгә август аенда керештек. Әлеге максатка 2 млн сум күләмендә дәүләт субсидиясе алдык. Гомумән, биредә эшләнәсе барлык эш күләме 6 млн 400 мең сумга төшәчәк, - диде җитәкче.
Әлеге ферманы реконструкцияләүдә гигантлылар Зәй районы терлекчеләре тәҗрибәсен файдаланганнар. Ике яклы ашату линиясе, малны бәйләүсез тоту, алар өчен махсус ятак урыннарның булдырылуы да ферманың элекессеннән күпкә аерылып торачагына ишарәли. Моннан кала, хуҗалыкта быел яңа силос чокыры да ясаганнар. Анысы да - дәүләт ярдәме белән 400 мең сумга төзелгән әйбер.
Терлекчелек комплексыннан соң семинарда катнашучылар хуҗалыкның ындыр табагына юл тоттылар.
- Быел без ашлык складларын да яңарттык. Алдыгызда булган складның конструкциясенә бик ышанып бетмәгән идек башта. Ялгышканбыз икән. Складны сатып алу, монтаж эшләре белән бергә ул безгә якынча 2 млн сумга төште, - дип сөйләде Риф Имамов.
Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга, белгечләргә быел алынган техниканы да күрсәттеләр. Бер яңа төягеч, ике трактор алганнар, хуҗалыктагы К-700 тракторына бу елны капиталь ремонт ясарга җай тапканнар.
«Гигант» хуҗалыгында быел тагын да бер зур һәм мөһим эш башкарылып чыкты. Май ае башында Яңа поселогында хуҗалыкка эшкә килергә теләүчеләр өчен йортлар сала башлаганнар иде. Бүгенге көндә поселок читендә, урман яны аланында таштан һәм агачтан эшләнгән 10 йорт салынган.
- Әлеге эшкә куркып кына алынган идек. Эш нәтиҗәләре хәзер үзебезне дә сөендерә. Бу йортларны өч төзүчеләр бригадасы җиткерде. Бүгенге көндә ун йортның дүртесендә инде яшиләр. Калган алты йортка килергә теләүчеләр дә бихисап. Шушы вакытка 23 гаилә алты йортка дәгъва кыла. Без исә, үз чиратыбызда, алар арасыннан хуҗалыкта эшләрлек, төпле булганнарын, иң-иңнәрен сайлау белән мәшгуль. Дүрт йортта яшәүче гаиләләр исә үзләрен яхшы күрсәтәләр, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар, - ди Риф Хәниф улы.
Төзелгән йортларның барысы да зур, якты бүлмәләре белән үзенә тартып тора. Биредә барлык коммуникацияләр: су, ут, газ үткәрелгән, урамга асфальт та җәяргә өлгергәннәр. Шушы 10 йортны салуга, барлык инфраструктурасын көйләү белән бергә, әлеге төзелеш якынча 38 млн сумга, хуҗалык исәбеннән башкарылган.
- «Гигант» башка хуҗалыкларга да өлге булырга тиеш. Күргәнегезчә, биредә хуҗалыкны үстерү өстендә актив эш алып барыла. Техника, биналар яңартыла, эшче кулларны җәлеп итү өстендә дә байтак чаралар тормышка ашырыла. Шунсыз булмый да. Хуҗалык үссен, уңышлы эшләсен өчен аның системасын яңартырга кирәк. Яңа техника сатып алырга, фермаларны төзекләндерергә, йортлар да төзергә кирәк. Кадрларны җәлеп итү өчен кызыксындыру чараларын да күрү зарур. Моны республика җитәкчелеге дә яхшы аңлый. Киләсе елда республикада Дәүләт торак фонды ярдәме белән авыл хуҗалыгында эшкә килүчеләр өчен торак төзү программасы эшләп китәргә тиеш. Без дә әлеге програмада актив катнашырбыз дип ышанам, - диде семинар азагында Васил Хаҗиев.
Нет комментариев