Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урактагы техниканы тикшерәләр

Бу көннәрдә район басуларында кызган эш өсте. Игенчеләр барлык куәтләрен җыеп, иген кырларыннан кайтып керми. Районның техника куркынычсызлыгы идарәсе өчен дә бу җаваплы чорларның берсе. Нәкъ шушы вакытта идарә хезмәткәрләре хуҗалыкларга йөреп, комбайннарның куркынычсызлыгын, кеше гомере, аның сәламәтлеге саклыгы турында кайгыртып, тикшерү уздыра. Татарстан Республикасының техника күзәтчелеге идарәсенең карары нигезендә...

Бу көннәрдә район басуларында кызган эш өсте. Игенчеләр барлык куәтләрен җыеп, иген кырларыннан кайтып керми. Районның техника куркынычсызлыгы идарәсе өчен дә бу җаваплы чорларның берсе. Нәкъ шушы вакытта идарә хезмәткәрләре хуҗалыкларга йөреп, комбайннарның куркынычсызлыгын, кеше гомере, аның сәламәтлеге саклыгы турында кайгыртып, тикшерү уздыра.
Татарстан Республикасының техника күзәтчелеге идарәсенең карары нигезендә быел да «Комбайн - 2014» операциясе үтә. Комбайнның номеры, теркәү, техник тикшерү узганлыгы турында һәм эшкә керү рөхсәтенең категориясе күрсәтелгән таныклыкларның булу-булмавына, огнетушительләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү җыелмасы, көрәк-лом ише әйберләр белән комплект тәэмин ителешенә - тулаем алганда, тикшерү вакытында аның техник төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Район буенча төрле маркалы, егәрле, класслы 89 берәмлек комбайн булуын искә алганда, районның техника куркынычсызлыгы идарәсе әлеге эшкә җентекле рәвештә, олы җаваплылык белән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев