Уракта иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә йөзәр мең сум премия вәгъдә итәләр
Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм агрономнарының һәр көнне иген кырларыннан әйләнеп кайтуы көндәлек гадәткә әйләнде. Башаклар өлгерәме, урып-җыюга чыга алабызмы әле - аграрийлар әнә шулай итеп, һәр сәгатьне санап, басуга төшәр көнне көтте. Ниһаять, узган ялларда берничә хуҗалыкның комбайннары басуга чыкты. Иң беренче булып «Чаллы яшелчәсе+», «Ярыш» предприятиеләре,...
Игеннәрнең соң өлгерүе үзенекен итте: бүген аграрийлар өчен нык тыгыз вакыт, көннең сәгате генә түгел, минуты кадерле. Ничек тә соңга калмаска, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Әле һава торышы яңгырларсыз булган очракта да, хуҗалык җитәкчеләре бөртеклеләрне суктырыр өчен бер айлап вакыт кирәк булыр дип фаразлыйлар.
Эшне тизрәк тоту, комбайнчыларны кызыксындыру максатыннан быел урып-җыю чорында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә, «Татарстан Республикасы агросәнәгать тармагының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кеше 100әр мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се теземнәргә салучыларга (уручыларга) биреләчәк. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнаша ала. Әлбәттә, конкурста катнашуның өстәмә шартлары да бар: механизаторларның «F» категориясе булуы кирәк, хезмәт куркынычсызлыгын бозу фактлары теркәлмәве шарт.
Уракта катнашучылар өчен өстәмә кызыксындыру чараларын предприятиеләр җитәкчеләре үзләре дә игълан итә. Мисал өчен, «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында көненә 50 тоннадан артык бөртек суктырган комбайнчыга, хезмәт хакыннан тыш, һәр көнне 500 сум өстәп түләнәчәк. Ә хезмәт хакы турыга суктырганда тоннасына 66 сум, теземнәргә салып суктырганда 56 сум исәбеннән бара. Шулай ук тулаем суктыру күләме буенча да стимуллаштыру чаралары бар. Күрсәткеч 1500 тоннага тулса - комбайнчы 250 килограммлы бозау алачак, 1400 тонна булса - 200, 1300 тоннага - 150, 1200гә - 100, 1000 тоннага 50 килограммлы бозау бирәчәкләр. Болардан тыш, тоннасына 5 килограмм исәбеннән бөртек бирү каралган.
- Узган ел уракны 19 июльдә башлаган идек. Быел 20 көнгә соңга калырга туры килде. Нишләтәсең, табигатьтән узып булмый. Шулай булса да, кәеф начар түгел. Комбайнчыларыбыз да басуга күтәренке күңел белән чыктылар. Иң мөһиме, игеннәр яхшы, башаклар тулы, - ди предприятиенең директоры Ришат Хатыйпов.
Уракта хуҗалыкның биш комбайны эшли. Арыш басуына алар якшәмбе көнне чыкканнар. Биредә бу культура быел барысы 410 гектарда чәчелгән. Без дә, Түбән Кама ягындагы 200 гектарлы басуда булып, комбайнчылар һәм бөртекне ташучы «КАМАЗ» шоферларының кәефләрен сорашып кайттык. Аралашып торырга вакыт булмады - директор фотога төшүне дә ашыктырды, чөнки көн кояшлы, суктыруны бер минутка да тоткарларга ярамый.
- Иртәнге сәгать 5тән кичке 10нарга кадәр эшлибез. Арыш уңышы гектарыннан 35-36 центнер чыга. Беренче көнне дымлылык 21 процент иде, аннары 19га, кояш кыздырып торганда 15кә төште. Арпаның дымлылыгы 15-16 процент күрсәтә, ә бодай белән солы әлегә яшел. Без арыш белән арпаны җыйганчы, алар да өлгерер дип өметләнәбез, - дип сөйләде безгә дүшәмбе көнне Ришат Хатыйпов.
Мәйданнарга килгәндә, 410 гектар арыштан кала, «Чаллы яшелчәсе+» басуларында 500 гектар арпа, 700 гектар язгы бодай, 100 гектар солы үсә. Басудан кайткан бөртекне чистарту, киптерү ике сменада алып барылачак. Ындыр табагына эшкә август аенда мәктәп укучылары да җәлеп ителәчәк. Ә ашлыкны сату буенча директор Зәй элеваторы белән килешү төзелгәнлеген әйтеп үтә, шулай ук киптерергә кирәк булганда да элеватор каршы килмәячәк, ди ул.
Ришат Хатыйпов бүген хуҗалыкта берүк вакытта берьеллык үләнне уру, аннан сенаж салу эше баруын, хәзерге вакытта 7000 тонна сенаж, 1000 тонна печән әзерләнүен билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев