Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Укучым белән горурланам

Йөз кат төшсә, йөз кат алыр идем Түбәтәен аның иелеп. Игенченең маңгай тире саен, Җыерчыгы саен изгелек...

2018 елның ямьле җәе. Урта мәктәпне тәмамлаганнарына 30 ел тулу уңаеннан укучылар мәктәпкә җыелдылар. Укытучылары белән укучыларның күңелле очрашуы бара, һәркем үзенең хезмәт юлы, уңышлары турында сөйли. Ринат Габидуллин: «Минем әллә ни сөйләр сүзем юк инде, мәктәпне бетергәннән бирле авылда», – диде тыйнак кына. Чынлыкта, бу кыска гына сөйләмдә әллә ни яңалык юк та кебек. Ләкин укучыларым арасында Ринаттан да тырыш, хезмәтне чын-чынлап ярата торганы сирәктер.
Матур җәйге иртә. Авыл кешесе кайсы көтүен куып кайта, кайсы суга бара, кайсы кая ашыга. Мин дә суга барырга чыктым. Беренче булып Ринатны очраттым. Ул Фәнир абыйсының олы һәм кече улларын ияртеп эшкә – комбайны янына ашыга.
Менә 30 елдан артык инде ул җәйге чорда штурвал артында, кышын башта таналар карады, соңгы ике елда «Беларус» тракторында эшли. 
Ринатыбыз кечке-нәдән эшкә өйрәнеп үсте. Әтисе гомер буе тракторчы, әнисе сыер савучы булдылар. Алар эшкә иртүк чыгып китәләр, балалар үзләре уянып, әзерләнеп мәктәпкә китәләр. Укудан кайткач барлык хуҗалык эшләре: кышын кар көрәү, терлекләргә су эчертү, тиресен чыгару, ашату балалар өстендә булды. Абыйсы белән кечкенәдән менә шулай эшләп үстеләр.
Үзләренең үрнәгендә абыйсының улларын да, үзенең улларын да комбайнчы ярдәмчеләре итеп эшкә өйрәтте Ринат. Тырыш, намуслы хезмәт үзенең нәтиҗәләрен дә күрсәтте. Ул өр-яңа «Акрос» комбайнында эшли. Узган ел ул 25 мең центнер уңыш җыеп алды. Район алдынгылары слетында 15 елдан артык Ринатның да исеме яңгырый. Ул республика күләмендәге слетларда берничә тапкыр катнашты, 100 мең сумлык премиягә дә лаек булды.
«Мин әтием кебек җир улы. Эшемне яратып башкарам. Безнең буын хезмәт белән тәрбияләнде – малай чактан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Улларыма да шундый тәрбия бирергә тырышам. Олы улым армиядә хезмәт итеп кайтты. Кечесе Чаллыда автомеханика колледжында укый. Еллар имин булып, алдагы елларда да шулай рухланып эшләргә, уңышларга ирешергә язсын», – ди Ринат.
Ринат гаилә бәхетен дә туган җирендә тапты. Күрше Сәет авылы кызы Гөлназ белән тормыш корып җибәрде. Гөлназ авылда фельдшер булып эшли. Ул да күпме кешегә хезмәт күрсәтеп, ихтирам яулаган белгеч. Ике ул үстерделәр, икесе дә бик акыллы, бик тырыш. Әти-әниләрен дә кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Акыллы оныклары үсеп килә. Ихаталарында сыерлар, ат, колын, үгезләр, бозаулар, сарыклар, кош-корт асрыйлар. Авыл кешесе күп итеп мал-туар асрап та табыш ала. Бакчаларында бәрәңгесен, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерәләр. Без алар белән бер йорт аша гына яшибез. Бакчага чыккач карап торам, Ринат бәрәңге эшкәртергә чыкты, ике малае, алар бәләкәй иде әле, аның артыннан эшләп баралар. Бакчада бер чүп юк, көзен бәрәңгеләре җыеп бетерерлек булмый. Ринат кебек җир улларына карап күңел сөенә, хезмәтне яратуларына, гаиләләрендә өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәүләренә сокланам.
Ринат бүген дә иртә таңнан караңгы төнгәчә иген кырларында. Кешеләр хезмәтен бәяли белгән, халыкка яшәү шартларын тудыра белгән җитәкчеләр һәм туган җирен, авылын яраткан менә шундый игенчеләр, терлекчеләр булганда авыллар яшәр әле. Авылны бит нәкъ менә алар тота.

Клара Хөсәенова. Иске Абдул авылы.
/ Тимур Сафин фотосы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X