Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерли башладык

Район хуҗалыкларында берьеллык, күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаба – мал азыгы әзерли башладылар. Бу эшкә беренчеләрдән булып «Миңнехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре кереште. Пәнҗешәмбе көнне «Парадиз» ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары да басуларда үләннәрне чаба башладылар. 

«Миңнехуҗина» КФХның мал азыгы чәчелгән басуларында «яшел урак өсте» тулы куәтенә бара. 
– Быел 300 гектар җиргә җәй айларында чабыла торган азык үләнен үзебезнең орлыктан чәчтек. Күпьеллык үләнне 327 гектар җирдә үстерәбез, – дип сөйли хуҗалыкның агрономы Александр Кокров. – Күпьеллык үләннәрне чабу эшенә 1 июньнән керештек. Бүгенге көнгә 60 гектар җирдә яшел масса чабылды. Мал азыгы әзерләүне нәкъ шушы вакытта башларга һәм чабылган үләнне үз вакытында җыеп, сенаж базына салырга кирәк. Кышкылыкка мал азыгы, аерым алганда, сенаж әзерләү өчен һава торышы әлегә уңай тора. Көннәр кызуга китсә, чабылган люцерна, клевер кибеп печәнгә әйләнә. Шуны истә тотып, менә бу басуда чабылган үләнне җомгадан да соңга калмыйча сенаж базына ташый башлыйбыз. Яшел масса  быел үткән елгыдан кайтышрак, ягъни масса күләме азрак. Вегетатив массаның азрак булуы май аенда һава торышының үтә кызу булуы белән бәйле. Яңгырлы елны вегетатив масса сусыл, итләч була. Мисал өчен, үткән ел күпьеллык үләннең гектарыннан 70 центнер яшел масса чабып алган идек. Быел якынча 40 центнер булыр дип фаразлыйбыз. Бүгенге көнгә 6 сенаж базыбыз бар, тагын 2 баз төзелү стадиясендә. Малларның баш саны арткан саен терлек азыгын да күбрәк әзерләргә кирәк. Без дә шуңа бәйле рәвештә өстәмә сенаж базы ясарга булдык, – ди белгеч.  
 – Ел елга охшамый, яңгырлы елны мал азыгы яхшы үсә, сезонына 3 тапкыр үлән чапкан чаклар да булды. Узган ел басуларда үлән биек булып үсте – чапкыч биеклегендә иде, быел ул күпкә тәбәнәгрәк. Бәлки әле, яңгырлар яуса, икенче тапкырында үләннәр биегрәк тә, сусылрак та булып үсәрләр,  – дип әңгәмәгә кушыла MacDon М155 маркалы үлән чапкыч белән идарә итүче тәҗрибәле механизатор Игорь Вошенков. Акыллы техника – «Макдон» чапкычы комфортлы эшләү өчен җайлаштырылган булуын да искәртә. Гомумән, бу хуҗалыкта эш кешесе өчен бак яклап та уңайлыклар тудырылган. Шуңа да, терлекчелектә дә, кырчылыкта та эшләр гөрләп бара.

«Мал азыгы әзерләүне нәкъ шушы вакытта башларга һәм чабылган үләнне үз вакытында җыеп алырга кирәк», – диләр гроном Александр Кокров һәм механизатор Игорь Вошенков. / Рөстәм Зәкиев фотосы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев