Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техниканы вакытында әзерләү зарур

Авыл хезмәтчәннәренең җәйге-көзге мәшәкатьләре бетсә дә, тынычланырлык түгел. Эштән бушаган техниканы төзәтеп-чистартып, киләсе кыр эшләренә әзерләп, саклауга кую бурычы тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Руфил Якупов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Руфил Равилевич, техниканы ремонтлау, аны кышкы саклауга кую буенча район хуҗалыкларында эш ничек бара?
- Ай урталарында, алты көн дәвамында республикада урып-җыю эшләреннән бушаган техниканы вакытында кышкы саклауга куюның торышын тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде. Әлеге уңайдан районның авыл хуҗалыгы идарәсенең техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре, министрлык вәкилләре белән берлектә, районда конкурс үткәрде. Комиссия әгъзалары барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер-техник комплексларын, ремонт мастерскойларында техниканы әзерләүнең барышын карап чыктылар. «Гигант», «Алмаз», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларны аерым билгеләп үттеләр. Чөнки тикшерү үткән көндә әлеге хуҗалыкларда техника кышкы саклауга куелудан тыш, тагылма инвентарьны - чәчкечләрне, культиваторларны төзекләндерү эше тулы куәткә бара иде. Әйтеп үтелгән хуҗалыкларда барлык техника да чистартылган, буялган. Техниканың каеш, чылбыр һәм кисә торган детальләре, чәчкечләрнең орлык уздыру чылбырлары салдырып алынып махсус урыннарга куелган. Әлеге хуҗалыкларда тагылма инвентарьны төзекләндерү эшләрен кышкы салкыннар җиткәнче тәмамларга планлаштыралар.
- Җаваптан чыгып яңа сорау туа: башка хуҗалыкларда әлеге юнәлештә эш начаррак барамы әллә?
- Юк, начар дип әйтеп булмый. Ләкин әле ачыкланган кимчелекләрне бетерү өстендә байтак эшлисе бар. Киләсе елга барлык төр техниканы вакытында әзерләп кую бурычы тора. Алай гына да түгел, ремонт эшләренең, матди чыгымнарның күләмен алдан билгеләп, катлаулы үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм автомобильләргә диагностика һәм дефектовка да уздыру зарур. Тагын бер мөһим мәсьәләләрнең берсе - яхшы җылытылучы ремонт мастерскойларын булдырырга, техниканы төзекләндерүдә эшләүче механизаторларга, көйләүче осталарга түләү ягыннан кызыксындыру чараларын карарга кирәк.
- Күптән түгел районда техниканы әзерләү буенча зона семинары булды. Әлеге семинар нинди темаларга багышланган иде, хуҗалыклар алдына нинди бурычлар куелды?
- Әйе, әлеге семинар Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үтте. Ул инженерлык хезмәтенең нәтиҗәләренә, 2015 елга техниканы әзерләү бурычларына багышланды. Семинарда Зәй, Сарман, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама һәм үзебезнең район белгечләре, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та катнашты. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техник һәм технологик яктан яңарту турындагы дәүләт программасы үтәлешенең барышы, агымдагы елда башкарылган эш нәтиҗәләре, үзйөрешле техника һәм тагылма инвентарьны нәтиҗәле файдалану, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү турында сөйләшү булды. Куелган бурычларга килгәндә, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2015 елда техниканы кыр эшләренә әзерләүне оештыру турында»гы боерыгы чыкты. Анда һәр төр авыл хуҗалыгы техникасының нинди вакытка әзер булуы турында әйтелгән. Әйтик, җир эшкәртү һәм чәчү техникасы, тракторлар - 1 апрельгә, терлек азыгын әзерләүче машиналар - 10 майга кадәр, комбайннар - 1 июльгә, бәрәңге, чөгендер алу машиналары - 1 августка кадәр эшкә тулысынча әзер булырга тиеш.
- Техниканы төзекләндерү дигәч тә, тагын бер сорау туды. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында чит ил техникасы да күзгә күренеп күбәйде. Аларны куллану, ремонтлау белән бәйле кыенлыклар бармы?
- Чыннан да, район хуҗалыкларының машина-трактор парклары елдан-ел чит ил техникасы белән баетыла бара. Һәм аларны файдалану, төзекләндерү буенча сораулар тумый калмый, әлбәттә. Беренчедән, мондый техниканы кулланырга әзерлекле кадрлар булу шарт. Ә инде техника ватылган очракта, аны, гадәттә, дилер үзәкләрендә төзекләндерәләр. Шуңа күрә, чит ил техникасын сатып алганда, аны төзекләндерүче, аңа хезмәт күрсәтүче үзәкләрнең бармы-юкмы икәнен, кайда урнашуын белешү мөһим. Безнең төбәк өчен андый хезмәт күрсәтүче үзәкләр, әйтик, «Авторемзавод» һәм «Финагротрейд» ҖЧҖләре Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә урнашкан. Шуңа күрә бу яктан проблемалар, кыенлыклар чыгарга тиеш түгел. Ә үзебезнең илдә эшләнгән техникага исә республикада 4 махсуслашкан предприятие - Хуҗамәт, Арча РМЗлары, Чаллыда «Челны-Кировец» һәм «Тукай техник үзәге» хезмәт күрсәтә. Аларның һәркайсы турында хуҗалык җитәкчеләре яхшы белә, хезмәтләреннән файдалана.
- Әңгәмәбез ахырында хуҗалык җитәкчеләренә, механизаторларга киңәш-тәкъдимнәрегез бармы, аларга нәрсә әйтер идегез?
- Күптән түгел генә узган тикшерүләр, семинар вакытында барлык тәкъдимнәр, киңәшләр әйтелде. Шулай да җитәкчеләребез вакыт һәм үзләренең мөмкинлекләре турында онытмасыннар иде. Техниканың тиешле вакытка әзер булуы һәм төзек торуы үзләренә дә, безгә дә отышлы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында техника