Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт бәясе: тапшыручылар да хаклы, җыючыларны да гаепләп булмый

Мусабай-Завод авылыннан Ринат Таһиров шәхси хуҗалыклардан сөтнең түбән бәядән җыелуыннан ризасызлыгын белдереп редакциягә Яңа елга кадәр үк шалтыраткан иде инде. Аннан соң озак та үтми Яңа Байлардан шундый дәгъва керде. Бу атнада Теләнче Тамак авылыннан Гөлнара Хәйруллина газетаның социаль челтәрдәге төркеменә шул эчтәлектәге хат җибәрде. Укучыларның сорауларын җавапсыз калдырмау максатыннан,...

Мөрәҗәгатьләр болар гына түгел, соңгы вакытта бу сорау авыл кешесенең телендә, гомумән, еш яңгырый. Аларны да аңларга була: сыерны асрагач, аннан файда да күрәсе килә халыкның. Кибеттәге сөтнең литры 50-60 сум икәнен күргәч тагын да үртәлә ул. Сайлау алдыннан үткән очрашуда Иске Абдулдан Резедә Сафина ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның үзенә турыдан-туры шушы сорауны җиткергән иде. Районда үткән республикакүләм зона семинарында да министр бу мәсьәләгә аерым тукталды, сөтне сатып алу бәясенең уртача күрсәткечен ул литрына 20 сумнан да төшерергә ярамый дип кисәтте. Ләкин шунысы бар: сөт комбинатлары белән шәхси ярдәмчел хуҗалыклар арасында бездә сөт җыючы эшмәкәрләр бар, бу суммадан алар да өлешсез кала алмый.

Сыер асраучылар капка төпләреннән сөтне килеп алучы эшмәкәрләргә дәгъва белдермиләр, анысы. Эшләгәч, аларның үзләренә дә табыш калырга тиешлеген яхшы аңлыйлар. Алар сөтне үз вакытында җыялар, билгеләнгән акчаны соңга калдырмыйча түлиләр, диләр.

Районда хуҗалыклардан сөт җыю белән җиде эшмәкәр шөгыльләнә. Алар территориядәге барлык авылларны колачлый. Мусабай-Заводка һәм якын-тирәдәге тагын берничә авылга хезмәт күрсәтүче Илсия Бәхтиева узган елның ноябрендә сөтнең литры өчен халыкка 17 сумнан түләгән, декабрьдә - 18 сумнан, гыйнвар өчен 20 сумнан түләячәкмен дип вәгъдә итә. Илсия Бәхтиева белән килешү төзегән «Просто молоко» комбинаты сөтне декабрьдә 20 сум 50 тиеннән кабул иткән. Гыйнварда ул 21 сум 50 тиен булачак. Сөт җыючыга 1 сум 50 тиен кала.

Ринат һәм Әминә Таһировлар - эшмәкәргә иң күп сөт тапшыручыларның берсе. Бүген алар ихатада өч сыер тоталар, үгезләре, бозаулары бар. Ике көнгә бер мәртәбә уртача 30 литр сөт тапшыралар. Аена якынча 7 мең сум акча кертәләр. Алучылар булганда 1,5 литрлы шешәләр белән 50 сумнан да саталар. «Без гомер буе мал асрадык. Әлбәттә, сөт бәясе аз дип, әлегә терлекне бетерергә ниятләмибез. Кызганычка, шулай уйлаучылар да бар. Бары тик малны ашаткан, көтүчегә түләгән һәм башка шундый чыгымнардан керемнәребез күбрәк булсын иде дип телибез. Бу безнең генә түгел, сыер асраган бар авылдашларның фикере», - диләр Таһировлар.

«Әлбәттә, заводлар бәяне билгеләгәндә китерелгән сөтнең күләмен, сыйфатын, суытылган булуын исәпкә алалар. Ә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөттә бу таләпләр тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Бүген, мәсәлән, «Гигант» кебек оешмалар көненә 8-9 тонна сөт тапшыра, аның сыйфаты да югары, шуңа күрә бәя дә яхшы. Ә сөт җыючы нибары 3-5 центнер илтә, шуның өстенә ул суытылмаган да була, комбинат аны 1 сорттан да югары күрсәткеч белән алмый. Сөт тапшыручыларның теләкләрен искә алып, хөкүмәт катнашында, сөт комбинатлары узган ел ахырында бәяне бераз күтәрде», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Теләнче Тамакта шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шәхси эшмәкәр Руфат Гайнетдинов шөгыльләнә. Илсия Бәхтиева кебек, ул да бүген ике көнгә бер мәртәбә рейска чыга. Бер йөрүдә җыелган сөт 500 литрга да тулып бетми, ди ул. Продуктны ул «Алабуга сөте»нә илтә. Бер әйләнү 160 километрдан күбрәккә чыга. «Сөт комбинаты бәяне арттырса, мин дә өстим. Октябрьдә 15 сумнан түләдем, ноябрьдә - 16, декабрьдә 17 сумнан бирәм», - ди Руфат Дамирович. Авыл хуҗалыгы идарәсендәге мәгълүмат буенча, «Алабуга сөте»нең кабул итү бәясе декабрьдә 21 сум 50 тиен булган. Шулай булгач, эшмәкәрнең үзенә литрдан 4 сум 50 тиен калган дигән сүз. Машинага запас частьлар, ягулык, иминият полисы, берничә төрле белешмә сатып алу, салым, пенсия фондына түләүләр дә шушы өлештән башкарыла.

Сөтен кыйммәткәрәк сатарга теләүчеләргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә өстәмә бер вариантны тәкъдим итәләр. Ташкичү авылында халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче «Барс» җәмгыяте эшли. Ул хәтта бик аз күләмдәге сөтне дә ала, литрына 23 сумнан түли, дип билгеләп үтәләр идарәдә. Ләкин бу вакытта сатучыларга транспорт һәм башка чыгымнарны үзләренә каплыйсы була.

Шулай итеп, сөт тапшыручылар да хаклы, җыючыларны да гаепләп булмый. Заводлар бәяне күтәрмәсә, сөт җыючылар да халыкка артыгын түли алмый. Гел дә булмаса, халыкка литрына 20 сум бирсәләр дә канәгать булыр идек, диләр сыер асраучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев