Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт кышын да мул алына

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклар елны уңышлы төгәлләгәннәр. Терлекчелек продуктлары җитештерүдә сизелерлек алга китеш бар. Ит җитештерүдә сәнәгать нигезендә эшли торган «Чаллы-Бройлер», «Кама-Бекон» җәмгыятьләре алдынгылар рәтендә. Сөт җитештерүдә дә шактый алга китеш күзәтелә. Әйтик, 2015 елда районда 26600 тонна сөт җитештерелгән. Бу исә 2014 ел...

Берничә ел элек бер сыердан алты мең килограмм саву хыялда гына санала иде. Ә былтыр Сәйдәшев исемендәге хуҗалык шул дәрәҗәгә иреште. Елны һәр сыердан 6296 килограмм сөт алып тәмамлады. Биш мең килограммнан артык савучылар сафында «Гигант» (5951 кг), «Ирек» (5623 кг), «Чаллы яшелчәсе» (5217 кг) бар.

Яңа елның салкыннары, бураннары белән гыйнварның икенче ункөнлеге үтеп китте. Савучыларыбыз елны ничек башладылар? Мәгълүматларга караганда начар түгел. Мәсәлән, 21 гыйнварда районда тулаем 66721 кг сөт җитештерелгән, бу исә үткән елның шул көненә караганда 869 килограммга артык. «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары көнлек савымны 800-625 килограммга арттыруга ирештеләр. Бары тик «Алмаз», «Биклән» хуҗалыклары гына үткән елдан түбәнрәк дәрәҗәдә эшлиләр.

Терлекләрне кышлатуга яхшы әзерләнгән, аксымлы һәм витаминлы азыклары җитәрлек булган, туклыклы өстәмәләр белән баетылган, рационда каралган азыкны төгәл итеп малларга ашаткан хуҗалыклар сөтне киметмичә, узган елдагыдан яхшырак эшлиләр. Мисал итеп, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкны китерергә була. Биредә һәр савым сыерга көнгә 18 килограмм азык берәмлеге азык бирелә, ягъни 4 килограмм печән, 20 кг сенаж, 25 кг силос, 5 кг фураж, 1,5 кг түп (жмых) ашатыла. Баланслап ашаткач, нәтиҗәсе дә әйбәт. Сөт кышын да мул алына. Көн саен һәр сыердан 16,1 килограмм савалар.

Эшне зоотехния таләпләре кушканча төгәл оештырганда, кышын да мул сөт алырга, акча керемен арттырырга була. Моны алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе раслый. Елны ничек башласак, шулай дәвам итәрлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев