Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлыкта хикмәт бар

Авыл кешесенең, игенченең күп еллар җирдә эшләп, бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган, тирән фикерле, тапкыр сүзләрен, әйтемнәрен укып сокланасың. Анда яшәешнең тирән фәлсәфәсе: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», «Яхшы орлыкның игене дә яхшы булыр», «Чүп чәчсәң, таза ашлык ала алмассың». Әйе, халык әйтемендәге әлеге сүзләр туры мәгънәсендә дә гаять әһәмиятле. Көннәр...

- Бу мәсьәләләр күптән түгел район хакиме Васил Хаҗиев үткәрә торган атналык киңәшмәдә җентекләп каралды. Димәк, орлыкчылыкка игътибар зур. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән гыйбарә бик тә рас килә. Хуҗалыкларда бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы җитәрлек күләмдә. Алар чистартып-калибрлап куелган. Салкыннарны әйбәт кичерделәр. Лаборантларыбыз чисталыгын һәм тишелешен уңай бәялиләр. Көннәр җылына башлагач, орлыкларны тагын бер кат чистартып, калибрлап алу мөһим. Чистартылган көшелдән эре фракцияле орлыкны аерып, чәчүгә әзерләсәк, тагын да яхшы буласы. Чөнки эре орлык тиз шытып чыга, тамыры нык, үсеше яхшы була.

- Быелгы язгы чәчүдә нинди төр сортлы бөртекле һәм кузаклы культураларга өстенлек биреләчәк? Шул хакта аңлатып китсәгез иде.

- Берничә ел элек хуҗалык агрономнары, югары уңыш бирүчән сортлы сабан культуралары орлыкларын эзләп, Россиянең кайсы төбәгенә генә барып чыкмыйлар иде. Әмма үзебезнең шартларда орлыкчылык хуҗалыкларында җитештерелгән орлыклар үзләренең күп яклары белән көндәшләреннән өстен чыктылар. Быел сабан бодаеның - йолдыз, хәят, иделле, экада-109, экада-70, Урал-Себер; арпаның - нур, раушан, тимерхан; солының - рысак, конкур; борчакның - мыеклы азык, венец, ватан, варис, указ сортларын игүне күздә тотабыз.

Хуҗалыклардагы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар биләгән чәчү мәйданнарының 60 проценттан артыгын орлык кишәрлекләре алып торачак. Әлеге мәйданнарда үстерелгән орлык район һәм республика хуҗалыкларында чәчү өчен тотылачак.

- Мондый яхшы сортлы орлык кишәрлекләре белән нигездә орлыкчылык хуҗалыклары шөгыльләнә торгандыр инде...

- Орлык җитештерү кишәрлекләре һәр хуҗалыкта диярлек бар. Әмма орлыкчылык хуҗалыклары бу эш белән бик җитди шөгыльләнәләр. Андый хуҗалыклар районда бишкә җитте - «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Чаллы яшелчәсе» һәм «Гигант» хуҗалыклары. Бу хуҗалыкларда безнең һава шартлары өчен кулай, сыналган һәр культураның яхшы сортлары бар. Шуны да әйтәсе килә, «Татарстан элита орлыгы ассоциациясе»нә кергән «Ирек» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларыбыз орлык сату буенча узган ел алдынгылар сафында булдылар. «Ирек» - республикада икенче, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык - өченче урынны алды. 2014-2015 елларда исә «Ирек» беренчелекне үз кулында тотты. Орлык җитештерүче хуҗалыкларыбыз матди-техник базаны яңарту өстендә тырышып эшлиләр. Былтыр «Гигант»та сәгатенә 40 тонна орлык чистарту комплексы сафка тапшырылды, «Ирек»тә исә 1000 тонна орлык сыешлы склад төзелде, чистарту комплексының куәте арттырылды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык чистарту комплексының куәтен арттыру өчен яңа җиһазлар сатып алды.

- Монысы яхшы. Фермер хуҗалыкларында хәл ничек тора, Назыйм Минневәлиевич?

- Алар да сортлы орлыкның «тәмен» татый башладылар. Һәркайсы бары яхшы орлыктан гына югары уңыш аласын, файда күрәсен әйбәт белә. Мәсәлән, А. Касакин, Ә. Хәсәнов, Т. Хөрмәтуллин, Р. Ханов, Р. Шәфигуллин, И. Әшрәфуллин, Р. Латыйпов фермер хуҗалыклары үзләрендәге орлыкларны алыштырып, яхшы сортлы гына орлык чәчүгә иреште һәм электәге елларга караганда уңыш алуны шактый яхшырттылар. Шул уңайдан орлык алыштыруга зур әһәмият бирәләр. Быел да бу эшкә кичекмичә керешәләр.

- Былтыр җәй коры килгәч, кукуруз яхшы уңар дип өметләнгән идек. Кайбер хуҗалыкларда кукуруз, бик зәгыйфь тишелеп, көткән уңышны бирә алмады. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

- Әлеге дә баягы, төп мәсьәлә орлыкта. Мондый хәл булмасын өчен кукуруз орлыгын, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән оешмалардан гына алып, нинди сортта булуын, сорты туры килү-килмәвен «Россельхознадзор», ә тишелеше һәм чисталыгын «Россельхозцентр» лабораторияләрендә тикшерергә кирәк.

- Назыйм Минневәлиевич, һәр елны тотрыклы югары уңыш алу өчен нәрсә эшләргә?

- Һәр башлангыч орлыкка терәлә. Хуҗалыкларда орлык участоклары бар. Анда бик яхшы, сыналган, югары репродукцияле орлыклар гына чәчеп, киләсе ел уңышы өчен нигез салалар. Бу участоклардан яхшы файдаланып, киләчәктә үзебезне ышанычлы, таза орлыклар белән тәэмин итик. Уңышның нигезе шунда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев