Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәрсә генә юк?! Болан, шиншилла, мисыр тавыгы бар... маймыл гына асрамыйлар

Район терлекчеләре тәмамланып килүче 2015 елга нәтиҗәләр ясады. Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар катнашындагы очрашу семинар рәвешендә «Гигант» җәмгыятендә узды.

Хуҗалык елын район башлыгы Васил Хаҗиев уңай бәяләде. Районда терлекчелектә үсеш - 103 процент. Акчага күчереп исәпләгәндә, барлыгы 20 миллиард 205 миллион 700 мең сумлык продукция җитештерелгән. 26 мең тоннадан артык сөт, 121 мең 490 тонна ит җитештерелгән. Район хуҗалыкларында барлыгы 16 мең 120 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, дуңгызлар һәм кошлар саны арта. Иң кызыгы: терлек, кош-корт саны «Чаллы- Бройлер», «Кама-Бекон» кебек эре җәмгыятьләрдә генә түгел, шәхси утарларда да ишәя. Авылларда 8 мең каз, 200 мең үрдәк, 504 мең тавык, 204 мең ит чебие (бройлер), 6 мең сарык һәм кәҗә, 4 мең мөгезле эре терлек, 551 дуңгыз исәпләнгән. 5 мең баш бытбылдык асрала торган бер ферма бар, тагын икенчесе төзелә. Калмашта күркә фермасы ачырга җыеналар. Моннан тыш, Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгында боланнар да асрыйлар. Җәйләүдә шиншилла җәнлеге, Казиледә мисыр тавыклары (цесарка) үрчетүчеләр бар. Кыскасы, нәрсә генә юк! Якынлашып килүче 2016 ел символы - маймыл гына асрамыйлар. Ә шәхси хуҗалыкларда мал, кош-корт санының күп булуы куанычлы хәл, бу бит зур байлык.

Чит илдән продукция кертүгә чикләүләр җитештерүчеләрдән сатып алу бәяләренә тәэсир итмәгән. Хуҗалыклардан итне дә, сөтне дә элеккеге бәядән алалар. Бу җәһәттән фермер Равил Миңнехуҗин җитештергәнне үзең эшкәртеп сату иң кулае дип саный. Җитештерүчеләргә шул юнәлешне үстерергә кирәк, ди ул. Фермер бүген үзе сарык итен ресторан аша яхшы бәягә сата, сөт продукциясен эшкәртеп сату өчен йогурт җитештерә башлаган. Фермер Равил Миннехуҗин эшкәртеп сатуның һәр этабында 20 процентка кадәр табыш алырга мөмкин, ди.

Семинарда катнашучылар терлекчелектә продукция алуны арттыру юллары турында сөйләште. «Гигант» хуҗалыгының азык утарында булдылар. Биредә Делаваль җайланмасы ярдәмендә терлекләргә балансланган азык әзерләнә. Сыерның сөте - телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Продукция алу өчен малларга сыйфатлы, туклыклы азык җитәрлек күләмдә бирелергә тиеш. Ашату технологияләренең үтәлүе шарт. Район ветеринария идарәсе белгечләре семинарда катнашучыларга бу турыда бәйнә-бәйнә сөйләп, анализлап күрсәтте. Аннары алар хуҗалыкның реконструкциядән соң яңартылган комплексларында булдылар. 450 баш малга исәпләнгән ике бинада маллар бәйләмичә асрала. Бу, үз чиратында, терлекчеләрнең эшен күпкә җиңеләйтә. Заман технологияләре авылда эшне җиңеләйтә. Быел районда терлекчелек юнәлешендә төзелешләр дә шактый башкарылган. «Ярыш», «Ирек», «Гигант», «Биклән», «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыкларында, Касакин, Вильданов, Вардерасян КФХларында фермаларга республика программасы нигезендә реконструкция ясалды, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 400 баш малга исәпләнгән яңа ферма сафка бастырылды. Күп кенә фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сенаж базлары төзелде. Бу корылмалар терлекчелекнең киләчәген өметле итә. Ни дисәң дә, авыл мал белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев