Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нарат-чыршыларыгызны ташларга ашыкмагыз, аларны кәҗәләр яратып ашый

Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Өй түрендә бизәнеп-ясанып торган чыршы-наратларның да кадере, балалар өчен кызыгы бетте. Хәер, искечә Яңа елга кадәр әле алар торалар. Аннан соң инде урыннары чүп контейнерларына күчә.

Ә без сезгә урман сылулары - чыршы-наратларны алай бик тиз генә чыгарып атмаска киңәш итәбез. Чөнки алар кәҗәләр өчен менә дигән азык, бик күп витаминнар чыганагы. Чыршыны бары тик уенчыклардан, мишурадан арындырырга кирәк. Ботаклар каротинга бай, кәҗәләрнең иммунитетына бик яхшы йогынты ясый. Мөгезле-сакаллы сөтлебикәләр рационына чыршы, нарат кергәндә аларның шулай ук сөт сыйфаты да арта икән. Зур шәһәрләрдә Яңа ел символын кабул итү өчен махсус пунктлар да оештырыла. Аларны соңыннан фермерлык хуҗалык-

ларына җибәрәләр. Тукай районы авылларында исә кәҗә асраучы хуҗалыкларның турыдан-туры үзләренә бирә аласыз. Бу уңайдан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәүф Басыйров белән элемтәгә кердек, мәсьәләгә ачыклык керттек.

- Чыршы-наратларны кәҗәләр генә түгел, сыерлар да бик яратып ашыйлар. Чыршыларыгызны елтыр-елтыр килеп торган мишурадан арындырырга иренсәгез, йорт хайваннары аларны үзләре үк аралаштырып ашаячак, бу яктан маллар бик игътибарлылар һәм акыллылар. Чыннан да, чыршы-наратларда каротин күп. Кыш айларында бигрәк тә малларның ашау рационына игътибар итәргә кирәк. Сөтлебикәләрегезгә яшел төсен югалтмаган печән, сенаж, әйбәт силос, кызыл һәм сары сорттагы кишер, кабак, сары кукуруз һәм, әйтеп киткәнемчә, нарат һәм чыршы ылысларын ашатсагыз яхшы. Шуны истән чыгармаска кирәк: әгәр дә малларның организмында каротин җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, ул яшь терлекләрнең үсеш дәрәҗәсенә, шулай ук йорт хайваннарының продуктивлыгы һәм инфекцион чирләргә каршы торучанлыгы төшүенә китерергә мөмкин, - дип аңлатты Рәүф Ягъфәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев