Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Махсус комиссияләр язга әзерлекне тикшерде

Атна башы район игенчеләре өчен иң җаваплы булгандыр, мөгаен. Ике көн дәвамында район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов һәм авыл хуҗалыгы белгечләре җитәкчелегендәге 9 төркемгә бүленгән комиссия әгъзалары хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия әгъзалары һәр хуҗалыкта тырма, чәчү агрегатларының, тракторларның төзеклеген җентекләп тикшерделәр. Язгы...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, крестьян-фермер хуҗалыкларының да язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәя бирелде. Күрсәтелгән нәтиҗәләр, башкарылган эш сыйфаты нигезендә алдынгылар билгеләнде. Алар: «Гигант», «Биклән», «Алмаз», «Кама Бекон», Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш» хуҗалыклары.
- Язгы кыр эшләре вакытында хуҗалыкларның эшче куллар белән тәэмин ителеше - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу яктан «Гигант» хуҗалыгын мактап телгә алырга кирәк. Ул быел да үз эшчеләре белән кырга чыга. Бу чәчү кампаниясенә «Ярыш», «Кама Бекон» җәмгыятьләре дә үз җирлекләреннән механизаторлар туплаган. Әлеге хуҗалыклар кыр эшләренә. Кадрлар мәсьләсендә кыенлыклар, эшче кулларга кытлык кичермиләр. «Биклән», «Алмаз» хуҗалыкларында исә кадрлар белән тәэмин ителеш авыррак. Шулай да, кул кушырып утырмаганнар: читтән кешеләр яллаганнар, язгы кыр эшләренә керешкәнче җитәрлек эшче куллар туплаганнар, - дип, Васил Хаҗиев кадрлар мәсьләсенең көнүзәк проблемаларның берсе булуын ассызыклады.
Тулаем алганда язгы кыр эшләренә әзерлекне район җитәкчелеге уңай бәяләде. Һәр хуҗалык сыйфатлы, корылыкка чыдам орлык, ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары белән җитәрлек тәэмин ителгән. Район игенчеләренә кирәкле күләмдә, дәүләт ярдәме нигезендә сатып алынган ашламаны алып кайту белән «ТукайАгроХимСервис» оешмасы ярдәм иткән. Кыскасы, көннәр җылыту белән район игенчеләре кырга чыгарга әзер. Ләкин моңарчы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының тагын бер кат тикшерү иләге аша узасылары бар. 17 апрельгә кадәр хуҗалыклардагы техниканы «Ростехнадзор» оешмасы тикшерәчәк.
Язгы кыр эшләренә әзерлеге уңай бәяләнгән хуҗалыкларның әлеге тикшерүләрне дә уңышлы узачакларына шик юк. «Гигант» хуҗалыгы мисалында бу аермачык күренә.
Быелгы язны хуҗалык яңа техника белән каршылаячак. Җитәкче Риф Имамов тырышлыгы белән язгы кыр эшләренә бер өр-яңа МТЗ-82, өч культиватор, ике ашлык төягеч агрегат һәм башка яңа техника алынган. Аларның һәммәсен дә хуҗалык, кредит алмыйча, үз кереме хисабына сатып алган.
- Яңа техникадан кала, кырларга 18 трактор, 7 тырмалау, 4 культивацияләү, 4 чәчү агрегаты чыгачак. Тагын 2 агрегат 500 гектар мәйданны биләүче уҗымнарны, 1000 гектардагы күпьеллык үләннәрне ашлама (тукландыру өчен хуҗалык 500 тоннадан артык ашлама әзерләгән) белән тукландыруда эшләячәк. 100 тоннадан артык дизель, 15 тонна бензин, 4 тонна майлау материаллары хәстәрләп куйдык. Бу запасыбыз терлек азыгын әзерли башлаганчы җитәргә тиеш, - диде Риф Хәниф улы хуҗалыктагы әзерлек турында.
Яңа техника һәм элегрәк булганын хуҗалыкның үз механизаторлары, үз белгечләре көйләп, төзәтәсен төзәтеп куйганнар. Кадрлар темасы кузгалгач, шунысын да әйтик, «Гигант»та быелгы язгы кыр эшләрендә 30дан артык кеше эшләячәк. Аларның һәммәсе диярлек хуҗалыкта күп еллар эшләгән, тәҗрибәле белгечләр. Җитәкченең үз эшчеләрен кайгыртуы, хезмәт хакын вакытында биреп, эш шартларын яхшыртуы хуҗалыкта булган кадрларның таркалмавына китергән. Эшче кулларда кытлык булмау сәбәпле биредә һәр эш вакытында, сыйфатлы башкарыла.
Башка хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләгәндә исә, без тикшерүдә катнашкан кайбер төркем җитәкчеләре: тәҗрибәле, заманында үзләре дә хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән авыл хуҗалыгы белгечләре белән сөйләшеп алдык.
Галимҗан Зарипов: Безнең төркем «Камский» җитештерү кооперативы, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыкларында булды. Гомумән алганда, уңай фикердә калдык. «Камский»ның техника паркы гөрләп тора. Механизаторлар үзләренә беркетелгән техника янында. Техниканың сыйфаты яхшы. Чәчүдә ике чәчкеч агрегаты катнашачак. Шуларның берсе яңа. Икенчесенең кәтүкләрен, валларын яңага алыштырып куйганнар. Яхшылап буяганнар. Тракторчылар тагылма агрегатларны көйләү белән шөгыльләнә иде. Сошниклары иске булса да, ГОСТ таләпләренә туры китереп көйләнгән. Ике культиватор агрегатын бетон мәйданчык аша уздырып, тигез рәткә тәртип белән куйганнар. Тагып басуга чыгып китәргә әзерләр.
Комиссия мастерской капкаларын автоматлаштыруны, тәрәзә пыялаларын пластикка алыштыруны уңай билгеләде. Механизатор кадрлар җитешле. Чәчү өстендә якты көн озынлыгында эшләүне планлаштыралар, чәчүлек орлык яхшы сыйфатлы. Аны калибрлыйлар. Орлык инспекциясендә тикшерәләр. Яңа орлыклар булдыру өчен элита сортлы орлыклар кайтарту белән дә шөгыльләнәләр. Ташламалы бәягә минераль ашламалар кайтаруны тизләтәсе бар.
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының әзерлеген дә яхшы дип бәяләдек. Узган чәчүдә катнашкан ике чәчү агрегатларының табаннарын яңага алыштырганнар. Алар өр-яңа кебек балкып тора. Тракторлар ремонтланган, бүген үк кырга чыгарга әзер. Мастерскойда кырдыру, тимерчелек цехлары эшли. Чәчүлекләрне карау турында бүгеннән кайгырталар. Биопрепаратлар белән эшкәртү, чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәшү өчен Башкортстан оешмасы белән килешү төзегәннәр.
Хуҗалык иртә сабан культураларын оптималь вакытта чәчү өчен барлык чараларны күрә.
Комиссия Таулар һәм Боерган авылындагы Хәсәнов һәм Әхмәтов фермер хуҗалыкларында да булды. Беренчесе - 180, икенчесе - 100 гектар җир чәчәчәк. Һәр икесендә дә механизаторлар техниканы әзерли иде. Фермерлар орлык, ашлама һәм ягулык белән тулы тәэмин ителгән. Язгы чәчүне бер чәчү агрегаты белән башкарып чыгасын әйттеләр.
Гомәр Хәйруллин: Безнең төркем «Чаллы яшелчәсе», «Биклән» хуҗалыкларының, Миннехуҗин, Тимерхан, Ханов фермер хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде.
Һәр елдагыча, «Чаллы яшелчәсе» техника паркында - язгы кыр эшләрендә катнашасы техника тигез сафларда. Буялган, ремонтланган. Механизаторлар һәркайсы үз бурычын белә. Куркынычсызлык таләпләре буенча инструктаж үткәннәр, махсус инженерлары бар. Яшелчә утырту техникасы әзер. Кадрлар билгеле. Бригадирлар эшкә керешкән. Теплицада кәбестә үрентеләре тишелеп чыккан. Кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге утыртуда һәм үстерүдә яңа технологияләр кулланылачак. Быел яңа культура - кабак үстерүне дә күздә тоталар. Техника сыйфатлы ремонтланган. Элеккеге СЗП-3,6 чәчкечләрен бик яхшы ремонтлаганнар, орлык үткәргечләрне, кәтүкләрне яңартканнар, дискларны үткенләгәннәр. Әмма минераль ашламаның җитәрлек булмавына борчыла игенчеләр.
«Биклән» хуҗалыгының әзерлеге аеруча ошады. Механизаторлар һәм белгечләр күңелләрен салып эшләгәннәр. Чәчкечләрнең табаннарын үткенләп, яңартканнар, агулау машиналарын төзекләндереп куйганнар. Ашлама җитәрлек кайтартылган, орлык амбарларда, сыйфаты яхшы, яңа сортлар белән шөгыльләнәләр. Кыскасы, бикләнлеләр язгы чәчүне тулы әзерлектә каршылый. Алар эшчәнлеге һәрьяктан уңай бәягә лаек.
Фермер хуҗалыклары да зур тырышлык куйган. Бакчасарай авылы фермеры Миннехуҗин яңа чәчкеч сатып алган, техника түбә астында. Чәчүдә катнашасы кешеләре әзер, техниканы агрегатлау белән шөгыльләнәләр. Фермер Ринат Хановның 100 гектар чәчүлек җире бар. Орлыгы, техникасы, кешеләре әзер. Тимерхан фермер хуҗалыгы да чәчүгә ныклап әзерләнгән. Орлык көздән үк калибрлап куелган. Яңа элита сортлы арпа кайтарткан.
Кыскасы, райондагы һәр хуҗалыкта язгы кыр эшләренә ныклап әзерләнделәр. Комиссияләр, уңай яклар белән бергә, эшләнеп бетмәгән кимчелекләрне, җитешсезлекләрне дә күрсәттеләр. Игенчеләр аларын төзәтеп, басуга тулы әзерлек белән чыгарга әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында