Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Җирекленең элеккеге мал торакларында кош үстерү белән шөгыльләнә башладылар

Күптән түгел район крестьян-фермер хуҗалыклары рәтенә тагын ике предприятие өстәлде. Илдар Солтанов һәм Ленар Фарсыев Иске Җирекле авылындагы элеккеге колхоз фермаларын алып, аларны төзекләндереп, кошчылык белән шөгыльләнә башладылар. Егетләр икесе дә «Чаллы Бройлер» предприятиесендә эшләп, бу юнәлештә шактый тәҗрибә туплаган, кош үстерүнең бар серләрен, технологиясен белгән кешеләр. Бүгенге көндә биредә...

Ташландык торакларны ремонтларга алар Ашлык продуктлары комбинаты директоры Алмаз Шәриповның ярдәме белән узган елның октябрь аенда тотынганнар. Һәрберсенә икешәр итеп, дүрт торакны үзләренә алганнар. Әле берничә көнлек кенә беренче чебиләрне фермерлар февраль башында Удмуртиядән үк алып кайтканнар. 40 мең баш чебинең 30 меңе гади, 10 меңе бройлерлар. Аларны башта барысын да яхшылап ремонтланган, җылытылган бер торакка урнаштырганнар. Бүген калган торакларны да җылыта барып, үсә барган чебиләрне фермерлар әкренләп аларга күчерә баралар. Шулай итеп, бүгенге көнгә өч торак чебешләр белән тулган. Март ахырыннан башлап апрель ае дәвамында тагын 20 мең баш чеби сатып алырга уйлыйлар фермерлар. Алары кызыл төстәге гади чебиләр булыр дип көтелә. Фермерларның әйтүенчә, бер квадрат метрга 13 чебидән исәпләгәндә, торакларның аларны сыйдырырлык мәйданы бар. «Хәзергә кошларны суярлык итеп үк үстермәячәкбез, 75 көнлек булуга аларны сатачакбыз. Аерым очракларда сатып алучыларга якынча 15 көннән суярлык итеп үстереп бирү мөмкинлегебез бар. Чөнки әлегә үзебездә сую цехы юк. Ә кошларны сатып алырга теләүчеләр күп. Интернет аша да, танышлары аша да белеп, сорап киләләр», - диләр фермерлар.

Бүген 40 мең баш чебине нибары ике кеше карый. Дөрес, Илдар белән Ленар үзләре дә кулдан килгәнчә булышалар. Әлегә табыш булмаса да, кош караучыларга хезмәт хакы бирү җаен да табалар. Кошлар өчен азык алуга займ алган булганнар - аны түлиселәре бар.

«Йомырка җитештерү дә кызыксындыра торган шөгыль. Киләчәктә, бәлки, уйлап карарга булыр. Ләкин бу торакларда гына әлеге эшне башкарып булмаячак. Аның өчен тагын ике цех төзергә кирәк», - дип фаразлыйлар Илдар Солтанов һәм Ленар Фарсыев.

Тагын бер кызыклы шөгыль: җәйгә күркә алып карарга исәпләре бар егетләрнең. Күпләп түгел, бәлки 500ләп, бәлки 1000ләп баш булыр, диләр алар. Бирешергә исәпләре юк, кошчылык белән шөгыльләнүгә ныклап тотынганнар фермерлар. Шунысы да мөһим: бу тармакның һәр нечкәлеген белеп эшлиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермер хужалыкларында