Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хоккей да уйнадык, чаңгыда да шудык, көрәштек тә

Район авылларында ныклап хоккей кортлары төзелә башлаганнан соң, бу уен белән мавыгучылар саны да артты. Нигездә, мәктәп укучылары, авыл яшьләре тартыла әлеге шөгыльгә. Яңа ел каникулларында да хоккей мәйданчыклары буш тормады. Ялларда спортзалларда да күп төрле чаралар үткәрелде, райондашлар чаңгыда шуды, башка төр чараларда катнашты.

Кышның соңгарак калып килүе сәбәпле, бу сезонда хоккей тартмалары да Яңа ел алдыннан гына катырылды. Бүгенге көндә 23 авыл җирлегенең барысында да кортлар эшли. Алар, нигездә, мәктәп территорияләрендә урнашкан. Шулай ук Сосновый Бор поселогында, Иске Җирекле, Ильбухтино авылларында хоккей уйнау мәйданчыклары бар. Бәтке авылында быел спортның бу төрен яратучылар өчен яңа мөмкинлек барлыкка килде - җәй көне төзелгән универсаль мәйданчык кышын хоккей өчен файдаланыла. Биредә уенчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә барлык шартлар тудырылган.

Бүгенге көндә районның 8 авыл җирлегендә - Круглое Поледа, Мәләкәстә, Бикләндә, Бәткедә, Түбән Суыксуда, Әҗмәкәй җирлегенең Яңа поселогында, Иске Абдулда һәм Калмашта хоккей командалары бар. Командаларда уйнарга теләгән башка җирлекләр дә бар, анысы. Ләкин хоккей киеме алу шактый зур чыгымнар таләп итә. Әйтик, бер команда өчен комплект (12 уенчы дип исәпләсәк) якынча 500 мең сумга төшә. Елның ике-өч ае өчен генә баласына 40-50 мең сумлык кием сатып алу бар ата-ананың да хәленнән килми.

Кышкы каникуллар чорында хоккей ярышларының иң күләмлесе 6 гыйнвар көнне Круглое Поледа үтте. Өч көн алданрак зона уеннарында көчләрен сынаган командалар ул көнне финал ярышында катнашты. Финалга 16 яшькә кадәрге үсмерләрдән торган 6 команданың 4есе - Иске Абдул, Круглое Поле, Түбән Суыксу һәм Яңа поселогы уенчылары чакырылды. Алар арасыннан Яңа поселогы - беренче, Круглое Поле - икенче, Иске Абдул өченче урынга чыкты. Командаларга спорт инвентарьлары алу өчен 4, 3 һәм 2шәр мең сумлык сертификатлар бүләк ителде.

Башка төр спорт чараларына килгәндә, 4 гыйнварда Сосновый Бор спорт комплексында 2002-2003 елгы егет-кызлар арасында мини-футбол ярышлары узды. Егетләрдән Круглое Поле, Бәтке, Комсомолец уенчылары призлы урыннарны бүлеште, кызлардан Бәтке, Кече Шилнә, Кнәз спортчылары беренче өчлеккә керде.

5 гыйнвар көнне Яр Чаллыда шахмат-шашка буенча үткәрелгән ярышларда 156 тукайлы көчен сынады. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: мәктәпләр арасында 1нче урын - Мусабай-Завод, 2нче урын - Кнәз, 3нче урын - Кече Шилнә; авыл җирлекләре арасында: 1нче урын - Мусабай-Завод, 2нче урын - Мәләкәс, 3нче урын - Иске Абдул. Шулай ук иң кечкенә һәм иң өлкән уенчылар билгеләнде. Алар 7 яшьлек Илназ Юнысов һәм 84 яшьлек Салих Минсафин булды.

5 гыйнвар көнне пенсионерлар арасында да шахмат-шашка уеннары буенча Тукай районы беренчелегенә турнир үткәрелде. Шахмат буенча Теләнче Тамактан Юрий Овсянниковка, Розалин Хәбибуллинга тиңнәр булмады. Яхшы уен Теләнче Тамактан Рубис Зарипов, Мәләкәстән Михаил Калинин, Яр Чаллыдан Миргарифан Шәмсетдинов белән Салих Минсафин, Мусабай-Заводтан Нариман Әлиуллин күрсәттеләр. Шашка уены буенча призлы урыннарга Круглое Поле поселогыннан Николай Дячков һәм Мәләкәстән Василий Иванов чыктылар. Хатын-кызлар арасында исә шахмат уены буенча беренче урынга Мусабай-Заводтан Резидә Гәрәева лаек дип табылды. Шашка буенча призлы урыннарда Түбән Суыксудан Галина Семенова һәм Мусабай-Заводтан Гөлчирә Бикмөхәммәтова калды, дип хәбәр итә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов.

6 гыйнварда район балалар-яшьләр спорт мәктәбе беренчелеге буенча грек-рим көрәше бәйгесе үтте. Анда биш үлчәү категориясендә 40ка якын спортчы катнашты.

6 гыйнварда Сосновый Бор поселогында уздырылган «Бар гаилә белән стартка!» дип аталган чара да бик күңелле булды. Спорт ярышларына Иске Дөреш һәм Комсомолецтан кала, барлык авыл җирлекләреннән 21 гаилә килгән иде. Иң остасы дип Бәткедән Елисенковлар гаиләсе табылды. Яңа Бүләктән Фәхриевлар һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан Шәвәлиевлар гаиләләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев