Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир кешесенең хезмәте хөрмәткә лаек

Узган атнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика күләмендә уңыш бәйрәме үтте. Казанның "Баскет-холл"ында узган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантанага республика районнарыннан иң яхшы игенчеләр,...

Узган атнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика күләмендә уңыш бәйрәме үтте. Казанның "Баскет-холл"ында узган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.


Тантанага республика районнарыннан иң яхшы игенчеләр, терлекчеләр, яшелчәчеләр, механизаторлар, кош үстерүчеләр һ.б. авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре - барысы биш меңләп кеше килгән иде. Быелгы уракта бөртеклеләрдән югары уңыш алуга ирешкән һәм узган елгы авыр чорда да терлек башын саклап кала алган районнар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен дә бу көнне сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр.
Һөнәри бәйрәм алдыннан зурлап уңыш бәйрәме үткәрү республикада инде матур бер йолага әверелде. Бары узган ел гына корылык булу сәбәпле яхшы уңыш җыеп ала алмау традициянең бозылуына китерде.
Быел әлеге бәйрәмгә республиканың агросәнәгать комплексы яхшы нәтиҗәләр белән килде - Татарстан кырларыннан барлыгы 5 миллион тоннадан артык ашлык җыелды. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 32,5 центнер уңыш чыкты. Министрлык сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада 2 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонна бәрәңге җыелыр дип планлаштырыла. Бер баш шартлы терлеккә 1,5-2 еллык запас белән 45 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. "Бүгенге уңышка сезнең һәрберегез лаеклы өлешен кертте", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп. Республиканың аграр тармагы җитәкчесе Марат Әхмәтовка, муниципаль район башлыкларына, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләренә, механизаторларга, сыер савучыларга, игенчеләргә, терлекчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
5 миллион тонна бөртекнең 153 мең тоннасы - безнең район басуларыннан җыелган ашлык. Иртә таңнан караңгы төнгәчә кырлардан кайтып кермәгән игенчеләрнең дә, сәгать 3тән торып маллары янына ашыккан терлекчеләрнең дә һәрберсенең хезмәте, берсүзсез, мактауга лаек. Алар арасыннан иң югары күрсәткечләргә ирешкәннәре - районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүче 108 хезмәткәре әлеге тантанага барды. Аларның 13е - "Гигант" ҖЧҖ директоры Риф Имамов, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Сафин, "Яр Чаллы ашлык продуктлары комбинаты" ААҖ генераль директоры Алмаз Шәрипов, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ башкарма директоры Җәлил Хәсәнов, шушы ук җәмгыятьнең кошчылык фабрикасы һәм механикалаштырылган фермалар операторы Алсу Гыйльманова, "Кама-Бекон" ҖЧҖ генераль директоры Фәнүр Мәгъҗанов, ясалма орлыкландыру операторы Рәфикъ Хөрмәтуллин, дуңгыз караучы-оператор Юныс Гыймалтдинов, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсар Әбделманов, "Кама" агрофирмасы тракторчысы Фирдәвес Гарипов, "Тукай азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ механизаторы Марат Сәгъманов, "Эдильбай-Поволжья" ҖЧҖ зоотехник селекционеры Светлана Стройнова һәм "Яр Чаллы "Мелиоводстрой" ҖЧҖ директоры Вахит Гыйздәтуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнарына һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: слет

2
X