Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Гигант» хуҗалыгына эшкә килергә 30дан артык кеше чират тора

- Эшкә килергә теләүчеләр күп безгә. Быел без бер гаиләне кабул итеп урнаштырырга телибез. Чөнки хуҗалыкка бер тракторчыга ихтыяҗыбыз бар.

Терлекчелек район, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен мөһим тармакларның берсе. Быелгы язның бик матур, явым-төшемнәргә мул булып килүе, игеннәргә генә түгел, үләннәргә дә буй бирде. Шуңа бәйле рәвештә киң көтүлекләрдә йөрүче хуҗалык сыерлары сөте узган ел җәе белән чагыштырганда бермә-бер артуы сеендерә.

- Игенчелек белән беррәттән терлекчелеккә дә игътибарны киметмибез. Быел апрель ахырларында яңа җәйге лагерь кору эшенә алынган идек. Бер ай эчендә аны тулысы белән салып бетереп, малларны шунда күчердек. Бу хуҗалыктагы икенче җәйге лагерь. Монысы поселокка якынрак урнашкан. Безнең өчен бу бик уңышлы килеп чыкты. Беренчедән, эшчеләребезгә йөрергә уңайлы, аннары, моңарчы файдаланмаган яңа көтүлекләрдә мал йөртә башладык. Сөтне арттыру өстендә дә эшлибез. Чөнки ул - икмәктән кала хуҗалыкка табыш китерүче икенче төп продукция. Сөтнең бәясе генә сезонга бәйле очсызланды. Хәзерге вакытта аның литрын 16 сум 80 тиеннән тапшырабыз, - ди «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов.

Аның белән яңа лагерьга юл алабыз. Бер-бер артлы тезелгән фермаларны узабыз. Калай түбәләре иртәнге кояшта чалт итеп янган яңа лагерь корылмалары күренә. Яңа сауган сөт исе килеп торучы лагерь биләмәләрендә гаҗәеп төзеклек, чисталык хөкем сөрә. Килү белән күзгә ташланган чәчәк клумбаларын гына да аерым искә алырлык. Биредә эшләүчеләр үзләренең төп эшләреннән кала, матурлык турында да онытмыйлар. Әнә бит ничек итеп чәчәкләр арасында уенчык ат сынын китереп куйганнар.

350 баш сыерга исәпләнгән әлеге лагерьда ике бригада булып, бригадирлар Тамара Брусянина, Рәмзия Харисова җитәкчелегендә 12 сыер савучы эшли. Беренче бригадада эшләүче Роза Хәмәдиева, Гөлназ Галиева, Мәгъфия Гәрәева, Фаина Җаббарова, Надежда Романова, Миләүшә Гатауллина (алмаш савучы) һәм икенче бригадада сыер савучылар: Лилия Җиһангирова, Маһира Зарипова, Андрей Марьин, Гөлназ Вәлиуллина, Энҗе Ахунова, Айгөл Динмөхәммәтова (алмаш савучы) берьюлы 20 сыер сава. Сөт исә турыдан-туры суыткычка җыелып бара. Анда ул 7-8 градуска кадәр суытылып, машиналарга тутырыла, сөт комбинатына җибәрелә.

- Аллага шөкер, эшебездән канәгать. Эш шартлары да, хезмәт хакы да яхшы, - ди әлеге хуҗалыкта 30 ел эшләүче Рәмзия Харисова. - Безнең хуҗалыкка эшкә керергә теләүчеләр күп. Әле менә бездә дә яңа килгән кешеләр эшли.

Яңа килгән дигәннәре, Күзкәй авылыннан яңа поселогына күчеп килгән Айгөл Динмөхәммәтова, икенче лагерьда эшләүче Әгерҗе районыннан килгән ирле-хатынлы Руслан, Кадрия Нөркәевләр. Алар, хуҗалык төзегән йортларга урнашып, биредә менә дигән итеп тырышып эшлиләр.

- Без бик канәгать! Җитәкчебез дә бик яхшы кеше. Авылга эшкә кайтырга теләүчеләрне йортлар белән тәэмин итеп, эш шартлары, хезмәт хаклары турында кайгыртып торучы җитәкчеләр сирәктер. Шуңа күрә тырышып эшләргә, безгә булган ышанычны акларга тырышабыз, - ди эш арасында 28 яшьлек сыер савучы Айгөл Динмөхәммәтова.

Хуҗалыкка читтән эшкә килеп, гаилә корып җибәрүчеләр дә бар икән. Әйтик, икенче бригадада эшләүче сыер савучы Андрей Марьин - шундыйлар исәбеннән. Ике ел элек Удмуртиядән килгән ир, биредә үзенең мәхәббәтен табып, гаилә корып җибәргән. Тормыш иптәше белән бергәләп алар хәзер ике ул үстерәләр.

Чыннан да, «Гигант»ка күпләр килергә тели. Моны җитәкче үзе дә әйтә.

Риф Имамов шулай ук быелгы планнары белән дә уртаклашып ала.

- Эшкә килергә теләүчеләр өчен быел тагын бер-ике йорт салып куярга ниятлибез. Аннары 400 баш малга исәпләнгән савым залын салабыз, 250 башка исәпләнгән фермага реконструкция ясау, орлык киптерү җайланмасын урнаштыру эшләре белән мәшгульбез, - диде ул.

Менә шулай эшләп яшиләр «Гигант» терлекчеләре. Эшләр, яшәр өчен барлык шартлары, бар мөмкинлекләре булгач, биредә эшләүчеләрнең йөзләреннән елмаю китми, кәефләре дә күтәренке. Киләчәктә дә, амин, шулай булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев