Фермер Миңнехановтан – орлыкка бушлай бәрәңге
Бәрәңге игү остасы буларак республикага танылган фермер Минталип Миңнеханов быел мәктәпләргә бушлай бәрәңге орлыгы бирә башлаган. "Мәктәп бакчасында күпме участокка бәрәңге утыртырга телиләр - орлык барысына да җитәчәк", - ди фермер үзе. Бүгенгә биш мәктәп орлыкны алып киткән инде. "Бу минем күптәнге хыялым иде инде. Балалар икенче икмәкне үз куллары...
Бәрәңге игү остасы буларак республикага танылган фермер Минталип Миңнеханов быел мәктәпләргә бушлай бәрәңге орлыгы бирә башлаган. "Мәктәп бакчасында күпме участокка бәрәңге утыртырга телиләр - орлык барысына да җитәчәк", - ди фермер үзе. Бүгенгә биш мәктәп орлыкны алып киткән инде. "Бу минем күптәнге хыялым иде инде. Балалар икенче икмәкне үз куллары белән үстерсеннәр, бу культураны игү серләренә төшенсеннәр һәм, гомумән, кечкенәдән үк эшләргә өйрәнеп үссеннәр дигән максатны күздә тотып эшлим бу гамәлемне", - ди Минталип Исмәгыйлевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев