Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермер Илдар Әшрәфуллин басуларында бәрәңге алалар

Бордыбаш авылы фермеры Илдар Әшрәфуллинның бәрәңге басуында без барганда гөрләп эш бара иде. Яулыкларын чөеп бәйләгән апалар да авылдашларына бәрәңге җыюда булышырга килгән. «Илдарыбыз бик әйбәт бит безнең, ел саен сезон вакытында кулдан килгәнчә шулай ярдәм итәбез. Үзе дә ачык йөзле, безнең белән бергәләп басуда эшли, хезмәтебез өчен вакытында түли»,...

Быел Әшрәфуллинның бәрәңге уңышы узган елдан югарырак - былтыр гектарыннан 150 центнер алса, быел ул күрсәткеч уртача 200 центнерга җитә. Без барган чәршәмбе көнгә 26 гектарлы басуның 13ен алганнар иде. Эшкә сентябрь башында тотынганнар, барысы 270 тонна икенче икмәк җыйганнар. Аның 100 тоннасы сатылган инде. Узган атнада Яр Чаллыга ярминкәгә чыкканнар, анда 10 тонна сатканнар. «Сарман трактында да, Төзүчеләр стадионындагы мәйданчыкта да торабыз. Әлбәттә, беренчесе безнең өчен уңайрак. Унбиш ел дәвамында анда үз клиентларыбыз барлыкка килде. Бәрәңгенең килограммы берәр ай элек 7-8 сум иде, бүген 10-11 сумнан сатабыз. Базар бәяне арттырса, без дә күтәрәбез. Табыш дисезме, кала инде яшәргә. Быел менә төзелеш чыгымнары булды әле. Әлбәттә, җитештерүчегә бәя югарырак булса яхшы да бит, сатып алучыга очсыз кирәк», - ди Илдар Нәгыймуллович. Фермер тагын якынча 200ләп тонна бәрәңгесен сатарга планлаштыра. Ә төзелеш дигәне - уңышны саклау өчен быел җәй генә 250 тонна сыйдырышлы яңа склад салып куйганнар. Объект фермер кесәсенә 2 млн сумга төшкән.

Басуда бәрәңге казу агрегаты таккан бер трактор, бер казу комбайны эшли. Бәрәңгенең башта эресен генә сайлап җыялар, вагын соңыннан җыеп чыгарга планлаштыралар. Апалар көненә якынча 6 сәгать эшли. Склад янында ук ачык һавада көндезге аш оештырылган. Бирегә электр үткәрелгән, аш әзерләү өчен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Фермер быел тагын бер төр эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаган - каз бәбкәләре алып үстерергә керешкән. Бүген 250 баш кошы бар. Алар да склад янындагы территориядә үлән арасында йөриләр. «Ике гектарга арпа чәчкән идек, вак бәрәңге дә күп. Шуңа күрә кош-кортны ашату проблема тудырмый. Азыкны әрәм иткәнче файдага булыр. Ләкин казларга су кирәк, башня казырга дигән уй да бар», - дип планнары белән уртаклаша Илдар. «Элегрәк каз асрау белән шөгыльләнгән бар иде, 100әр баш ала идек», - ди ул. Каз итен шулай ук ярминкәгә алып чыгарга уйлый фермер.

Әшрәфуллинның хезмәткәрләрен без бәрәңге тулы чиләкләре белән басуда фотога да төшереп алдык. Алар арасыннан Удмуртиядән килгән Алексей Ворожцовны аерым билгеләп үтте фермер. Галия Печникова, Зөбәрҗәт Каюмова, Эльвира Зарипова, Гөлчирә Минһаҗеваны элегрәк тә Әшрәфуллинның басуларында күргән бар иде, ел саен булыша торган кешеләр. Хамис Әхмәтҗанов, Раиф Хәбибуллин да шундыйлар рәтендә. Илдарның улы Йолдыз да әтисенең уң кулы, кайчан килмә - басуда. Фермерның бертуган апасы Нәгыймә Акчуакованы бәрәңге җыю чорына шәһәрдән махсус ял алып кайткан диделәр. Күренеп тора: күңелле итеп, үзара тату, матур итеп эшлиләр бәрәңге җыючылар. Шуңа күрә эш тә оешкан төстә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев