Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы басуында эш яңгыр яуганда да тынып тормый

Авыл хезмәтчәннәре бәйрәм дип тормый, ял дип тормый, басудагысын ындырларга, ындырдагысын саклау базларына озатырга ашыга. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында бәрәңге, чөгендер алынып беткән. Хәзерге вакытта тулы куәт белән кәбестә басуларында кызу эш бара.

- Бәрәңге уңышы яхшы булды. Гектарыннан 240 центнер уңыш алдык. Инде менә кәбестә дә сөендерә. Бер мең центнерга җитә уңыш күрсәткече, - ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

Кәбестә биредә барлыгы 50 гектар мәйданны били. Ерактан ук ап-ак булып күренеп торган кәбестә басуында эш кайный. Район халкы, көзге кояш нурларыннан күзләрен яшереп көлешә-көлешә, үзара сөйләшеп, җирдә тәгәрәп яткан, инде киселгән кәбестә чәкәннәрен трактор арбасына төйи.

- Сентябрьнең 18ендә кердек кәбес-

тә басуына, - ди «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы агроном-бригадиры Тәлгать Хәмидуллин. - Механика техникумы студентлары белән башлап җибәрдек эшне. Аннан педагогия институтыннан да килделәр. Һәр уку йорты белән 12шәр гектар җирдә кәбестә кисеп чыктык.

Газета хәбәрчесе хуҗалык эшчәнлеге белән танышканда басуда «бузони» сортлы кәбестә алалар иде. Бу сорт кәбестә кышка саклау өчен бик яхшы икән. Уңышны яшелчә базларына озаталар һәм шунда кышкылык өчен калдыралар.

- Көн дә 30-40 кеше чыга эшкә. Хәзерге вакытта басуга Кнәз авыл җирлегеннән килделәр. Икенче басуда Калмия, Боерган авылларыннан ярдәмчеләребез эшлиләр, - дип Тәлгать Миңзаһитович район халкының да уңыш җыюда катнашуын сөйләде.

Әлбәттә, уңыш җыю вакытында очсыз-кырыйсыз басуларда күмәк көч бәһаләп бетергесез. Дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә район хакимияте хезмәткәрләре дә кәбестә алышырга килгән. Район халкы килешү нигезендә эшли, 10 процентын кәбестә белән түлиләр, дип аңлатты хуҗалык агрономы Тәлгать Хәмидуллин.

Эш барышы белән танышырга дип хуҗалык басуына килеп төшкәч, мәдәният өлкәсендә дә, газетага хәбәрләр җибәреп торуда да бик актив Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузееваны күреп шаккаттык үзебез. «Татарстан» совхозы поселогы халкы - мәгариф өлкәсеннәнме ул, авыл советыннанмы, лаеклы ялдагылармы дәррәү басуга эшкә килгәннәр.

- Кояш елмаеп торганда өйдә дә, кабинетта да утырасы килми, шуңа күрә кәбестә чәкәннәрен арбага очыртып кына төйибез, - ди алар, көлешеп.

Тракторчы Александр Камышов - Мәләкәстән.

- Үз тракторым белән эшлим. Иртәнге 6 тулганда өйдән чыгып китәм, эш беткәнче басуда булам. Кичке 3-4ләргә кадәр эшлибез инде, - ди Александр Николаевич.

Уңыш җыю эше яңгыр яуганда да туктап тормый икән.

- Кояшлы, аяз көндә эшләве бик күңелле. Шулай да яңгырлы көннәрдә дә чыгабыз. Вакытында җыеп бетерергә кирәк уңышны, - дип аңлата «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы агроном-бригадиры Тәлгать Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев