Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Биклән»дә сыерларны музыка астында савалар

Урман чатындагы лагерьга көн кичкә авышканда Биклән ягыннан автобус килеп туктады. Аннан бер төркем савучылар төшеп, эш урыннарына таралдылар. Шофер Рәфкать Әлмөхәммәтов машинасын караштырган арада аның белән сөйләшеп алам. «Иртән һәм кич савучыларны эшкә алып киләм, авылга кайтарам, көтүчеләргә төшке аш илтәм. Эшем төгәл графикка куелган», - дип аңлатты ул....

- Бик тәртипле, төгәллекне ярата, - дип мактады аны терлекчелек комплексы башлыгы Людмила Михайлова. Җитәкче терлекчеләргә саву вакытына фураж җибәрде дә үзенең бүлмәсенә алып керде. Почмакта радиоалгыч тора, аннан салмак кына көй агыла. «Әллә сыерлар да музыка тыңлыйлармы?» - дип кызыксынам.
- Әйе, - ди Людмила. - Кышын рәисебез Рафаэль Хаматов кайсыдыр хуҗалыктан күреп кайткан. «Әйдәгез әле без дә сынап карыйк», - дип радиола алып бирде. Нәтиҗәсе бар. Сыерларыбыз музыка тыңлый-тыңлый сөт бирәләр, - дип аңлатты Людмила ханым.
Мин Людмила Федоровнаны элекке елларда гараж мөдире буларак механизаторлар арасында күреп ияләнгәнгә, эшне яхшы оештырып, механизаторлар белән уртак тел табуын белә идем. Хәзер аны яңа вазыйфада күргәч сорадым: «Сез белемегез буенча зоотехникмы әллә?» Сиземләвем рас килде. Ул Удмуртиядә Асаковский совхоз-техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге алган икән. Шуңа күрәдер, ихтимал, хуҗалык җитәкчесе аны комплекс башлыгы итеп куйган.
Җәйге лагерь тулысынча диярлек механикалаштырылган. Сөт үткәргечләр аша суыту чаннарына китә. Коллективта 24 терлекче, шуларның 9ы савучы-операторлар. Һәркайсына 60шар сыер беркетелгән. Валентина Кильганова, Зөлфия Ачилова, Флера Каюмова кебек тәҗрибәле, үз эшләренең чын осталары - савучылар янында яшьләр күренә: Лариса Тютина, Светлана Пчелникова, Роза Петуховаларны атый Людмила Федоровна. Алар апалары үрнәгендә малларны яратып карау һәм күп сөт алу серләренә төшенәләр. В. Кильганова, З. Ачилова тәүлеккә 1062 - 960 килограмм сөт җитештереп алгы сафта баралар. Машина белән саву операторлары арасында ир-егетләр дә күренә. Узган ел Сергей Чупрушкин бер төркем таналарны карап-тәрбияләп сыер итеп үстергән. Хәзер шуларны бозаулатып, машина белән мөстәкыйль сава, матур нәтиҗәләргә ирешә. Шушы ук тәртиптә Людмила Федоровна үзе дә бер төркем тана туплап, каплатып, сыерлар итеп әзерләве турында сөйләде. Уңган кешедән барысы да була. Киләсе елдан көтүгә 113 баш сыер киләсен әйтте.
Көтүне яңарту белән бергә малларны вакытында ашату-эчертүгә дә зур игътибар бирәләр. Көтүчеләр Зәйни Насыйров, Александр Петров, Сергей Кильганов, сыерларны табигый яшел үләндә, күпьеллык үлән басуларында иртәнге сәгать 7дән кичке 16га кадәр көтәләр. Утарга алып кайткач, төнгә һәр сыерга 30ар килограмм яшел азык һәм 5 килограмм фураж бирелә. Савым сыерларга шактый күләмдә коры барда өстәлә. Менә шундый рацион белән ашату нәтиҗәсендә «Биклән» җитештерү кооперативы 14 августта һәр сыердан көн саен 15,6 килограмм сөт җитештерә иде. «Алабуга сөте» җәмгыятенә көнгә 5,8 тонна яхшы сортлы сөт озатты. Хуҗалык кассасына төп акча кереме сөттән булганлыктан, «Биклән»леләр башка елларга караганда сөтнең сыйфатын тагын да яхшырту һәм күләмен арттыру өчен нык тырышалар. Хәтта музыканы да эшкә җиккәннәр. Максатчан эшләре уңыш китерер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев