Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчүгә керештек

Районда язгы чәчү кампаниясе старт алды. Берничә хуҗалыкта иртә культуралар чәчүгә чыктылар. 

Беренчеләрдән булып якшәмбе көнне «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре арпа, шикәр чөгендере чәчүгә кереште. Бүген пландагы 3,3 мең гектар мәйданның 68 гектарына татлы тамыр орлыгы кертелде. Дүшәмбе көнне «Р-Агро» хуҗалыгында да арпа чәчә башладылар. «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгы кишер чәчәргә кереште. «Быел беренче тапкыр сынау өчен 4 гектар чәчеп карыйбыз», – дип белдерде хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов.
Район басуларында көзге культураларга ашлама кертү берничә көн элек тәмамланды. Күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру эше дәвам итә. Бүгенгә 3,8 мең гектарга якын мәйданда, ягъни планның 28 процентында, чәчүлеккә минераль ашлама кертелгән. Шушы көннәрдә 21 мең гектар мәйданны тырмалап чыгу бурычы тора. Бүгенгә 51 мең гектар, ягъни барлык мәйданның 70 проценты тырмаланды. «Иң мөһиме – кыска вакыт эчендә туңга сөрелгән туфракны, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне дым белән каплату», – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов. 
Район башлыгы Фаил Камаев ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зариповны чәчү кампаниясе барышын, агротехник чаралар үтәлешен конрольдә тотучы итеп билгеләде. «Галимҗан Сәетҗановичның киңәшләре бик урынлы булыр», – диде Фаил Мисбахович. Галимҗан Зарипов районда билгеле шәхес, үз гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган абруйлы кеше. Аны райондашлар элеккеге «Ворошилов» хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән еллардан белә.
Без Галимҗан Зарипов белән «Р-Агро» хуҗалыгына чыктык. Биредә хуҗалык хезмәтчәннәре яңа чәчү комплексын сыный. Аны быел гына «Агромастер» фирмасыннан сатып алганнар. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйповның сүзләренчә, югары технологияләргә күчү җитештерүне һичшиксез күтәрәчәк. 
Арпаны төшке аштан соң чәчә башлаганнар. Бу культура хуҗалыкта 720 гектар мәйданны биләячәк. Әлегә чәчү 50 гектарда башкарылган. 
Басуда бер шушы комплекс кына эшли. «Аның колачлау мәйданы 7х20 метр. Бер көн эчендә 70 гектардан артык мәйданны чәчеп чыга ала», – ди хуҗалыкның баш агрономы Газинур Нурмөхәммәтов.
Штурвал артында 20 елга якын эшләүче тәҗрибәле механизатор Сергей Бобылев. «Мондый комплекста эшләү үзе бер рәхәт», – ди ул.
Комплекс универсаль: ашлама кертә, чәчә, культивацияли һәм катоклый. «Шушы дүрт эш арасындагы вакыт аермасы минималь. Бу дымны саклап калу өчен бик мөһим. Комплекс шулай ук өч тракторны һәм биш кеше хезмәтен алыштыра», – ди Газинур Нурмөхәммәтов.
Басуларга гектарына 80 килограмм исәбеннән ашлама кертелә. «Үсемлекләр куаклану чорында тагын бер кат ашланачак», – диләр белгечләр.
Галимҗанов Зарипов туфрактагы дым дәрәҗәсен карады. «Кар күләме туфракның өстәмә дым алу мөмкинлеген булдырды. Туфракта дым күләме җитәрлек. Әмма төнлә суык, катырып та ала. Бу дымны югалтуга китерә», – дип белдерде ул. Ә, гомумән, районнан килгән җитәкченең эш барышына дәгъвасы булмады.
«Р-Агро» хезмәтчәннәре арпа чәчүне дүрт-биш көндә тәмамларга планлаштыралар. Ике-өч көннән солы, вика культураларын чәчә башларга уйлыйлар. Быел хуҗалыкта кәбестә рассадалап утыртылмый, агрегат ярдәмендә чәчеләчәк, – ди баш агроном.
Гомумән, хуҗалыкта быел 1710 гектарда бөртекле культуралар игү планлаштырылган. 1200 гектарны күпьеллык үләннәр биләячәк, калган 150 гектар яшелчә культуралары өчен исәпләнгән. Бүген көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау эше тәмамланды. 400 гектарга якын мәйданны тырмалыйсы кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев