Якты юл
  • Рус Тат
  • Җәй яме – кырларда

    Районда тулы куәтенә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә район буенча терлекләрне кышлату өчен 27 мең тонна сенаж, 12 мең тонна печән hәм 73 тонна яфраказык әзерләнде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. Хуҗалыклар берьеллык үләннәргә керештеләр. Белгечләр фикеренчә, бу саннар чик түгел. Тукайлыларның кышка җитәрлек азык әзерләү мөмкинлекләре зур. Бер баш шартлы терлеккә 10,8 берәмлек азык туры килә. Республика күләмендә бу күрсәткеч уртача 10,9 берәмлек. Терлек азыгы әзерләү буенча без республикада яхшылар рәтендә. Моңа быелгы hава торышы да, урыннарда эшне югары дәрәҗәдә оештыру да уңай йогынты ясады.

    Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгында да бүген берьеллык үләннәрне чабалар. Бу эшкә заманча «Macdon» комбайны, «Doits», «МТЗ» тракторлары, «КАМАЗ» машиналары җәлеп ителгән. Аларның җитештерүчәнлекләре көнгә уртача 70-80 гектарга җитә. Руль артында белемле, тәҗрибәле механизаторлар. Әлеге хуҗалыкка нигез салынганнан бирле эшләүче Илдар Таhиров, әйтик, бүген үзенең эшеннән бик канәгать.
    – Шөкер, үләннәр мулдан. Эшләве рәхәт. Техника яңа, төзек. Хезмәт кешесе өчен тагын нәрсә кирәк? Өстәвенә, җитәкчеләр безнең өчен ут йотып тора. Үзләре дә иртә таңнан алып караңгыга чаклы басуда. Кырга килеп тәмле итеп ашаталар. Хезмәт хакы да җитәрлек, – дип сөйли Илдар Таһиров. 
    Биредә кадрлар кытлыгы күзәтелми. Һәрбер техниканың үз механизаторы. Алар эшсез тормый. Барысы да басуда. 
    Хуҗалыкка гаиләләре белән читтән килеп эшләүчеләр дә шактый. Әйтик, Башкортстаннан килгән Винокуровлар гаиләсе. Ире Владимир механизатор, хатыны Елизавета хуҗалык ашханәсендә эшли. 
    – Мондый эшебез булганга бик куанабыз. Көн дә зур теләк белән бирегә ашыгабыз, рәхәтләнеп, бар күңелебезне биреп эшлибез, – диләр беравыздан Винокуровлар.
    Хуҗалыкның 3 мең гектар мәйданны биләгән чәчүлек җирләре бар. Быел 3,5 мең тонна сенаж, 700 тонна печән, 5 тонна яфраказык әзерләнгән. Соңгысын тагын 3 тонна әзерләргә планлаштыралар. Һава торышы уңай торса, үләннәрне икенче кат чабу да көтелә. Чөнки кышын терлекләргә баланслы сыйфатлы ризык җитәрлек булса, үзләренең җаннары да тыныч булачак. Шуңа күрә hәр хезмәткәр булган мөмкинлекләрдән файдалану кирәклеген аңлап эш итә. 
    Эш барышында терлек азыгын әзерләү технологиясен дә җитди үтиләр. Әйтик, белгечләр печәнне кичен һәм төнлә чабу яклы. Болай иткәндә ул коелмый. Сусыллыгын да, туклыклылыгын да югалтмый. Бар витаминнары саклана. Маллар да андый азыкны яратып ашый.
    Бүгенге көндә Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгында 1 меңнән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 360ы савым сыерлар. Араларында югары күләмдә сөт бирүчеләре бар. Югары продукция бирә торган токымлы маллар, белгәнебезчә, аеруча игътибар сорый. Терлекләрне тиешенчә тукландырганда гына алардан файда алып була. Ә терлекчелек, үз чиратында, хуҗалыкның төп табыш чыганагы булып тора. Хезмәт хакы да, социаль мәсьәләләрне хәл итү дә, әлбәттә, шуңа бәйле.
    – Кешеләр авырмаса, техника ватылмаса, эшләве рәхәт инде. Менә әле бер чапкычыбыз ватылды. Германиядән запчасть көтәбез. Ә, гомумән алганда, быелгы эш барышыннан канәгатьбез. Мин хезмәткәрләребезгә бик рәхмәтле, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Илнар Кадыйров. 
    Бүген хуҗалыкта параллель рәвештә урып-җыюга әзерлек бара. Уракка биредә июль ахырында төшәргә ниятлиләр.

    Артур Ибаев фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: