Уру, сөрү һәм чәчү вакыты
Июль ахырында һәм август башында һава шартлары начар булу эшләрне тоткарлады. Бүген урып-җыю һәр хуҗалыкта тулы куәтенә бара. Соңгы көннәрдә урнашкан яхшы һава торышы игенчеләргә һәр сәгатьне нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге тудырды. Бүген аграрийлар төп игътибарны бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга һәм уҗым культураларын чәчүгә юнәлтә.
Бүгенгә район буенча 10 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алынды, бу планның 23 проценты. 41,9 мең тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Бер гектардан алынган уңыш уртача 42 центнер тәшкил итә. Көненә уртача 1000-1500 гектар мәйдан урып-җыела. Белгечләр фаразлавынча, уракны тәмамлау өчен ким дигәндә тагын 20 аяз көн таләп ителә.
Бүген район басуларында 90 комбайн, 250гә якын йөк машинасы эшли. Игенчеләрнең эш вакытлары иртәнге сәгать 8дә башланып, төнге 12дә тәмамлана, аерым хуҗалыкларда төнге 1гә кадәр эшләүчеләр дә бар.
Кызу урак чорында механизаторларны матди кызыксындыру – мөһим чара. Җиде көнлек нәтиҗәләре буенча якын арада алдынгыларны бүләкләү көтелә. Премияләр, комбайн маркаларына карап, төркемләп тапшырылачак.
Бөртеклеләрдән кала, «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре борчак уңышы җыюга кереште. Уңдырышлык 28 центнер тәшкил итә. «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге ала башладылар. Җитәкчесе Илдар Әшрәфуллинның сүзләренчә, гектарыннан 260 центнер уңыш чыга.
Игеннәр җыеп алынган участокларда җирне эшкәртә баралар. 1500 гектар җир туңга сөрелгән.
Быелгы уңышны кайгырту белән берлектә, игенчеләр киләсе ел уңышына да нигез сала башладылар – көзге чәчүгә керештеләр. Бу эшкә керешүчеләр – «Кама» агрофирмасы, «Ярыш», «Гигант» хуҗалыклары, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы. Уҗым культуралары 1000 гектарда чәчелде инде.
Быел районда көзге культуралар өчен 12 мең гектар мәйдан бүленгән. Сүз уңаеннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәчү кампаниясен 5 сентябрьгә кадәр төгәлләү максаты куйды.
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы узган ел Калинино авылы янәшәсендә урнашкан, 27 ел ташландык хәлдә яткан 470 гектар җирне сөреп, көзге бодай чәчкән иде. Бүген хуҗалык игенчеләре әлеге басу уңышын җыя. Беренче ел чәчелгән җир өчен уңыш югары – гектарыннан уртача 45 центнер.
– Белгәнебезчә, быелгы һава шартлары аркасында урак соңга калды. Әмма, шуңа да карамастан, эшне оешкан төстә алып барырбыз, урып-җыю былтыргыдан күпкә соңга калмас, югалтулар күп булмас дип уйлыйм. Механизаторларыбызга зур рәхмәт, тырышалар, тоткарлыксыз, караңгыга кадәр эшлиләр. Күреп торасыз, техника туктап тормый. Вакытны әрәм итмәс өчен, төшке һәм кичке ашны да кырга алып киләбез, ягулык та басуга китерелә, – ди хуҗалык идарәчесе Махмурахман Миңнехуҗин.
Хуҗалык амбарына 20 процент дымлылык белән 936 тонна ашлык кайтарылган. Икмәк тулысынча бөртек киптерүче җайланма аша узган. Әлеге җайланма сәгатенә 45 тонна үткәрүгә сәләтле. Бу көннәрдә ул тулы куәтенә эшли.
Җыеп алынган уңышның сыйфатып кайгыртып, хуҗалыкта дүрт заманча ашлык саклау комплексы төзи башладылар. Аларның өстенлеге шунда – ашлыкның дымлылыгы һәм температурасы һәрдаим контрольдә тотыла. Конструкция һава кермәслек итеп тышланган, әмма даими җилләтелеп тора. Һәрберсенең биеклеге – 18, киңлеге 16 метр, сыйдырышлыгы исә 1300 тонна. Хуҗаның әйтүенчә, банка формасындагы әлеге корылмалар октябрь ае азагына әзер булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев