Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукайлыларның урыны түрдә

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган республикакүләм тантаналы чара Казанның «Корстон» комплексында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантанага тармак ветераннары, югары казанышларга ирешкән районнарның агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары, барлыгы 700дән артык кеше чакырылган иде. Алар арасында Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация дә бар иде. Бу мәртәбәле бәйрәмдә тукайлылар игътибар үзәгендә булды. Быел Тукай районы бөртеклеләрнең тулай җыемы (175 мең тонна) һәм һәр гектардан чыккан уртача уңыш (40,4 центнер) буенча иң югары нәтиҗәләргә иреште.

    Басу-кырларда бүген дә кызу эш дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре киләсе ел уңышын кайгыртып, туңга сөрү белән мәшгуль, шулай ук кукуруз, чөгендер, яшелчә уңышын җыю бара. Әмма республикада әлеге тармакта армый-талмый хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәмен олылап бәйрәм итү традициясе быел да кабатланды.
    Республикабызның барлык районнарыннан килгән кунакларны елдагыча хөрмәтләп каршы алдылар. Татар хатын-кызлары яңа пешкән камыр ризыклары, чәкчәк һәм кайнар чәй белән сыйлады. Икенче якта бабай һәм аның оныгы өздереп гармун уйный. Җанга якын басу фонында кунаклар теләгәнчә фотога төшәләр, хезмәттәшләре белән күрешәләр, әңгәмә коралар.
    Алар янына республика җитәкчеләре дә үтә. ТР президенты Рөстәм Миңнехановка Тукай районы басуларында үскән быелгы уңыштан пешерелгән икмәкне сузалар. Гади икмәк түгел – Җиңүче икмәге, өстенә матур итеп : «Тукай районы», «175 мең тонна ашлык» дип язылган.
    Залда тукайлыларның урыны түрдән. Делегация 16 кешедән тора: район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Раушан Харисов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалагы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин, 
    «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов, «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, «Р-Агро» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов, «Тукай азык-төлек корпорациясе» җитәкчесе Илдус Әхмәтов, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Кадыйров.
    Фаил Камаев бу хуҗалыкларны Тукай районының тоткасы дип атый. Алдынгы карашлы бу житәкчеләр заманча фикер йөртә һәм алга карап эш итә. Тукай районы игенчелек буенча абсолют лидер. Терлекчелек курсәткечләре, җитештерү күләмнәре буенча да күрсәткечләр кызарырлык түгел.
    ТР президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармагы дип билгеләп үтте. Бүген биредә хәлиткеч үзгәрешләр күзәтелә. Авыллар, эш урыннары сакланып калды. Соңгы елларда терлекчелек комплексларын төзү, техникаларны яңарту, гаилә, фермер хужалыкларының артуы күзәтелә. Аларга ярдәм итү буенча дәүләт программалары гамәлдә. Бу авыл халкының социаль-көнкүреш хәленә һичшиксез уңай йогынты ясый. «Игенчеләребезнең урып-җыю вакытында күрсәткән фидакарьлекләре алдында баш иябез. Һава шартлары катлаулы булуга карамастан, быел 4,4 миллион тоннадан ашлык җыюга ирештек!» – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент 2,5 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алу, 527 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерү перспективасы булуын билгеләп үтте. Шулай ук республиканың берничә ел дәвамында Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы позицияне саклавын ассызыклады.
    Алга таба сәхнәгә алдынгыларны чакырдылар. Президент кулыннан хөкүмәт бүләге алучылар арасында Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның ферма мөдире Рәсимә Барбашова бар. Ул «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу ханым үз гомеренең 38 елын терлекчелек тармагын нәтиҗәле итүгә багышлаган. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бүген Тукай районында гына түгел, республикада алдынгылар рәтендә йөри икән, монда Рәсимә Барбашова кебек алдынгыларның роле зур.
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, киләчәктә дә җитештерүне үстерү һәм яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын модернизацияләү һәм әзер авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча армый-талмый эшләргә чакырды.
    Авыл хезмәтчәннәре өчен республиканың сәнгать осталары чыгыш ясады.
    Район үсешенә үз өлешләрен керткән авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен олылау, хөрмәтләү моның белән чикләнми. Башта хуҗалыкларда, 24 октябрьдә район күләмендә алдынгыларны хөрмәтләү өчен махсус чара оештырылачак. Быел әлеге бәйрәм тагын да купшырак булачак.

    Марсель Бадыкшин фотосы.

    Ренат Хәсәнов, 
    район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:

    – Бу олуг бәйрәмдә 365 көнгә сузылган фидакарь хезмәтебез өчен рәхмәт сүзләре ишеттек, котлаулар кабул иттек. Чынлап та, бу Тукай районы аграрийлары өчен лаеклы җиңү – казанышларыбыз бихисап. Узган ел белән чагыштырганда 40 мең тоннадан күбрәк ашлык җыеп алынды. Тәүлек эчендә тулаем савылган сөт күләме – 81 тонна, бу күрсәткеч ел башы белән чагыштырганда 21,8 тоннага артыграк. 2019 елда 1692 тонна мөгезле эре терлек, 42,4 мең тонна дуңгыз ите, 60,6 мең тонна кош ите җитештерелде. Актив рәвештә терлекчелек комплексларын модернизацияләү бара. «Ярыш», «Гигант» хуҗалыкларында, «Ирек» җитештерү кооперативында, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында яңа саву заллары сафка басты. Савылган сөт күләмен арттыруны күздә тотып, районга Венгриядән югары продуктлы 448 баш нәселле терлек кайтты. 2019 елда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программалары хисабына Тукай районы 65 миллион сумнан артык субсидия алуга иреште. Техника паркларын яңарту да игътибар үзәгендә. 2019 елда гына 8 трактор, бөртек суктыручы 4 комбайн, 4 чәчү комплексы, 2 орлык киптерүче машина һ.б.лар алынды. Һичшиксез, горурланырлыгыбыз бар. Әмма бу чик түгел. Киләсе елга да шул ук дәрәҗәне тотарга, яңа үрләр яуларга планлаштырабыз.

     

    Минталип Миңнеханов,
    Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе:

    – Мондый югары нәтиҗәгә без уртак тырышлык белән ирештек. Безгә – тынгысыз һәм авыр хезмәт ияләренә ихтирам күрсәтү зур бәхет. Без бит изге хезмәт башкарабыз, кешеләр өстәленә ризык җиткерәбез. Әлеге зур тантанада тукайлыларның игътибар үзәгендә булуы белән горурланам. Күпләр мондый дәрәҗәгә җитүнең серен сораштылар. Беренче чиратта, бу – фидакарь хезмәт, икенчедән, барлык агротехник чараларны вакытында үтәү. Район башлыгы Фаил Камаевның да роле зурдан – Тукай районын лидер итү өчен ул күп көч куйды. Яздан бирле иртә таңнан басуларга чыга, игенчеләр белән сөйләшә. Иң мөһиме, ул үзе дә җир кешесе, авыл хуҗалыгын төптән белүче җитәкче.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: