Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукайлылар уракка төште

    Үткән җомгада Тукай районы игенчеләре уракка төште. Узган елдагыча, аңа старт «Гигант» хуҗалыгының көзге бодай басуында бирелде. Гигантлылар артыннан бөртеклеләрне суктыруга «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыкларында, «Биклән» җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасында керештеләр. Бүгенгә районда 306 гектар мәйданнан 991 тонна ашлык җыелды. Белгечләр фикеренчә, быел уңыш бик мулдан. 

    Уракка старт бирелүнең дулкынландыргыч мизгелләрен район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов белән берлектә калган хуҗалык җитәкчеләре дә бүлеште. 
    – Аграрийлар өчен ел уңышлы килде. Мул уңыш үстерү өчен барлык агротехник чаралар да вакытында үтәлде. Гектарыннан 40 центнердан да ким булмаган уңыш алуга өмет итәбез. Безнең алда 1500 гектар мәйданнан уңыш җыеп, амбарларга урнаштыру бурычы тора. Урып-җыю чорында басуда 7 бөртек суктыручы һәм 2 чабучы комбайн эшләячәк. Һәрбер комбайнга механизатор һәм ярдәмче беркетелде. Урып-җыю бригадасын һәр басуда алты Камаз машинасы озатып йөри. Ашлык чистарту, киптерү техникалары ремонтланды, икмәк саклау складлары калдык бөртекләрдән арындырылды, дезинфекцияләнде. Быел 4 мең тонна икмәк сыйдырышлы ашлык склады төзелде. Уракны уңышлы уздыру өчен бернинди каршылыклар да юк. Аллаһы Тәгалә яңгырсыз көннәр китерсен, икмәкне кыска вакыт эчендә, югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеген бирсен генә. Хәерле сәгатьтә! – диде Риф Имамов. 
    Чәршәмбе көнне теземнәргә салынган көзге бодайны өч «Акрос» комбайны иртәнге сәгать 10:00 да суктыруга кереште. «Гигант» хуҗалыгы алты ел рәттән уңышны аерып җыюны өстен күрә. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, җыелган уңышның күпчелек өлеше орлыкка салына. Шуңа күрә гигантлылар бөртекнең дымлылыгына аерым әһәмият бирә. Әйтик, суктырып алу мизгелендә бөртекләрнең дымлылыгы 23,5 процент тәшкил итә иде. Белгечләр сүзләренчә, бу яхшы күрсәткеч. 
    «Гигант»та эш компекслы оештырылган. Бөртек суктыручы комбайннар артыннан ук прессланган салам төргәкләре тезелеп китте. Озак та үтми, саламы җыелган участокларга туфрак эшкәртүче агрегат таккан трактор керде. Агротехника кагыйдәләре буенча урак һәм туңга сөрү аралары 7-10 көннән дә артмаска тиеш. 
    Биредә үк аграрийлар өчен көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – көзге чәчү турында да фикер алыштылар. Башка районнар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, соңга калып чәчү күп югалтуларга китерде. Көзге культуралар һәлак булды, яз көне янәдән чәчәргә туры килде. Бәхеткә каршы, Тукай районында яңадан чәчелгән мәйданнар юк дияргә була. Белгечләр аграрийларга көзге чәчүне август аенда ук тәмамларга киңәш бирде. 
    Механизаторларның хезмәт хакы һәм матди кызыксындыру чаралары турында да сөйләштеләр. Билгеле, комбайн маркасы, ургыч киңлеге һәм эшләнгән смена белән бәйле бәяләр төрле. Әйтик, бер тонна суктырылган бөртеккә иң күп акчаны «Енисей» комбайнында эшләүче механизатор ала – 78,39 сум. Иң азы – «Лексикон» комбайнында эшләүчеләргә – 25,84 сум. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, механизатор 100 тонна суктырып, көненә уртача 4-5 мең сум акча эшли ала. Риф Имамов, комбайннарның хезмәт итү вакытын да искә алырга өндәде. Иске техникада эшләүче механизаторны кызыксындыру чаралары да күрелергә тиеш, диде ул.
    Сүз уңаенан, кызу урак чорында районның бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр дә үз өлешен кертәчәк. Елның-елында алар ашлыкны кабул итү, чистарту, урнаштыру кебек эшләрдә катнаша. Озак еллар дәвамында матур традициягә әйләнгән бу мөһим эштән өлкәннәребез дә, мәктәп укучылары да читтә калмаячак. Җәйнең бер көне елны туйдыра торган җаваплы да, киеренке дә чак.

    Рөстәм Зәкиев фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: