Терлекләр сәламәтлеге – кешелек сәламәтлеге
16 сентябрьдән 27сенә кадәр республикада котыру чиренә каршы ункөнлек барды. Аның кысаларында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре эре хуҗалыкларда, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары үткәрделәр – терлекләрдән кан алдылар, вакцинация ясадылар. Шәхси ихаталарда асрала торган хайваннар да читтә калмады. Районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова белән берлектә без дә, урыннарга чыгып, әлеге эш барышы белән танышып кайттык.
Беренче тукталыш – Новотроицкое авылы. Ул Кнәз ветеринария пунктына карый. Әлеге пункт 15 авылдагы маллар өчен җаваплы. Шуңа өстәп, ул 8 хуҗалыкны да үз эченә ала. Пункт җитәкчесе – Җәлил Әбделмәнов. Биредә ветеринария хезмәтен врач-эпизоотолог Ирина Сафиуллина hәм ветеринар-фельдшер Роза Гусенкова күрсәтә.
Авылга килгән көнне без Роза Гусенкованы «Рябоконь» крестьян-фермер хуҗалыгында очраттык. Ул биредә малларга котыру авыруыннан вакцина ясау белән мәшгуль иде.
– Эшебез җиңелләрдән түгел. Мал белән эшләү өчен зур көч, сабырлык, аеруча игътибарлы булу кирәк. Ветеринария бит ул терлекләр сәламәтлеген генә түгел, кешелек сәламәтлеген дә кайгырта. Мал саулыгын саклау, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү безнең өстә, – дип каршы алды безне Роза Рәисовна.
Һөнәренең мөhимлеген Роза Рәисовна яхшы аңлый, аның эш тәҗрибәсе дә шактый – 1986 елдан ук башлана. Ветеринария хезмәтенә мәхәббәт Роза ханыма нәселдән күчкән. Бабасы Биктимер Габидуллин Мөслим районында күп еллар ветеринар-фельдшер булып эшләгән. Аның эшен дәвам итеп, Розаның әтисе Рәис тә әлеге hөнәрне сайлаган. «Башкарган эшемне яратам, малның hәрберсе миңа кадерле», – дип сөйли ул.
– Котыру бик куркыныч авырулардан санала. Ул кыргый хайваннарда да, терлекләрдә дә еш очрый. Чирне таратучылар – төлкеләр, енотлар, тычкансыман кимерүчеләр. Котыру чирен кисәтү дигәндә төп эш булып йорт хайваннарын hәм хезмәттә файдаланыла торган хайваннарны тәртиптә тоту, җәнлекләргә тиешенчә вакцина ясау күздә тотыла,– дип аңлата ветеринар-фельдшер Роза Гусенкова.
Вакцина ясаудан тыш, үлем куркынычы тудыра торган әлеге вирус турында авыл халкы белән әңгәмәләр алып барыла. Шунысы куанычлы, мал табибларының тынгысыз хезмәтен авыл халкы яхшы аңлый, малларга вакцинация ясауны чыннан да кирәк дип саный. Әйтик, Мусабай Завод авылында күпләп мал асраучы Таhировлар гаиләсе дә ветеринар табибларның хезмәтен югары бәяли.
– Без күпләп мал тотабыз. Өч савым сыер, тана, бозау, сарыкларыбыз бар. Кош-кортларыбыз да бик күп. Ни булса да, беренче чиратта ветеринар табибка мөрәҗәгать итәбез. Көн-төн димиләр, малларыбыз янына киләләр дә җитәләр. Малны тиешенчә карыйлар, авыруның сәбәбен ачыклыйлар, төгәл диагнозны куялар. Кирәкле дәвалауны да билгелиләр. Бер тиен дә акча сорамыйлар. Үзебезнең мал табибларыбыз Җәлил Әбделмәновка, Ирина Сафиуллина hәм Роза Гусенкова рәхмәтләребез чиксез, – ди ул.
Без Иске Абдул авылының ветеринария участогында. Аны Рафис Бикмөхәммәтов җитәкли. Биредә бу өлкәдә хезмәт стажы 20 елга якын булган Лениза Шәйдуллина ветеринар-фельдшер булып эшли. Без килгән көнне ул шәхси йортларны йөреп, этләргә hәм мәчеләргә котыру авыруына каршы прививкалар ясый иде.
– Малларга вакцинация ясау турында авыл халкына берничә көн алдан хәбәр итәбез. Һәрбер йортка кереп, вакцина турында сөйлибез. Һәр малның ветеринария паспорты бар, шул документта вакцинация ясау көне теркәлә. Нигездә, халык профилактика чараларының кирәклеген аңлый, вакцинадан баш тартмый, шулай да араларында каршы торучылар да бар. Бүген 10 эткә hәм 17 песигә котыру авыруына каршы вакцина ясадык, – ди мал табибы.
Әле моның белән генә эшләре тәмамланмый. Бүген көндез Иске Абдул авылында булсалар, кичке якта Мерәс авылына чыгачаклар. Аннары профилактик эшләр Сәмәкәй, Иректаң, Торнаташ авылларында дәвам итәчәк.
Чиратта – Теләнче Тамак ветеринария участогы. Бу пункт 14 авылга hәм 6 авыл хуҗалыгы оешмасына ветеринария хезмәте күрсәтә. Пунктның җитәкчесе Рәмис Мингалиев, ветеринар-фельдшер булып Илдус Мирзашәрипов hәм Энҗе Шаһиева эшли. Бүгенге көндә участок буенча 424 баш мөгезле эре терлеккә, 974 баш мөгезле вак терлеккә котыру авыруына каршы вакцинация ясалган.
– Йогышлы авырулар калкып кына тора. Халык шуны да истә тотсын иде: урманнарда кыргый хайваннарны очраткан чакта аеруча сак булу кирәк. Ихатага хуҗасыз хайваннарны алып кайту катгый тыела. Караучысыз этләр hәм песиләрне сыйпарга ярамый. Хайваннар тешләгән очракта тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип кисәтә 20 елдан артык ветеринар-фельдшер булып эшләүче Энҗе Шаһиева.
Соңгы тукталыш – Түбән Суыксу ветеринария участогы. Биредә 2016 елда гына яңа пункт төзелгән иде. Шул вакыттан бирле тәҗрибәле табиб Азат Сөләйманов әлеге участокка беркетелгән малларның сәламәтлеген кайгырта. Бүгенге көндә Азат Арифуллович, лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан эшен төгәл башкара.
– Мал яныннан киткән юк. Элек пыяла шприцлар кулланып эшләсәк, хәзерге эшебез җайланды. Экоматик – вакцина ясый торган аппарат кулланабыз. Тиз дә, уңайлы да, – дип сөйли ул.
Ветеринарлар хуҗалыкларда асрала торган барлык терлекләргә дә вакцина ясауны планлаштыра. Райондагы эпизоотик хәлнең иминлеген саклап калу өчен бу бик мөhим. Бүгенге көндә авыруны булдырмау максатыннан районда 3000нән артык данәдә саклык чаралары язылган белешмәлекләр таратылган. 7000нән артык баш мөгезле эре терлеккә, 5500дән артык баш мөгезле вак терлеккә, 600гә якын артык баш атка, 2575 эткә, 2501 песигә вакцинация үткәрелгән. Эшләр дәвам итәчәк, ди районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев