Сыйфатлы орлык – уңыш нигезе
Новотроицкое авыл жирлегендә урнашкан Йолдыз Кормашев исемендәге югары технологияле орлык заводында агроконференция узды. Конференциянең төп темасы – агротехник таләпләрне үтәү һәм игенчелектә заманча технологияләр куллану. Чарада Тукай районы хужалыкларының җитәкчеләре һәм авыл хужалыгы белгечләре катнашты. Кунаклар арасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Агрокөч» АҖ баш технологы Булат Шакиров, ТР буенча «Россельхозцентр» җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин да бар иде. Очрашуда язгы чәчүне унышлы башкарып чыгу аспектларын карадылар.
Бүгенге көндә орлык материалының сыйфаты – актуаль тема. Якынча 10-15 көннән соң аграрийлар өчен кызу чор башлана – язгы чәчү кампаниясе старт ала.
Орлык заводы элиталы орлыклар белән генә эшли. Орлык чималы Россиянең фәнни-тикшеренү институтларында тикшерелә, һәрбер партия сертификацияләнә.
Җиде ел эчендә предприятие 353 тонна орлык чималы кабул итте. Завод Агрокөч төркеме җәмгыятенә кергән агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итә. Предприятие, республикадан тыш, Россия төбәкләре һәм чит илләр белән дә эшли. Орлык заводын чын мәгънәсендә технология горурлыгы дип атарга була. Чөнки орлык эшкәртү, саклау күләме һәм югары технологияләр куллану буенча аңа республикада гына түгел, Россиядә дә тиңнәр юк.
– Бүгенге көндә әзер продукция складында 840 тонна горчица, 265 тонна рыжик, 90 тонна рапс, 366 тонна люпин, 5 мең тонна көзге бодай, 11 мең тоннадан артык язгы бодай, 23 тонна соя, 222 тонна борчак, 9 мең тоннадан артык арпа саклана, – ди завод директоры Айбулат Якупов. Бүген 8 мең тонна язгы культуралар орлыклары сатылган.
Конференция барышында орлык чималын элиталы орлыкка кадәр житкерү этаплары белән таныштырдылар. Заводның тәүлеккә 3 мең тоннадан артык орлык чималы кабул итү мөмкинлеге бар. Линиягә төшкән орлыклар беренчел чистартуга җибәрелә. Беренче кат чистартылганнан соң орлык киптерелә. Аннары орлык саклау башняларына озатыла. Кышкы чорда орлык калибрлана. Бер сәгать эчендә 30 тонна орлык зурлыгы, озынлыгы, киңлеге, йомрылыгы һәм авырлыгы буенча бүленә. Барлык этапларны үткән бөртек агулана.
Конференция барышында орлык заводының лабораториясе эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бөртекләр кабул ителгәннән башлап чәчүгә һәм сатуга чыгарылганчы лабораториядә конрольдә тотыла. Һәрдаим бөртекнең чисталыгы, дымлылыгы, тишелеше тикшерелеп тора. Биредә 10 минут эчендә бөртекнең тишелеш дәрәжәсен билгеләргә мөмкин. Барлык этапларның күрсәткечләре дә компьютер программасына нигезләнә.
Заводта Даниядән кайтарылган орлыкларны төсе буенча аера торган фотосепаратор эшли. Әлеге машина бөртекләрнең тулысынча сәламәтләрен генә калдыра. Җитештерүчәнлеге – сәгатенә 15 тоннадан артык.
Агроконференция кысаларында «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсендә язгы кыр эшләре техникасы белән таныштылар. Урында ук чәчү, культивацияләү, тырмалау тагылма агрегатларын эшләтеп карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев