Шикәр чөгендере чәчә башладык
Районда язгы чәчү старт алды. Беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы җир куенына бәрәкәтле орлыклар салу эшен башлады – үткән атнаның җомгасында агрофирманың Яңа Бүләк, Новотроицкое бүлекчәләренең һәрберсендә икешәр агрегат татлы тамыр чәчүгә кереште. Дүшәмбедән Теләнче Тамак бүлекчәсендә дә ике агрегат чәчүгә чыкты.
«Кама» агрофирма-сының өч бүлекчәсендә гомуми мәйданы 3600 гектар җирдә шикәр чөгендере чәчү планлаштырылган. Бүген агрофирманың һәр бригадасы көненә 100 гектар җирдә орлык чәчә. Димәк, көнгә 300 гектар җиргә татлы тамыр орлыгы салына.
Новотроицкое бүлек-чәсе җитәкчесе Равил Илдарханов һәм агроном Сергей Волков, җирнең орлык кабул итәргә әзер булуын белүгә, вакытны сарыф итмичә эшкә керешкәннәр. Бүлекчәдә шикәр чөгендере өчен 1130 гектар җир бил-геләнгән. Механизаторлар Рамил Әхтәмов һәм Илдар Мөхәммәтшин компактор агрегатында туфракны чәчү алдыннан эшкәртәләр, Самат Хәмидуллин һәм Сергей Новиков чәчү агрегатында эшлиләр.
Яңа Бүләк бүлекчә-сендә чөгендер чәчү бүлек башлыгы Равис Зәйнәшев һәм агроном Флүс Нурлин җитәкчелегендә алып барыла. Биредә Разин Садыйков җирне эшкәртә, чәчү агрегатлары белән механизаторлар Равил Мостафин һәм Илшат Галиев идарә итә. Чөгендерне 1104 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.
Теләнче Тамак бүлек-чәсендә дә җитәкчеләре Хәмзә Хәсәнов, агроном Марат Мөхәммәдиев кул астында үз эшләрен белүче механизаторлар эшли. Чәчү агрегатында – Марат Сираев. Әбүзәр Галимов туфракны эшкәртә. Рөстәм Яхин әле шикәр чөгендере чәчү агрегатында беренче сезонын эшли. Шулай да остазларыннан калышмыйча, бер сафта бара. Алар 1366 гектар җирдә татлы тамыр уңышына нигез сала.
– Хәзер авыл хуҗалыгы техникасы компьютерлаштырылган. MAN тракторына 24 рәтле «Монопил» чәчкече көйләнгән. Бер погон метрга алты орлык төшә, – дип аңлата агрофирманың шикәр чөгендере үстерү өчен җаваплы агрономы Флүр Фәррахов. Эш тәҗрибәсе бай, 45 ел буе районда агроном булып эшләгән ул. – 24 рәтнең бер чәчкече сафтан чыга икән, агрегат туктап кала – компьютерда кайсысының төзек түгеллеге күренә. Тиз арада чәчкечне көйләп эшне дәвам итәбез. Акыллы техника белән идарә итүче тракторчылар агрегатның тулы куәтенә эшләвен тәэмин итәләр. Орлык заводыннан сыйфатлы орлык үз вакытында тиешле күләмдә килеп тора, ягулык белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Ремонт эшләрен башкаручы эретеп ябыштыру агрегаты да ашыгыч ярдәм машинасы шикелле йөреп кенә тора. Эшләгән кешенең кадерен белгән җитәкчебез Назыйф Хөснетдиновка рәхмәтлебез – бездә уңайлы эш шартлары тудырылган, авыл хуҗалыгы белгечләре, механизаторларның туклануы тиешенчә оештырылган. Күңел биреп эшләү өчен җирлек бар. Кеше гомеренең күп өлеше хезмәт урынында үтә. Мин көн саен өч бригаданы да йөреп чыгам, эш барышы белән танышып торам. Безгә язгы кыр эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкару бурычы куелды. Җирдә шифалы дым бар чагында орлыкны җир куенына салу мул уңыш алуга бер сәбәп. Аннары, әгәр дә көннәр җылы торса, атна эчендә орлыклар шытып чыга. Һава торышы салкынча торса, 10-15 көн чамасы үткәч баш төртә. Вакытны сузмыйча, чүп үләннәренә каршы көрәш башлыйбыз. Аннары тамыразыкны яфрактан һәм тамырдан тукландыру эше башкарыла. Татлы тамыр көчәеп, ныгып киткәнче басу-кырдан кайтып кермибез. Тырышлык бушка китми – үткән ел гектарыннан 475 центнер татлы тамыр алдык. Быел да 450 центнердан аз булмаган күләмдә чөгендер алу бурычын куйдык, – ди тәҗрибәле белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев