«Р-Агро» хуҗалыгында сөт җитештерү арта бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча бер тәүлек эчендә тулаем савым күләме 68,8 тонна тәшкил итә. Бу 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 100 центнерга артыграк. Әлеге күрсәткечкә саллы өлешне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Р-Агро» предприятиесе кертәләр. «Р-Агро» хуҗалыгында һәр көнне 10 тоннадан артык сөт савыла, бу бер баш сыерга 17,5 килограмм тәшкил итә.
Җомга санын басмага әзерләгәндә без «Р-Агро» хуҗалыгына кичке савымга барып кайттык. Биредә кичке савым сәгать 4тә башланып, 7гә кадәр дәвам итә. Хуҗалык биләмәләрендә безне баш зоотехник, терлекчелек бүлеге башлыгы Наил Нуретдинов каршы алды. Наил Фидаилович сүзләренчә, хәзерге вакытта хуҗалыкта булган 600 баш савым сыерны 4 урында савалар. Без карап чыгасы беренче торакны исә хуҗалыкта «Московский» дип атыйлар. Биредә кара-чуар токымлы 200 баш сыер тотыла, дүрт сыер савучы – Руза Зайцева, Резеда Хөснетдинова, Наталья Саяпина, Гүзәл Әбганиева эшли. Әлеге ханымнарның һәрберсенә 50 сыер туры килә. Эш тәртибе буенча, сыер савучылар савымга килгәч башта саву аппаратларының төзеклеген карап чыгарга, эш урынын тәртипкә китерергә тиешләр. Савымчыларга фермада чишенү, ял итү урыннары каралган.
Наталья Саяпина исә хужалыкта алтынчы елын эшли. Бирегә ире Валерий белән Алексеевск районыннан килеп төпләнгәннәр. Хуҗалыкта ирле-хатынлы эшләүче буларак, аларга йорт төзеп биргәннәр.
– Моңа кадәр мин штукатур-маляр булып эшләдем, хуҗалыкка эшкә урнашкач кына чыннан да үз урынымны тапканны аңладым. Үз эшемне дә, сөтлебикәләрне дә яратам. Иркәләп-сөеп, җилемнәренә массаж ясап та алам, сыерлар аларга карата мөнәсәбәтне сизә беләләр, үз чиратында мул продукция биреп сөендерәләр, – ди Наталья Саяпина.
Наил Фидаилович сүзләренчә, терлекчелек тармагы тулысынча кирәкле кадрлар белән тәэмин ителгән. Эшчеләрне эш урынына вахта йөртә. Хуҗалыкка эшкә Мөслим, Актаныш, Аксубай якларыннан килеп, якын-тирәдәге авылларга килеп төпләнүчеләр бар. Гомумән, эшчеләр гаилә корган кешеләр, тормыш иптәше белән бергә хуҗалыкта хезмәт куючы, йорт алуга чиратта торып, эшләренә җаваплы караучылар, дип белдерә җитәкчелек. Алга таба шушы эшчеләр өчен тагын 10 йорт төзү планлаштырыла.
Хуҗалыктагы күрсәткечләргә килгәндә, соңгы 10 ай эчендә биредә бер сыердан 5670 килограмм сөт савылган. Бер көнлек савым күләме узган ел белән чагыштырганда 2 тоннага артыграк дигән сүз. Сөтнең база бәясе 18,50 сум булган чорда мае, аксымы югары булган сөтне 23 сумнан сөт заводына тапшыралар. «Р-Агро» хуҗалыгы тапшырган сөтне хәтта сабыйлар азыгы (детское питание) ясау өчен дә кулланалар икән.
Билгеле булганча, «Р-Агро» хуҗалыгы нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә хуҗалыкта актив рәвештә көтү яңарту эше алып барыла. Әйтик, агымдагы елда көтүгә 70 тана кертелгән.
Яңа төзелеш эшләренә килгәндә, бүгенге көндә предприятиедә тулы көченә силос-сенаж базын капиталь ремонтлау бара. Баш зоотехник сүзләренчә, базны озынайту, күбрәк азык сыйдыру планы тормышка ашырыла. Шулай ук таналар асраласы торакта реконструкция үткәрелә. Торакның тәрәзәләрен, ишекләрен, түбәсен алмаштырып, ремонт эшләрен декабрь азагына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев