Якты юл
  • Рус Тат
  • «Р-Агро» басуларында

    Урып-җыю эшләре район басуларында тулы куәтенә дәвам итә. Хуҗалыкларның ындыр табакларында басудан кайткан икмәкне киптереп, чистартып торалар. Ашлыкны кышкы саклауга урнаштыру белән беррәттән, басулардан төргәкләргә уралган саламны алып кайтып, ферма территорияләренә өеп куялар. Җирне туңга сөрү эшләре дә оешкан төстә бара. Шулай ук эшкәртелгән мәйданнарда уҗым культуралары чәчелә.

    Бүген 13 мең гектар мәйданда, ягъни барлык мәйданның 30 процентында ашлык суктырылды. 54,9 мең тонна бөртек җыеп алынды. Уртача алганда, гектарыннан 42 центнер уңыш чыга.
    Аграрийлар арыш культурасын урып-җыюны төгәлләде. Хәзер игенчеләр көзге бодай һәм арпа басуларында эшли. Чиратта – рапс һәм язгы бодай. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы язгы бодай уруга инде кереште. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 40 центнер. Сентябрь ае башында аграрийлар техник культуралар – бәрәңге, чөгендер уңышын җыюга тотыначак.
    Бүген район басуларында сука таккан 42 трактор эшли. 2700 гектар җир туңга сөрелгән. Июль аенда ук әзерләнгән мәйданнар культивацияләнә һәм көзге культуралар чәчелә. Анда әлегә 12 трактор һәм 12 агрегат эшли. Бүген 3 мең гектар җир чәчелде.
    «Р-Агро» хуҗалыгында да уру, сөрү, чәчү эшләре бергә бара. Бу эшләргә барлык механизаторлар җәлеп ителгән. Бу аңлашыла да – вакыт кысынкы. Эшләрне төгәлләргә ике айга якын вакыт кына калып килә. Әле аның һәрбер көне аяз булырмы?
    Бүген хуҗалыкта пландагы 2000 гектар җирнең 600е урылган һәм ашлык җыелган. Бөртекнең дымлылыгына карап, биредә турыдан-туры уру юлы белән дә, игеннәрне теземнәргә салу ысулы белән дә эшлиләр.
    – Быел уңыш мулдан булды. Тоташ яңгырлар аркасында бераз югалтулар бар, шулай да уңыш югары булганлыктан, без әлегә отышта. Хәзер иң мөһиме – аны җыеп алу. Әле сентябрь аенда аяз, җылы көннәр булачагына ышанабыз. Ничек кенә булмасын, икмәкне басуда калдыруга юл куймаячакбыз, – диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
    Редакция корреспонденты килгәндә Ринат Мөхәммәдиев, Александр Коршунов, Юрий Туктаров, Рөстәм Хисмәтов, Владимир Абрамов Дон комбайннарында арпа суктыралар иде. Гектарыннан уртача 38 центнер чыга, ди җитәкче.
    – Бу аяз көннәрне без түземсезләнеп көттек. Беренчедән, җыелган икмәк – хезмәт хакы, икенчедән, гомереңне Җир-анага багышлагач, икмәк язмышы бик борчый. Хәзер рәхәтләнеп эшлибез, – ди Ринат Мөхәммәдиев.
    Уңыш җыелган басуларда җирне туңга сөрү эше дә оешкан төстә бара. Хуҗалык хезмәтчәннәре алдында 2500 гектар җирне яхшылап эшкәртү һәм язгы чәчүгә әзерләү бурычы тора. Җир сукалау звеносында ике Т-215 һәм бер К-700 тракторы эшли. Без элеккеге арпа басуын сөргән вакытка эләктек. Трактор штурвалы артында тәҗрибәле механизаторлар – Ринат Дәүләтшин, Сергей Бобылев, Флорис Хәбиров.
    – Озак вакытка сузылган тоташ яңгырлар бер яктан басулардагы игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек бирми торса, икенче яктан, җир эшкәртүгә, көзге чәчүгә шактый уңай йогынты ясады. Туфрак йомшак, агрегат авырлыксыз җирне сукалый. Арттан туфрак күпереп кала. Узган елларда җир каты була, агрегатлар ватылып бик интегә идек, – ди хуҗалык җитәкчесе.
    «Р-Агро»лылар яздан ук ял иткән, яхшылап эшкәртелгән, органик ашлама кертелгән пар җирләренә 19 августта ук көзге бодай чәчә башлаганнар иде. Хуҗалыкта көзге бодай 500 гектар мәйданны биләячәк. Без килгәндә җаваплы эшне тәҗрибәле игенче-механизаторлар Александр Пономарев, Юрий Абызов, Минсалих Кызылбаев башкара иде. Тракторга таккан чәчкеч белән җылы һәм коры туфрак куенына бөртекләр салына. Көзге бодай гектарына 60-70 килограмм органик ашлама кушып чәчелә. Чәчүлек җирне механизаторлар Павел Бутолин һәм Антон Сергеев мамыктай итеп эшкәртәләр.
    – Чәчү технологиясен камил үтибез. Орлык авыруларга каршы яхшы эшкәртелгән, тиешле тирәнлектә ята, чәчүдән соң туфрак яхшылап катоклана. Туфракта да дым җитәрлек, – ди җитәкче.
    Уру, сөрү һәм чәчү кебек иң мөһим эшләргә җәлеп ителгән механизаторларны кырга килеп биш тапкыр ашаталар. Иртәнге сәгать 5тә үк эшкә тотынган эшчеләр сәгать 7дә иртәнге аш ашый, 11дә – төшке аш, кичке 5тә – кичке аш һәм 8дә – тагын бер кичке аш.
    Хуҗалыкта яшелчәчелек тармагы да өстенлек алган. Ришат Хатыйпов сүзләренчә, бәрәңге сабакларын чабуга якынча ике көннән керешергә планлаштыралар. Биредә «Гала» сортлы бәрәңге 50 гектар мәйданны били. Кәбестә культурасына килгәндә, быел хуҗалыкта ул үсенте итеп утыртылмады, агрегат белән орлыктан чәчелде. Соң өлгерә торган кәбестә уңышын сентябрь азагында җыя башларга планлаштыралар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: