Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәле ел

    Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый? Тармак бүген нинди үзгәрешләр кичерә? Нинди уңышлар бар? Хәл итәсе иң мөһим проблемалар нинди? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән әңгәмә шул хакта. 

    – Рәшит Василович, Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен ел ничек килде? Яңа елга нинди уңышлар белән аяк басабыз?
    – 2020 ел безнең өчен уңыш-лы булды. Район агросәнәгате сөтчелек, игенчелек һәм ит җитештерү тармакларын үз эченә ала. Республиканың авыл хуҗалыгы районнары арасында һәр өлкәдә социаль-икътисадый үсеш буенча лидерлык позицияләрен саклый алдык. 
    Игенчелектә узган ел 175 мең тонна ашлык суктырсак, быел бу күрсәткечне 179,2 мең тоннага күтәрүгә ирештек. Бу – бер гектардан 40,5 центнер бөртек дигән сүз. Иң югары – өченче класслы икмәк җыйдык. Монда үсемлекләрне яфрактан тукландыру мөһим роль уйнады. Ашлык тагын да күбрәк булыр иде – ләкин, кызганычка каршы, «Кама» агрофирмасында һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда – барысы 5600 гектар мәйданда игеннәрне давыл екты. Бу участоклардан гектардан 30ар гына центнер уңыш чыкты. 

    – Бөртек урнаштырылып беттеме? Ашлык складлары, киптерү җайланмалары булмаган яисә начар хәлдә булган фермерлар мәсьәләне ничек хәл итте?
    – Бөртекнең бер өлеше урып-җыю вакытында ук сатылды, элеваторга, орлык заводына, «Чаллы икмәге»нә җибәрелде, хуҗалыкларның складларына саклауга куелды. Бар ашлык та урнаштырылды. Әле без мондый югары уңышка әзер үк түгел икән дигән нәтиҗәгә дә килдек. «Гигант», «Ярыш», «Вилданов», «Миңнехуҗина» хуҗалыклары киләсе елга яңа складлар төзү планын куйдылар. Сату бүген дә дәвам итә. Әйтик, хәзерге вакытта бодайның тоннасын 14 мең сумнан килеп алалар. Узган ел бу вакытта бәя 9 мең сум иде. 
    Крестьян-фермер хуҗалык-лары 2020 елда барысы 79 млн 645 мең сумлык грантлар алуга иреште. Акча мал, кош-корт сатып алудан тыш, ашлык складлары төзү өчен дә тотылды. 

    – Уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен техниканың көйле эшләве бик мөһим. Район хуҗалык-ларында трактор-комбайн-нарның торышы нинди, техника яңарту ничек бара?
    – Техника яңарту буенча районда системалы эш алып барыла. 2020 елда югары куәтле 18 трактор, 3 бөртек җыю комбайны, 4 терлек азыгы җыю комбайны, 5 чәчү комплексы һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы алынды. Бу максатка хуҗалыклар 268 млн сум акча тотты. 

    – Терлекчелек тармагы ничек яши? 
    – Быел барлыгы 133 мең 160 тонна ит җитештерелде. Хәзерге вакытта районда 16 мең баш мөгезле эре терлек, 287 мең 539 баш дуңгыз малы, 4 млн 118 мең кош-корт исәпләнә. Мөгезле эре терлекнең 5290ы савым сыерлар. Узган елның бу чорына караганда 6 процентка күбрәк сөт савылды. Бүген тәүлегенә 80 тонна, ягъни бер сыердан 15,1 килограмм сөт савыла. Сөтнең литрын хуҗалыклар 24-26 сумга сата. Бу узган елдан 2 сумга күбрәк. 
    Сөтчелек тармагын үстерү максатында хуҗалыклар нәселле маллар сатып ала. Быел 458 баш тана кайтарылды. Сәйдәшев исемендәге, «Азык-төлек корпорациясе», «Ирек», «Миңнехуҗина» хуҗалыклары терлек яңартты. «Гигант» хуҗалыгында заманча азык үзәге, савым залы, бозаулар торагы төзелде. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыер тораклары модернизацияләнде, «Миңнехуҗина» КФХда 2 ферма салынды. Инвестицияләр күләме 131,5 млн сум тәшкил итте. 2021 елда «Ирек» хуҗалыгы һәм «Вилданов» КФХ заманча савым заллары төзергә планлаштыра. Киләсе елдан терлекчелекне тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерү ниятләнә. 
    Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру шулай ук җитештерү-не күтәрүнең бер ысулы. Бүген «Тукай азык-төлек корпора-циясе»ндә терлекчелек тә, игенчелек тә тулысынча цифрлаштырылды. (Бу турыда тулырак язма газетаның узган санында чыкты. Авт. искәрмәсе.) Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бу программа кереп килә, «Ярыш», «Вилданов» хуҗалыклары малларга чиплар куя башлады. Чиплар белгечләргә терлекләрнең халәтен компьютердан күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. 

    – Хуҗалык итүнең кече формалары эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде. Алар да, нигездә, терлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә бит. 
    – Крестьян-фермер хуҗа-лыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар өлешенә районда җитештерелгән барлык продукциянең өчтән бере туры килә. Алар быел 593 млн сумлык продукция җитештерде. Бездә 97 КФХ, 19 мең ЛПХ исәпләнә. Шулай ук гаилә фермалары актив үсә. Бүген аларда 4200 баш мөгезле эре терлек, 700 мең баш кош-корт асрала. Гаилә фермалары 227 кешене эш белән тәэмин итә. 

    – Бүгенге көннең хәл итәсе иң мөһим проблемалары нинди?
    – Иң борчыган мәсьәлә – кадрлар белән тәэмин ителеш. Авыл хуҗалыгына яшьләр килми. 

    – Ә аларны авылга җәлеп итү өчен районда ниләр эшләнә? Хезмәт хакы мәсьәләсе ничек тора? 
    – Хезмәт хакының уртача күләме быел 25 мең сум тәшкил итә. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Федераль программа буенча яңа елга кадәр «Гигант» хуҗалыгында – 4, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 3 йорт төзелеп бетеп куллануга тапшырылачак. Йортка тулы хуҗа булу өчен гаиләдән ике кешенең ун ел хуҗалыкта эшләве генә шарт. 
    Быел гына авыл хуҗалыгы ипотекасы программасы эшли башлады. Анда тармакта эшләүче һәркем катнаша ала. Ипотека алуның шартлары турында район башкарма комитетының Төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегеннән белергә була. 

    – Дәүләт субсидияләре – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен саллы ярдәм. Быел аграрийлар хөкүмәттән күпме ярдәм алды? 
    – 2020 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика һәм федераль программалар буенча 302 млн сум ярдәм алды. Аның 75,6 млн сумы – КФХларга, 5 млн 141 мең сумы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга туры килә. 

    – Киләсе елга нинди планнар белән керәсез? Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә әйтер теләкләрегез?
    – 2021 елда инвестицияләр күләмен арттыру, шул исәптән авыл хуҗалыгы юнәлешендәге федераль һәм республика программаларында актив катнашу, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары челтәрен киңәйтү, буш яткан җирләрне файдалану, кадрларны авыл хезмәтенә җәлеп итү буенча ныклы эш алып баруны максат итеп куябыз. Авыл хуҗалыгының һәр тармагында – сөтчелекме, ит җитештерүме, игенчелекме – үсешне биш процентка арттыру бурычын билгелибез. 
    Барлык авыл хуҗалыгы хез-мәткәрләренә, белгечләргә, җитәкчеләргә тынгысыз хезмәт-ләре өчен рәхмәт әйтәм. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, гаиләләребез имин булып, киләсе елда хезмәтебездә тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын.

    / Рөстәм Зәкиев фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: