Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукуруз уңды

Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азык запасы булу шарт. Яз, җәй айларында 17,8 мең тонна печән, 50,1 мең тонна сенаж әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына 21,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Бүген аграрийлар силос өчен кукуруз уру белән мәшгуль.  Быел район басуларында кукуруз 3 мең гектардан артык мәйданда игелде, шуның 2,7 меңе силоска, 450 гектары орлыкка дип үстерелде. Хәзерге вакытта кукуруз 850 гектарда җыеп алынган, базларга 16,1 мең тонна силос салынган. Кырларда 18 комбайн эшли.

«Гигант» хуҗалыгында кукуруз 400 гектар мәйданда игелә. Бүгенгә шуның 135ендә эш тәмамланган.
– Быелгы шикелле кукуруз ел да булмый. Карагыз, басуның буеннан-буена тигез, биек үсентеләр. Гектарыннан уртача 300 центнер уңыш чыга. Бу безнең өчен зур байлык, шул ук вакытта бик зур эш тә. Уңышны кырда калдырып булмый, әмма һава шартлары кыенлыклар тудыра. Бу аңлашыла да, октябрь аена кердек. Шушы көннәрдә һава температурасы төнлә минус тамгасы белән булды, кукуруз сабакларын өшетте, шунда ук саргаеп чыктылар. Димәк, уруны озакка сузарга ярамый, вакыт кысынкы. Быелгы елның үзенчәлеге шунда – урак, җир эшкәртү, чәчү, кукуруз уру эшләре бер ук вакытка туры килде, техника җитмәү мәсьәләсе дә барлыкка килде. Узган ел бу чорда әлеге эшләрнең һәрберсе тәмамланган иде инде. Аллага шөкер, ярый әле техника сынатмый, механизаторлар да булсынга эшлиләр. Аз гына көн аязуга, комбайнчыларыбыз кичекмәстән эшкә керешәләр. Өстән явып тормаганда көненә силос базына уртача 500 тонна яшел масса кайта, – ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.
Уңышның мул икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: үсентеләрнең биеклеге 2,5-2,7 метрга җитә. Хуҗалык буенча барлыгы 5 мең тонна силос әзерләү бурычы тора, бүгенге көнгә аның 2 мең тоннасы тупланган. Риф Имамов сүзләренчә, ел уңышлы килүгә бәйле рәвештә, быел 2 мең тоннага күбрәк запас салу ихтималы бар.
Эшне оешкан төстә алып бару өчен кукуруз уручы бер комбайнны, биш «КАМАЗ» машинасын берләштергән махсус бригада төзелгән. Бригада Әҗмәкәй җирлеге янәшәсендә эшли. Рәсим Батталов, Наил Хөсәинов, Флорис Зиангиров, Равис Шәйхетдинов быелгы катлаулы уракны башкарып чыккан, тәҗрибәле механизаторлар. Бүген дә алар мөһим эшкә җәлеп ителгән.
Уручы «Клаас-Ягуар» хуҗасы Рәсим Батталов бик сак эш итә, урмандай биек кукурузны урып тураклау зур осталык сорый: «Рапс суктыруны тәмамладык, хәзер соңгы культураларның берсе – кукуруз басуына кердек. Аннары җан тынычланыр. Минем хәтеремдә бу иң катлаулы урып-җыю булды, әмма без аны уңышлы тәмамладык», – ди ул.
– Егетләр иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшли. Механизаторларны кырда ашаталар, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелә. Кыскасы, өзеклексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, – ди бригадир Илдус Муллаянов.
 Комбайн урган массаны «КАМАЗ»лар комплекска, силос базына ташый. Биредә аны ике «К-700» тракторы яхшылап, һава үтмәслек итеп тыгызлый. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кукуруз уруны ун көн эчендә төгәлләячәкбез, диләр егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев