Козлятник кына димә...
Башка еллардагыча, терлек азыгы әзерләү кампаниясе быел да июньгә керү белән башланды. Ел үзенчәлекле килде, ди белгечләр. Һава температурасының озак вакыт нормадан түбән торуы үләннәрнең үсешен тоткарлады. Люцернаның биеклеге 50 сантиметрдан артмый диярлек. Ләкин май ае ахырында һәм июнь башында яуган җылы яңгырлар күпьеллык үлән басулары торышына уңай йогынты ясады.
Хуҗалыкларның күпчелеге күпьеллык үләннәрне чабуга кереште. Бүгенгә 170 гектарда – печәнгә, 190 гектарда сенажга һәм 80 гектарда яшел азыкка чабылды, 300 тонна сенаж салынды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көндә 15650 баш шартлы терлек исәпләнә. Һәр шартлы терлеккә 25 центнер азык берәмлеге әзерләү бурыч итеп куелды. 10 мең 500әр тонна печән һәм салам, 54 мең тонна сенаж, 70 мең тонна силос, 200 тонна яфраказык туплау кирәк.
«Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә ел да аерым игътибар бирелә. «Хәзер терлекне ел әйләнәсе бер төрле ашатуга өстенлек бирелә. Бүгенге көндә узган елдан калган сенаж һәм силосның җитәрлек запасы бар. Алдагы кышлату чорына да терлекләргә азыкны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләү максатын куйдык», – ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. Моның өчен хуҗалыкта 1100 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән, 260 гектарда кукуруз, 200 гектарда берьеллык үлән үстерелә.
Үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында чабуга керешкәннәр. Бу туклыклы матдәләргә иң бай чор исәпләнә. Әлегә төп игътибар үләннәрне егуга юнәлдерелгән. Тәҗрибәле җитәкче люцернаны егуны иртәнге сәгатьләрдә үк башларга киңәш итә. Бу үз чиратында төштән соң үләнгә кибү мөмкинлеге дә бирә, туклыклы матдәләр яхшырак саклана.
Бер үк вакытта печәнгә козлятник культурасын чабу да бара. Ул һәр елдагыча каерылып үскән. Биеклеге – бер метрдан артык. Ярышлылар бу культураның беренче катын ун көн эчендә ук алып бетерүне максат итеп эшлиләр. «Ел уңай килгәндә козлятникны өч кат чабып алып була», – ди җитәкче.
Хәзер теземнәргә салынган үләннәрнең җилләгәнен көтәләр. Моның өчен һава температурасы кимендә +25 градус булырга тиеш. Азык әзерләүгә исә 16 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Икесе – ургыч, икесе – егучы комбайн, яшел массаны ташучы 6 йөк машинасы, массаны таптагыч трактор, пресслаучы һәм теземнәргә салучы икешәр агрегат.
Хуҗалыкта печән өстендә төп авырлык куәтле техника өстендә булса да, кеше факторы да мөһим роль уйный. Биредә җитәкче рациональ идарә итү, эшне дөрес оештыру белән аерылып тора. Эшчеләре дә шундый – җитез, төгәл, тәҗрибәле.
Терлек азыгы әзерләүдә сыйфат та беренче урында булырга тиеш, дип искәртә җитәкче. Масса кайта башлаганчы сенаж базларын азык калдыкларыннан, тирестән арындырып, дезинфекцияләп куйганнар. Сенаж салуның технологиясен төгәл үтәгән очракта, әзер сенаж массасы туклыклыгы буенча яшел массага якын була, ди Рәсим Шәйхаттаров. Люцернадан сенаж әзерләгәндә консервантлар кулланырга да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев