Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иген басулары ни хәлдә?

Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләргә керешер алдыннан уздырылган семинарда «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов җитәкчеләрне: «Сабан туе алдыннан яңгыр яумый калган ел юк», – дип өметләндергән иде. Күп еллык күзәтүләреннән чыгып фаразлавы иде инде аның. Чынлап та, яңгырлар бөтенләй булмады түгел бит. Мондый шартларда игеннәр ни хәлдә соң? Күбебезне борчып торучы әлеге сорауга Назыйм Минневәлиевич хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә җавап бирде.

– Районда язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. Үзебезнең туфракта югары уңыш бирә торган сортлы орлыклар җир куенына салынды. Чәчүдә быел бодайның яңа – Никон, Бурлак, Экада 214, Экада 265, Тризо; арпаның – Лидар, Эндан, Калькюль; борчакның Ямальский 305, Виоланта, Ту сортлары да кулланылды. Чәчүлек мәйданнарга тәэсир итү көче бер гектарга 93,4 кг микъдар белән минераль ашламалар кертелде. 
Әйе, коры көннәр язгы чәчүне башкарып чыгу өчен кулай торса да, орлыклар тишелеше барган көннәрдә явымнарның бөтенләй булмавы барыбызны да борчуга салды быел. Шулай да безнең районны болытлар бөтенләй читләтеп үтмәде үзе, бераз соңга калып булса да яңгырлар килгәләде. Әйтик, «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Ирек» җитештерү кооперативы басуларына явымнарның яхшы гына өлеше тиде. «Р-Агро», «Биклән», «Феникс», «Камский Бекон» хуҗалыкларының басуларына әйбәт кенә яуды. «Гигант», «Ярыш», «Кама» агрофирмасы» да бөтенләй коры калды дип әйтеп булмый, аз булса да аларга да өлеш чыкты. 
Иген басуларының хәле явымнар күләменә бәйле, әлбәттә. Һава торышы уңай килмәсә дә, аларның тишелеше начар дип булмый. Әйтик, Сәйдәшев исемендәге һәм «Ирек» хуҗалыкларында уҗымнар әйбәт тишелеп, күтәрелеп китә алды. Ә калганнарда, дым җитмәү сәбәпле, сабак кыска. 
Районда уңыш өчен көрәшнең туктап торганы юк. 53000 гектар чәчүлек мәйдан – чүп үләннәренә каршы,  37000 гектар – корткычларга, 38000 гектар авыруларга каршы эшкәртелде. 41600 гектарда уҗымнарны яфрактан азотлы ашламалар белән тукландыру үсентеләргә корылыкка бирешмәскә ярдәм итте. Көтеп алган яңгырлардан соң бераз сулыш алсалар да, дым җитмәү һәм көннәрнең эссе торуы сәбәпле, алар һаман стресс хәлендә кала әле.  
Көчсезләнгән үсентеләр авыруга бирешүчән инде ул, шуңа күрә корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүне, яфрактан тукландыруны өзмәскә иде. Һава торышы тотрыклы уңай түгел, ә мондый шартлар уңышның өчтән бер өлешен юк итәргә мөмкин.  
Быел кукурузга бигрәк тә игътибар бирергә кирәк, чөнки терлекләрне кышлату шуңа бәйле булачак. Кукурузның тишелеше начар түгел, хәзер аны тырмалау, рәт араларын эшкәртү, чүп үләннәргә каршы каршы көрәшү турында кайгыртырга тиешбез.  
Елның болай килүе барыбызны да сагаерга мәҗбүр итә, әлбәттә. Игеннәр өлгереп, уракка төшәр чак җитсә, явымнарның ишәюе һәм ешаюы да мөмкин бит әле. Шуңа күрә урып-җыю һәм терлек азыгы әзерләү техникасы бүгеннән сафта, ындыр табаклары, ашлык киптерү җайланмалары, саклау складлары тулы әзерлектә булырга тиеш.

Фәнис Ихсанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев