Якты юл
  • Рус Тат
  • Эшләсәң – хөрмәте дә булыр

    Район хуҗалыкларын-да урып-җыю актив төс алды. Һәркем һава торышының уңай торуыннан файдаланып калырга тырышты. Кырларга 120 комбайн чыкты. Бүген 15 мең гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды. Бу – план 35 процентка үтәлде дигән сүз. Уңыш та югары – гектарыннан 44 центнер чыга. Чагыштыру өчен, республикада бу күрсәткеч – 40 центнер. Район буенча иң яхшы күрсәткеч «Ирек» хуҗалыгында. Биредә бер гектрадан уртача 58 центнер чыга. «Гигант» хуҗалыгында – 50,8, «Кама» агрофирмасында 44,4 центнер. Амбарларга 63 мең тонна икмәк кайтты. Урып-җыю белән беррәттән районның барлык хуҗалыкларында да көзге чәчү өчен туфрак әзерләү эше тәмамланды. «Ярыш» хуҗалыгы көзге чәчүне 100 гектарда башкарды.

    «Миннехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында 1900 гектардан бөртекләрне җыеп алу максаты тора. 660 гектарны көзге бодай, 679 – язгы бодай, 100 гектарны – солы били. Басуда өч Кейс, берешәр Акрос, Дон, Енисей комбайннары эшли. 
    – Уракка 3 августта төшкән идек. 60 гектар көзге бодай егарга гына җитештек, ике көн яуган яңгырлар эшләргә ирек бирмәде. Атна азагында көннәр аяз торды. Планны үтәдек. Хәзер 200 гектар тирәсе көзге бодай суктырасы калып бара, – ди хуҗалык белән идарә итүче Махмурахман Миннехуҗин.
    Эшне Биклән авылы янәшәсендәге 150 гектарлы көзге бодай басуыннан башлаганнар. Моңа кадәр бу җирләр ташландык булган. «Яңа территорияне рәткә кертер өчен күп көч түгәргә кирәк. Билгеле, моның өчен берничә ел кирәк. Шулай да, уңыш начар түгел – 45 центнер чыга», – ди Махмурахман Миннехуҗин. Сүз уңаеннан, хуҗалыкта ташландык җирләрне эшкәртү сәясәте дәвам итә. Тагын 300 гектарда иген басулары барлыкка киләчәк. 
    Кадрларга килгәндә, хуҗалыкта читтән китереп эшләтү алымын кулланалар. Эшче техникасы белән килеп сезонлы эшкә урнаша. «Уракка механизатор эзләгәнче, яңа техника алганчы алай итү отышлырак», – ди Махмурахман Миннехуҗин. Әйтик, Михаил Ильин – Самара өлкәсеннән. Ул бирегә үзенең Кейс комбайны белән килгән. Моңа кадәр урып-җыю эшләрендә Волгоград өлкәсендә тәҗрибә туплаган. «Көньяктан төньякка күченеп эшләп йөрибез. Биредә хезмәт шартлары яхшырак. Сезон вакытында яшәү урыны, ашату белән тәэмин итәләр», – ди ул.
    Даими эшчеләргә килгәндә, хуҗалыкта нигездә Бакчасарайдан, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Түбән Камадан килеп эшләүчеләр бар. Альберт Кашапов Түбән Камада яши. Хуҗалыкта 3 ел эшли, үзен яхшы яктан күрсәткән. Шуңа зур егәрлекле яңа Акрос комбайнын ышанып аңа тапшырганнар. Хуҗалыкта фидакарь хезмәт ияләре өчен кызыксындыру чаралары каралган. Эш күләменә һәм аның сыйфатына карап премияләр бирелә. Альберт Кашапов узган ел урак батыры буларак, хуҗалык җитәкчесе Равил Миннехуҗин кулыннан 100 мең сум күләмдә акча алган. Чәчү вакытында да өстенлекне башкаларга бирмәгән. «Быел да позицияне бирмим. Мондый кайгырту тагын кайда бар? Минем сыман яшь гаиләсе булганнарга менә дигән эш урыны бу», – ди 31 яшьлек механизатор. 
    Ындыр табагында эш тәүлек әйләнәсе бара. Биредә эшчеләр ашлыкны киптерү, сортларга аеру, саклауга озату белән мәшгуль. Вакыт кысан. Шуңа сәгатенә 20 тонна икмәк киптерергә сәләтле киптергеч белән эш итәләр. Бүген югары сыйфатлы 2,5 мең тонна икмәк салынган. Хуҗалыкта икмәк махсус җайланмаларда саклана. Анда бөртекләр даими җилләтелә. Махсус җайланмаларда сакланганлыктан, корткычлар һәм кимерүчеләрнең зыян салу куркынычы да янамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: