Якты юл
  • Рус Тат
  • «Абруебыз безгә кадерле»

    «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марат Сафин фикеренчә, бүген аягыңда нык басып тору өчен алдынгы технологияләргә таяну зарур. Шундый алым бер-бер артлы килеп торучы икътисад кризисларына бирешмәскә, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Хуҗалык Тукай районында алдынгы предприятиеләренең берсе. Ул үзенең социаль кайгырту сәясәте белән дә танылган. Бүген сәйдәшлеләр ничек яши, нинди максатлар куеп эшли? Марат Тәлгать улы белән без шул хакта сөйләштек. 

    – Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенә, «Россия федерациясе орлык җитештерүчеләре һәм селекционерлары илкүләм берлеге»нә керә. Әлбәттә, мондый ышанычка ирешү ансат түгелдер?
    – Югары сортлы орлык үстерү җаваплылык сорый. Сыйфатлы продукция, ягъни мулрак уңыш бирә һәм кырыс һава шартларына бирешми торган сортлар җитештерә алуыңны ел саен исбатлап торырга туры килә. Без Мәскәү, Ульян, Татарстан, Башкортостан фәнни-тикшеренү институтлары селекционерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Бер яктан, яңа төр орлыклар җитештерү процессы мәшәкатьле дә, чыгымлы да. Яңа сортны автордан алып, күпләп үстерә башлаганчы өч-дүрт ел вакыт үтә. Икенче яктан, элиталы орлык материалы гади ашлыкка караганда кыйммәтрәк. Быел мәскәүлеләрнең «Нур», «Надежный» дигән арпаларын, «Скипетр» дигән көзге бодайларын, Омск селекционерларының «Поэма» дигән яңа көзге бодаен үстердек. Язгы бодайның яңа сортлары буенча нигездә ульяновскилылар белән эшлибез. Сыйфатны тәэмин итү өчен өч ел элек дүрт миллион сум торган фотосепаратор сатып алдык. Әлеге җайланма бөртекләрне эрелеге-ваклыгы, төсе буенча сайларга, чүбен аерырга мөмкинлек бирә. Быел ындыр табагыбызда капиталь ремонт уздырдык, җиһазларны тулысынча яңарттык. Анда хәзер кул хезмәте бөтенләй юк. Җитештерүчәнлек күзгә күренеп артты. 

    – Быел уңыш мул булдымы?
    – Хуҗалыкның 6 мең гектар сөрүлек җире бар. Быел бөртеклеләрдән уртача уңыш 45 центнер. Билгеле, һава шартлары да уңай килде һәм, әлбәттә, белгечләребезнең хезмәте әйтеп бетергесез. Комбайнчылар, машина йөртүчеләрнең өлеше аеруча зур. Иң күп уңышны – 20 мең центнердан артык – Ринат Габидуллин җыеп алды. Энесе Флюр белән бергә, үз стипендиатыбыз Раил Сәйфуллин яхшы эшләде. Бу егетләребез – игенчеләр династиясеннән. Гомумән, урып-җыю вакытында барлык комбайнчыларыбыз: Илдар Әшрәфуллин, Фәргать Габидуллин, Фоат Ишморатов, Заһир Рәфыйков, Флер Шәяхмәтов, Рәмзил Сәгыйдуллин намуслы хезмәт куйдылар. Машина йөртүчеләргә: егерме елдан артык «КАМАЗ» машинасында эшләүче Расих Бариевка, шулай ук Алмаз Газетдинов, Фәндүс Харисов, Рифкать Сәгыйдуллин, Фәнил Дәүләтшин, Илгиз Сәйфуллин, Равил Аюкиннарга һәм башкаларга зур рәхмәт. Шунысын да әйтми булмый: безнең 400 гектар бодайны боз сукты. Ул басулардан уңыш кимрәк чыкты. Ләкин барыбер 11 мең тонна ашлык җыеп алдык. Узган ел 3,5 тонна орлык саткан идек, быел күбрәк планлаштырабыз. Безгә үзебезнең абруебызны, дәрәҗәбезне сакларга кирәк. Һәр партия орлыкны Россельхозцентр тикшереп сертификат бирә. Ә кулланучыларыбыз Татарстанның гына түгел, Башкортостан, Удмуртия, Киров өлкәсе, Оренбург, Пермь краеның да алдынгы предприятиеләре.

    – Керем тотрыклы булгангадыр, Сез сөт җитештерүгә дә игътибарны киметмисез.
    – Хуҗалыкта 2200 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 700е – савым сыерлар. Өч ферма салдык, һәркайсы 400 башка исәпләнгән. Иске Абдулда дүртенчесен җиткереп киләбез. Алар заманча җиһазланган, эшләүчеләр өчен киенү-чишенү, ял итү, юыну бүлмәләре көйләнгән. Хәтта сыерларга музыка да кушабыз. Швециядә эшләнгән «Елочка» һәм «Параллель» дигән сөт саву заллары урнаштырдык. Яңа фермаларда асрала торган сыерлар бар да «алка»лы, ягъни мал турындагы бөтен мәгълүмат шунда туплана. Саву процессын оператор компьютерда күзәтеп тора. Сөт турыдан-туры суыткыч-танкка китә, бу – сыйфатны саклау мөмкинлеге. Азык тарату җайланмалары көйле эшләп тора, кул хезмәте бөтенләй юк диярлек. Бүген безнең көнлек савым 14 тонна. Әлеге күрсәткечне 20 тоннага җиткерүне максат итеп куябыз. Бу күп факторларга бәйле. Сыйфатлы орлыкландыру продукты, нәселле терлекләр кирәк. Ике ел рәттән Вологдадан 50шәр баш кара-чуар токымлы таналар алып кайттык. Үзебез дә нәселле терлекләр үрчетәбез. Ел саен кара-чуар нәселле таналар сатабыз. Дөресен генә әйткәндә, терлекчелек – авыр тармак ул. Заманча фермалар салгач, кешеләр монда эшләргә атлыгып торыр дип уйлаган идек. Ялгышканбыз. Фермада кадрлар һаман җитми, кайбер төр эшкә бөтенләй килмиләр. Авыл кешесенең хезмәте тынгысыз шул. Терлекләрне көн дә карарга, ашатырга, саварга кирәк. Малларны һәм хезмәтне яраткан кешеләр генә кала бездә. Шундыйлардан Мерәстә азык таратучы Рафаиз Бариевны, Иске Абдулда Фәнил Шәйдуллинны билгеләп үтәр идем. Һәркайсына берәр меңнән артык сыер малы, шуларны көнгә ике мәртәбә ашатып чыгалар. Назыйм Вәлиев һәм Ирек Зыятдинов азык әзерләү техникасында тырышып эшлиләр. Белгечләребездән Илшат Гайсин дистә елдан артык баш ветеринария табибы булып эшли, үз вазифасын җаваплылык белән башкара. 

    – Авылда яшьләр каламы?
    – Бу уңайдан артык мактанып булмый шул. Яшьләрне авылга тарту – бер селтәнүдә башкарып чыга торган эш түгел. Моның өчен кызыктырырлык хезмәт хаклары, яшәү урыны, уңайлыклар булдыру кирәк. Дөрес, белгечләрне җәлеп итү өчен йортлар төзибез. Узган ел ике йорт җиткергән идек. Аларның берсендә Илдар Әшрәфуллин, икенчесендә Рәмзил Сәгыйдуллин гаиләләре яши. Алар икесе дә механизаторлар. Быел тагын 1,5 миллион сумлык ике йортны файдалануга тапшырабыз. Хуҗалыкта ун-унбиш ел эшләгәннән соң, ул үзләренә кала.

    – Предприятиедә социаль сәясәт уйланылган булуын беләбез. Сез үз хезмәткәрләрегез турында гына кайгыртып калмыйсыз, авылларда яшәүчеләрнең барысына да ярдәм итәсез. 
    – Хуҗалыкта эшләүче 140 кеше Иске Абдул җирлегенә караган авыллардан. Предприятие 350 пайчының җирен арендалый. Шулай итеп, халыкның тормыш итү дәрәҗәсе безнең эшчәнлеккә турыдан-туры бәйле. Кешеләр турында кайгырту – традиция инде ул. Бездә уртача хезмәт хакы 30 мең сумга якын. Пай җирләре өчен аренда түләве республикада иң югарылардан: пай өчен ике центнер арпа, өч центнер бодай, ике төргәк печән, салам бирәбез, бәрәңге җирләрен сөрәбез. Кирәксенмәсәләр, акчалата 5,5 мең сум түлибез. Үз хезмәткәрләребезне көнгә ике тапкыр бушлай ашатабыз. Әти-әниләре бездә эшли торган өлкән сыйныф балалары мәктәптә бушлай туклана. Авыл балалары спорт белән шөгыльләнсен өчен, үзебезнең штатта көрәш буенча тренер тотабыз. Быел Иске Абдул һәм Мерәс мәктәпләренә, Мерәс балалар бакчасына керә торган баскычларны төзекләндердек. Мәктәп ашханәсен тәртипкә китердек. Болар барысы 476 мең сумга төште. Фельдшер-акушерлык пунктын да карап тотабыз. Дарулар, кирәк-яраклар алабыз. Медицина хезмәткәре өлкәннәрнең өйләренә барып йөри алсын өчен бензин да бирәбез. Үзебезнең кешеләр бит. Элеккеге райпо кибетләрен яптырмый, үзебезгә алган идек. Алар әллә ни табыш та китермиләр, ләкин мәсьәләнең икенче ягы: кешеләр районнан автолавка килгәнне көтеп җәфаланмый. Үзебез ипи пешереп, кибетләрдә сата башладык. Безнең икмәк Яңа Троицкий белән «Татарстан» совхозы поселогында да сатыла. Баштагы елларда мәктәпләр дә ала иде, әмма быел тендер аша уза алмадык. Юкса, районның барлык мәктәпләрен ипи белән тәэмин итәрлек базабыз бар. Мин әлеге мәсьәләгә бизнес итеп карамыйм, ипи сатып кына әллә ни акча эшләп булмый. Ләкин бу хатын-кызлар өчен эш урыннары булдыру мөмкинлеге.

    – Сез бүген нәрсә өчен күбрәк борчыласыз? 
    – Авыл кешечә яшәсен иде, дим. Кечкенә авылларда да барлык социаль инфраструктура булырга тиеш – минем фикерем шундый. Зур авылмы ул, кечкенәме – аның юллары асфальтланган, медпункты, балалар һәм спорт мәйданчыклары корып куелган булсын, медпункты, кибете, клубы эшләп торсын. Әлегә кечкенә авылларга игътибар җитми шул. Мин үземнән дә җаваплылыкны төшермим, билгеле. Без, беренче чиратта, эш урыннары булдырырга тиешбез. 
    – Марат Тәлгатович, Сез, шәһәрдә яшәп калмыйча, туган авылыгызга кайтып төпләнгәнсез. Үкенмисезме?
    – Бер тамчы да. 1990 елда өйләндем дә колхозга эшкә кайттым. 2002 елдан Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәклим. Тормышымнан канәгать. Иртән эшкә барасым, кичен өйгә кайтасым килеп тора. 

    Илисә Ганиева сөйләште. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: