Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Машинаң техник карауга әзерме?

Көннәр язга таба авышу белән 43 үзйөрешле һәм барлык төр техникага дәүләт техник күзәтүе хезмәткәрләре җентекле тикшерү уздыралар. Моның үз тәртибе бар. Бу турыда Тукай районы һәм Чаллы шәһәре буенча дәүләт техник күзәтү бүлеге башлыгы Ильяс Гыйлаев белән хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин әңгәмә үткәрде.

- Үзйөрешле техника дип нинди төр машиналарны атыйлар?
- Россия хөкүмәте узган елның ноябрендә үзйөрешле һәм башка төр техниканың техник торышын тикшерү турында карар кабул иткән иде. Анда үзйөрешле техника исәбенә тракторларны, юл төзелешендә эшли торган техниканы, аларның тагылмаларын кертте. Монда тәгәрмәчле, юлда йөрми торган мотоавтотранспорт керми. Чөнки аларның эчке ягулык двигателе күләме 50 куб смдан ким, яки электр двигателенең максималь куәте 4 киловаттан кимрәк.
- Һәр елдагыча техник карауны сезнең оешма вәкилләре оештыра. Бу чараны үткәрү бушлай түгелдер инде?
- Бушлай түгел, билгеле. Техник карауны үткән машиналарга документлар тутыру өчен дәүләт пошлинасы алына. Аның суммасы һәм тәртибе Россия Федерациясе салымнар түләү турындагы законнарда каралган.
- Машиналарны ничә елга бер тапкыр тикшерәсез?
- Аларны билгеле бер тәртиптә тикшерәбез. Әйтик, пассажирлар йөртүгә кулланыла торган, 8дән артык урыны булган машинаны һәр алты ай саен, башка төр машиналарны елына бер тапкыр карыйбыз. Әгәр машина дәүләт техник күзәтүе органында теркәлү үтә икән, аны шунда ук беренчел тикшерү үткәрәбез. Заводтан чыгу вакытыннан соң, машина бер ел файдаланылмаса, без аның техник торышын карап тормыйча ук, техник карау үткәнлеге турында таныклык бирә алабыз.
Башка төр машиналарны техник карау, элек машинаның кайда теркәлүенә карамастан, башка дәүләт техник күзәтчелеге органының тикшерү урынында туры килә икән, техник карауны шунда үтә ала.
- Техниканы тикшергәндә иң элек нәрсәләргә игътибар итәсез?
- Документларның булуы, техник карау үтү өчен дәүләт пошлинасының түләнүе, машинаның документтагы мәгълүматлар белән туры килүе. Тикшерү алдыннан машина иясе үзенең шәхесен раслый торган документларны - машина йөртү хокукын, машинаны теркәү таныклыгын, иминиятләштерү полисын күрсәтә. Шуннан соң гына машинаның техник торышын тикшерәбез һәм документлар әзерләп бирәбез.
- Техника тикшерүенә килгәндә, электәге таныклыгы бозылган яки югалган булса, техника иясенә нишләргә?
- Ул чагында безнең оешмага хәбәр итәргә, шуның нигезендә дәүләт пошлинасын түләгәннән соң, без аңа документының дубликатын эшләп бирәбез.
- Әгәр машина техник тикшерү кагыйдәләрен үти алмый икән, ул чагында кабат тикшерелү кайчан үткәрелә?
- Куркынычсызлык таләпләре буенча машина техник карауны үтә алмаган икән, машина йөртүче 20 көн эчендә техник карауга килеп, актта күрсәтелгән кимчелекләрнең төзәтелүен тәкъдим итәргә тиеш. Шуны тикшергәннән соң, без техника каравы узуы турында документ бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев