Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техниканы язга – бүгеннән

Соңгы елларда машина-трактор паркларында югары җитештерүчән яңа техниканың арта баруын күрәбез. Бу сөенечле хәл, әлбәттә. Чөнки мул уңышлы елны кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкару яхшы техникага бәйле. Моны "Гигант", "Камская Нива", Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе", "Алмаз" хуҗалыклары игенчеләре үз тәҗрибәләрендә сынадылар.

Бу хуҗалыклар ел саен акрынлап техника паркын яңарталар. Быел гына "Камская Нива" - 19 млн, Сәйдәшев исемендәге - 14, "Вилданов" КФХ - 16, «Ярыш» - 14, «Гигант» 6 млн сумлык яңа техника сатып алды. Күбесе 50×50 программасы нигезендә, билгеле. Район буенча бу сумма быел 112 млн сум тәшкил итте. Күп кенә хуҗалыклар төрле маркадагы терлек азыгы һәм бөртекле ашлык комбайннары, чәчү комплекслары, сугару техникасы һәм башкаларны кайтардылар.

Бер төркем белгечләр - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге белгече Марат Кәримов, техниканы дәүләт күзәтүе инспекциясе башлыгы Ильяс Гыйлаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Олег Гаврилов һәм газета хәбәрчесе буларак мин хуҗалыкларда техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга кую мәсьәләсен тикшереп кайттык. Гомумән алганда, һәркайда эш кайный, механизаторлар үзләренә беркетелгән тагылма техниканы карап, көпчәкләрен агартып, махсус урыннарга куялар, складка тапшыралар. Кайбер хуҗалыкларда, әйтик, "Кама" агрофирмасының Теләнче Тамак, Яңа Бүләк бүлекчәләре, "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгы остаханәләрендә культиватор дискларын үткенлиләр. Чәчкечләрне төзекләндерүгә керешкәннәр, тырма тешләрен очлыйлар. "Камский" ҖК остаханәсендә танылган механизаторлар Мәхмүт Шәмсетдинов һәм Әмир Сафинны очраттык. Алар тагылмаларны күздән кичерәләр, һәр тузган детальне җентекләп карап алыштыралар, станокта кырдырып алалар. Тәҗрибәле оештыручы, остаханә мөдире Әсгать Шакиров ремонтчылар эшен уңай бәяли. "Дон-1500" һәм КСК-100 комбайннары тәртипкә китерелеп, ангарга кертеп куелган.

"Гигант" хуҗалыгының бетон мәйданчыклы машина-трактор паркына керүгә үк тигез сафларда чиста һәм ак тәгәрмәчле комбайннар каршылый. Техниканы кадерли беләләр икән монда, дигән уй туа. Ремонтчы механизаторлар белән сөйләшкәч, бу фикернең хаклыгына ышанасың. Урак төгәлләнүгә үк ике ремонт бригадасы оештырылып, 1 ноябрьгә тагылма машиналарны ремонтлауны төгәлләгәннәр. "Көйләүче остазыбыз Мәүлемҗан Гайфиев һәм механизатор Сирен Нурисламов җитәкчелегендәге ремонт бригадалары яхшы эшләде. Хәзер тракторларны остаханәгә кертеп (алар 26 данә), "чыгымчылый" торганнарын сүтеп, тузган детальләрен алыштырып җыябыз. Бу эшнең үз осталары бар, мәсәлән, Рифкать Абдуллин шундыйлардан. Һәр детальне энә күзеннән үткәреп, кимчелекне таба һәм төзәтүгә ирешә. Гараж мөдире Илшат Шәйдуллин двигатель төзәтүчеләренең эшен шәхсән үзе тикшереп кабул итә. Көндәлек эш нәтиҗәләре бюллетеньнәрдә яктыртыла. Ремонтчыларга эш хакларын ай саен түләп барабыз, кызыксындыру чаралары бар", - дип эш барышы белән таныштырды баш инженер Рафаил Гыйльфанов. Ремонт эшләренең уңышлы башкарылуы һәм техниканың үз вакытында кышкы саклауга куелуында хезмәткә түләүнең әһәмияте бик зур. Механизаторларның ремонттагы һәм техниканы кышкы саклауга куюдагы эшенә түләү техниканың һәр төре өчен төгәл каралган. Төп түләүдән тыш, шул ук күләмдә өстәмә түләү каралган.

Реклама

Шундый ук оешканлыкны комиссия "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, "Чаллы яшелчәсе", "Камская Нива", "Биклән" хуҗалыкларында да күрде. Механизаторлар зур эш башкарганнар, тагылма машиналарны төзәтүне төгәлләп киләләр иде. Комиссия әгъзаларын Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш инженеры Азат Сәйфуллин Мерәс авылындагы машина-трактор паркында эш барышы белән таныштырды. Иң элек парк мәйданчыгы яхшылап тотып алынган. Комбайннар, тракторлар, культиваторлар - һәркайсы вакытында каралып, тигез сафларга куелган. Электр җиһазларын, орлык үткәргечләрне, табаннарны салдырып, остаханәдәге махсус бүлмәгә керткәннәр. Агрегатлар һәм комбайннар күтәртелеп, бүкән өстендә утыралар. "Кузбасс" чәчү комплексы аергычлары полиэтилен белән каплап, яңгыр-кар үтмәслек итеп бәйләп куелган. Комбайн чылбырлары остаханәдә май ваннасында саклана. Кыскасы, монда һәр эштә хуҗаларча караш сизелә, механизаторлар үз бурычларын төгәл аңлап эш итәләр.

Ә менә Тукай азык-төлек корпорациясенең Куады һәм Түбән Суыксу авылларындагы паркларында һәм остаханәләрендә механизаторларның берән-сәрән генә булуы бик сәер тоелды. Куады бригадасы механигы Мирзанур Хасыймов моның сәбәбен механизаторларга хезмәт хакын вакытында тулы алмаулары белән аңлатты. Аерым хуҗалыкларда машина-трактор паркын тәртипкә китерәсе бар: теләсә кайда ватык тимер-томыр, сүтелгән иске техника ауный. Түбәсе ачык-тишек ангарлар очрый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканы кышкы саклауга куюда һәм ремонтлауда комиссия беренче урынга "Гигант", икенче урынга "Чаллы-яшелчәсе" хуҗалыкларын лаек дип тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X