Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Президенттан төп өч бурыч

- Республика буенча язгы кыр эшләренең күп өлеше ун көн эчендә башкарылырга тиеш. Чәчүнең оешкан төстә, тиз үтүе безнең өчен бик мөһим, - дип белдерде 21 апрельдә, якшәмбе көнне, Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Һава температурасы җылы тора, шунлыктан туфрактан дым тиз китә. Дым югалту - уңышның күп өлешен югалту дигән сүз. Вакытның һәр минуты кадерле, чәчүне оптималь срокларда үткәрү кирәк. Районнарда әлеге максатка барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга, эшнең барышын район газеталарында актив яктыртырга чакырам, диде Марат Готыф улы. Сыйфатны тикшерү буенча белгечләрдән торган төркемнәр оештырырга кирәк, аларның бу мөһим чорда кырда эшләр башланган көннән үк эшләве бик мөһим.

Язгы кыр эшләре буенча Зәй, Нурлат районнары уңай бәяләнде. Районыбызда да, туфракның өлгерүенә карап, кыр эшләре колач ала.

- Хуҗалыкларның барысы да кырга чыкты, - диде безгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримов. Күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланып килә, "Ярыш", "Биклән" хуҗалыклары арпа чәчүгә керешкән.

Киңәшмәдә территорияләрне санитар чистарту мәсьәләсенә дә аерым басым ясалды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов территорияләрен чистартмаучыларга, тәртип бозучыларга карата штрафлар салу, административ җаваплылыкка тарту кебек барлык чараларны да кызганмыйча кулланырга чакырды. Быел җәй көне узачак Универсиада уңаеннан Казанны чистартуга аерым игътибар бирелә. Әлеге уңайдан төп стадионның төзелеше буенча да хисап тыңланды. Анда бүген бөтен районнардан вәкилләр эшли.

Киңәшмәдә шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы, төзелеш программаларының үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралды. Президентның йомгаклау чыгышында алдарак аталган шушы төп өч мәсьәләгә аерым басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Видеокићђшмђ