Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукурузлары бик тә уңды

Урак өстендә кайсы гына хуҗалык басуына килеп чыкма биек булып үскән, киң яфраклы кукурузлары сокландыра иде. Бу сусыл культураны карап үстергән игенчеләргә рәхмәт хисе уяна. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта кукуруз игү белән махсус звенолар шөгыльләнә. Чәчүдә һәм рәт араларын эшкәртүдә, ашлама белән тукландыруда тәҗрибәле механизаторлар Рафаиз Бариев һәм Илдар Гыймазовларның исемнәрен...

Урак өстендә кайсы гына хуҗалык басуына килеп чыкма биек булып үскән, киң яфраклы кукурузлары сокландыра иде. Бу сусыл культураны карап үстергән игенчеләргә рәхмәт хисе уяна. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта кукуруз игү белән махсус звенолар шөгыльләнә. Чәчүдә һәм рәт араларын эшкәртүдә, ашлама белән тукландыруда тәҗрибәле механизаторлар Рафаиз Бариев һәм Илдар Гыймазовларның исемнәрен атадылар. Аларның тырышлыгы белән кукурузлары әкияттәгедәй тиз буй җиткереп, ефәк чуклы чәкәннәре белән үсеп тә җитте. Куәтле «Ягуар» хуҗасы Назыйм Вәлиев бик сак эш итте, урмандай биек кукурузны урып тураклау, тоташ яшел массага әверелдерү зур осталык һәм тәвәккәллек сорый иде. Яшел азыкны ташырга «КамАЗ»лардан тыш тракторлар да җәлеп ителде. Хуҗалык рәисе Марат Сафин һәм баш агроном Илдар Мөхәммәдиев басудан һәм силос салучылар яныннан китеп тормады. Яшел массаны кышка саклау өчен силос базлары гына җитмәде, ачык һавада курган ысулы белән дә өеп куйдылар.

- Без ел саен мондый ысулны кулланабыз. Массаны яхшылап һава үтмәслек итеп тыгызлаганда, силос сыйфатын югалтмый, әйбәт саклана, - ди белгечләр. Бу үтә җаваплы эшне К-700 тракторчылары Илдус Солтанов һәм Ирек Ибраһимовка кушканнар. Алар курганга өелә торган яшел азыкны арлы-бирле йөреп, шар тәгәрәтерлек итеп тыгызлыйлар. Шушы алым белән Иске Абдул бригадасында һәркайсына икешәр мең тонна азык урнаштырылган курганнар хасил булды. Шундый ук курган Мерәс бригадасында да калыкты. Янә монда 2 мең тонна сыешлы силос базы тулып килә. «КамАЗ» шоферлары Рифгать Сәгыйдуллин, Ирек Зыятдинов, Риф Гатиятуллин, Алмаз Газетдиновлар яшел массаны өзлексез ташып торалар. Аларга МТЗ 1221 тракторчысы Фәндүс Харисов та кушылып, үз бурычын намус белән үти.

- Малларыбыз тук кышлар. Кукуруз курганнарыбыз, азык тулы базларыбыз бар, - дип шатланалар терлекчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев