Татарстанда хезмәт хаклары 200 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин
җәмгыять

Татарстанда хезмәт хаклары 200 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин

Татарстан Россия төбәкләре арасында хезмәт хаклары тиз үсә торган өчлеккә керергә мөмкин. Хәзерге үсеш темплары сакланса, якынча 6 елдан соң республикада эшләүчеләрнең яртысы ай саен 200 мең сумнан артык хезмәт хакы ала башлаячак. Бу мәгълүматны РИА Новости экспертлары китерә, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Аналитиклар фаразлавынча, Республикада хезмәткәрләрнең дүрттән бер өлеше 3,8 елдан соң ук ай саен 200 мең сумнан артык ала башлаячак, ә дүрттән өчесе — 8,5 елдан соң.

Иң тиз үсеш көтелгән төбәкләр — Ямало-Ненец һәм Чукотка округлары. Анда хезмәт хакларының югары булуы нефть һәм газ тармагы белән бәйле. Шулай ук Магадан өлкәсе һәм Ханты-Манси округы да алдынгы урыннарда.

Экспертлар әйтүенчә, Татарстанда керемнәрнең тиз артуы соңгы елларда икътисад үсеше белән бәйле.

Россиянең башка төбәкләрендә дә үсеш көтелә, ләкин ул акрынрак барачак. Ә кайбер көньяк төбәкләрдә хезмәт хакларының 200 мең сумга җитүе өчен шактый күбрәк вакыт кирәк булырга мөмкин.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев