Юлда дүрт яшьлек сабыйның гомере өзелде
Кичә, 4 сентябрьдә, кичке сәгать 5 тулгач Яр Чаллы - Сарман юлының 28нче километрында, Теләнче Тамак борылышы тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшьлек баланың гомере өзелде.
Яр Чаллыдан Сарманга кайтучы "Приора" машинасы руле артына утырган 39 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп әйләнә. Сарман районында яшәүче әлеге ир улын алга махсус креслога утырткан, ләкин, күрәчәккә каршы, каешын эләктермәгән була. Бала фаҗига урынында ук үлә, әтисе тән җәрәхәтләре ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев